Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • хуҗалыклар уракка әзер

    Бүген барлык милек хокукындагы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә алда торган урып-җыю барышының эш планы һәм көндәлек сводка графигы әзерләнде.

    Үткән шимбәдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев рәислегендә узган авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре киңәшмәсендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлегенең җентекле характеристикасы белән таныштырды. Аерым алганда, ул һәр коллективның уракка никадәр комбайн һәм агрегат белән керешүе, урып-җыюның, мәйданнардан чыгып, тәмамлану сроклары белән таныштырды. Урак өстендә бөтен якты көнне максималь файдалану мөһим. Калышучылар буенча, дип билгеләп үтте Нуриев, тиешле карарлар кабул итү мәҗбүри. Моннан тыш, башка предприятиеләрдә эшкә урнашкан комбайнчылар буенча мәгълүмат булдыру зарур. Алдан кө-телмәгән шартлар туганда, аларның җитәкчелеге белән килешү буенча комбайнчылар кытлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкин булачак".
    Район башлыгы ярдәмчесе С. Төхбәтуллин, һава торышы уңай торган, техника сафтан чыкмаган, механизмнар кешеләрне авыр хәлдә калдырмаган очракта, урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләргә мөмкин, дип билгеләп үтте. "Комбайнчы ике көн дәвамында егерме сәгать эшли алса да, өченче көнне ул мондый йөкләнешне күтәрә алмый. График кирәгеннән артык киеренке. Шулай булгач, башкага исәп тотарга туры килми. Өстәвенә, икмәк басуларының өлгергәнлек дәрәҗәсе тигез түгел: әгәр дә шул ук арпаның башаклары 70 процентта инде тулы булса, калган 30 проценты әле җитешү стадиясендә. Бодай башаклары белән дә шул ук хәл. Димәк, кайбер басуларда турыдан-туры урудан баш тарту мәҗбүри. Еш кына аерым уру хезмәт житештерүчәнлегенә күбрәк булышлык итәргә мөмкин. Ындыр табагында тиешле эш оештыру да әһәмиятле фактор булып тора", - дип сүзен тәмамлады Төхбәтуллин.
    Рөстәм Мидхәт улы җыелучылар игътибарын урып-җыю барышы өчен җаваплы кешеләр билгеләү, район җитәкчелегенә дөрес мәгълүмат бирү мөһимлегенә юнәлтте. "Быел ашлыкның сатып алу бәясе югары булырга вәгъдә итә, бу мөгаен күпмедер дәрәҗәдә бөртеклеләрнең түбән уңышы чыгымнарын каплар, дигән ышаныч тудыра. Урак та, чәчү кебек үк, көйле ритмда узар һәм оптималь агросрокларда тәмамланыр дип өметләнәм", - диде Нуриев.
    Шулай ук җыелучыларга җайланмаларга финанс арендасы (лизинг) килешүе буенча акча түләү белән бәйле өлешчә финанс чыгымнарына ЛИЗИНГ-ГРАНТ программасы буенча субсидияләр бирү турында мәгълүмат җиткерделәр.
    Бу зур авыл хуҗалыгы коллективлары өчен файдалы, диелде киңәшмәдә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: