Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ильясовлар өчен артка чигү – вариант түгел

    Ютазы районында кошчылык белән шөгыльләнүче Лениза һәм Рәфис Ильясовлар киләсе елда “Гаилә терлекчелек фермасы оештыру һәм үстерү” республика программасында катнашу өчен заявка бирде.

    - Агымдагы сезонны 2018 елның декабрь аенда башладык. Алман иленнән кайткан йомыркалардан чыккан тәүлеклек чебешләрнең беренче партиясе 60 мең данә кайтты. Аларны бер йөз көн үстердек һәм сатып бетердек. Аннан соң тәүлеклек 12 мең данә бройлер, 7 мең данә күркә сатып алдык. Ике партия белән килгән 13 мең данә үрдәкнең дә беразы гына калды, - дип сөйли Рәфис Ильясов.

    Территориядә бер төркем ак үрдәкләр бытылдап йөрсә, читлек эчендәге күркәләр дә үз җырларын башкара иде. Әле егерме көн элек кенә шактый авырлык җыйган 400 данә күркә булган булса, бүген инде аланың да хәтсез өлеше сатылып беткән.

    Фермер гаиләсе берникадәр кош-кортны үстереп, иткә сату белән дә шөгыльләнә. Чөнки бүген кулланучы мәнфәгатьләренә ярау мөмкин түгел – кемгәдер вак кош кирәк, кемдер әзер ит кенә юнәтергә тели. Ә сату базарына гомумән килгәндә, аның белән бәйле вәзгыятьне җиңел дип санамый Ильясовлар. “Гади авыл кешесендә күпләп-күпләп кош-корт асрау теләге юк дәрәҗәсендә”, - ди алар. Шуңа күрә Ильясовлар эшләрен, асылда, түбәндәге схема белән кора: тәүлеклек кошларны күмәртәләп сатып ала һәм билгеле бер вакытка кадәр үстерелгәннән соң аларны шулай ук күмәртәләп сата да. Тере товарны Ленинград өлкәсе, Кемерово, Свердловск, Чиләбе һәм башка төбәкләрдән күмәртәләп килеп алалар.    

    Ильясовлар гаиләсен борчый торган проблемалар, әлбәттә, сату базары белән генә чикләнми. Бүген аларның ферма биналары тузып бара. Амортизация срогы чыккан объект үзенә күбрәк ресурс таләп итә. Кош-корт ассортименты да аларны уйландыра. Быел, мисал өчен, үрдәккә карый, күркәгә хаҗәт зуррак булган. Киләсе елда алар санын арттыру уе да юк түгел, әмма күркә чебешләрен үстерү, башка төрле кош-кортка караганда, күпкә катлаулырак икән. Ильясовларга үз инкубаторларын булдыру теләге дә күптән тынгы бирми...

    - Республиканың “Гаилә терлекчелек фермасы оештыру һәм үстерү” программасы фермерларга 30 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге тудыра. Откан акчалар хисабына бина төзергә, үзгәртеп корырга, камилләштерергә, техника, җиһаз һәм авыл хуҗалыгы терлеге сатып алырга мөмкин. Һәм бу Ильясовларга гаилә бизнесын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен менә дигән мөмкинлек, - дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Закуан Ильясов.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотосы

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: