Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иярчен тармаклар юк!

    Районда чәчү эшләре башланганга бер атна вакыт узды. Якын көннәрдә терлекләрне көтүлекләргә чыгару бурычы тора. Кыскасы, крестьянның кылны кырыкка бүлер чагы.

    Чәчүгә бөтен көч
    Атна эчендә язгы кыр эшләренең алга кителеше әлләни сизелмәде. Сәбәбе билгеле - туфрак артык дымлы. Әйтик, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 29 апрельгә булган оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, "Вәлиева" КФХда чәчү эшләре 48,8 процентта башкарылган. Бу районда иң зур күрсәткеч. Шулай ук мәгълүматлардан билгеле булганча, сабан культуралары чәчүгә бөтен диярлек вак фермер хуҗалыклары гына түгел, эре хуҗалыклар да керешүне сузалар. Алар арасында "АгроМир", "Таң" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре, "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы. "Безнең хуҗалыкта язгы агрочаралар - дым каплату, үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау тулаем башкарылды. Минераль ашламаны МТЗ-82 тракторына беркетелгән "Striegel" киң алышлы оригиналь челтәрсыман тырма белән Наил Гыйльманов кертте, - дип хәбәр итте "АгроМир" ҖЧҖ директоры Нәсим Вәлиев. - Әмма күңел ничек кенә сызламасын, туфрак артык дымлы булу сәбәпле, чәчүгә керешә алмыйбыз".
    Эш, акрын булса да, алга таба бара, дип редакциягә хәбәр итте "Кәрәкәшле" ҖЧҖ директоры Альберт Зарипов. Биредә 29 апрельгә чәчү планда каралган күләмнең 10 процентында башкарылган. Бүген "Агромастер" чәчү комплексы белән җиһазландырылган McCormik тракторында Фазыйл Әхмәтов һәм Ришат Шәрифуллин солы кырында эшлиләр, К-700А тракторында Нәфис Миннегалимов культивация уздыра. Фермер Әнәс Тимербаевның да, күктә болытлар куеруына карамастан, эшләре көйле бара.
    - Яңгыр ява, без дә тик тормыйбыз. Әлбәттә, башкарылган эш күләме әлләни зур түгел - барлыгы 120 гектар чәчелде. Ринат Хафизов МТЗ-1221 тракторында кырларны тырмалый һәм кәтүкли. Тырмалауда шулай ук Т-150 тракторында эшләүче Равил Камаев мәшгуль. "Агромастер" чәчү комплексы беркетелгән МТЗ-1221 тракторы руле артына утырган Ринат Шәйхетдинов сабан культуралары чәчә, - дип элемтәгә чыккан фермер үз механизаторларын да горурлык хисе белән атады.
    Шулай итеп, соңгы көннәрдә яуган яңгырлар бөтен кешегә дә киртә була алмаган. Туфрак куенына бөртекне бер атна элек салырга өлгергән хуҗаның орлыгы инде тамыр җибәрергә өлгергән. Соңга калган аграрчының моннан соңгы агрочаралары да тоткарланачак. Бу - табигый хәл.
    Сыерның сөте телендә генә түгел
    Терлекләр акрынлап җәйге шартларда тәрбияләнүгә күчеп бара. Гаилә фермалары, вак фермерлар савым сыерларын борынлап килүче яшел чирәмне авыз итәргә чыгаралар, шул рәвешле, малларга моцион да үткәрәләр. Алда торган май бәйрәмнәрендә малларны күпләп җәйләүләргә күчерүне башлыйбыз, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Марсель Зарипов. Тулаем алганда, районның терлекчелек тармагы кышны уңышлы чыкты.
    "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында күптән түгел узган семинар-киңәшмә дә 2013 елның беренче кварталында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясауга багышланды. Саннарга күз салыйк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек тармагыннан 29 апрельгә бирелгән сводкадан күренгәнгә, тулаем савым 36 513 центнер тәшкил иткән, бу узган елның шушы чорына караганда 2613 центнерга кимрәк. Хуҗалыкларга бүлеп карасаң, саннар бик чуар, диде Зарипов. Мисал өчен, "Уңыш" җәмгыятенә савымны арттырыр өчен рационны баету зарур. "Таң" җәмгыятендә күрсәткечләр акрын темпларда өскә "үрмәли". "АгроМир" җәмгыятендә савымның тотрыклылыгы юк. Сәбәп нидә соравына җавап итеп, белгеч технологияләрдә эшләп җиткермәүчәнлекне атады. "Кәрәкәшле" җәмгыятенең савым көтүе дә көткән нәтиҗәне бирми. Сәбәбе гади: хуҗалыкта селекция-нәсел эшенә игътибар йомшарган. Моның нәтиҗәсе булып артым алу кимегән - узган елга караганда бозаулар 92 башка азрак туган, табигый ки, бу сөт җитештерүне дә киметкән. Зарипов "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгындагы вәзгыятьне дә шәрехләп узды. Биредә артым алу узган елгы дәрәҗәдә калган, сөт җитештерү күрсәткече дә былтыргы "урында" тора. Узган елны эшкә югары технологияле савым җиһазы кертелүен исәпкә алсак, дип белдерде консультант, савым артырга тиеш иде.
    Бүген Тукай исемендәге җәмгыятьне уңай яктан телгә алырга мөмкин. Биредә былтыргы күрсәткечләргә караганда сөтне 635 центнерга күбрәк савалар. "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгында да савымны 66 центнерга арттырып, 2390 центнер сөт җитештерәләр. "Игенче" һәм "Заря" җәмгыятьләреннән кала барлык хуҗалыкларның продукцияне югары сорт белән сатуларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Исемләнгән җәмгыятьләр сөтләрен беренче сорт белән тапшыралар.
    Тәүлеклек савым күрсәткечләре дә чуар. "Кәрәкәшле" һәм "Игенче" җәмгыятьләрендә һәр сыердан "кәҗә" сөте - 5,12, 5,1 килограмм сөт савып алсалар, "Таң", "Вафауллин", "Уңыш", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында һәр баштан 6 килограммнан 9 килограммга кадәр сөт җитештерәләр. Иң югары күрсәткеч "АгроМир" җәмгыятендә - 11,34 килограмм. Тукай исемендәге җәмгыятьтә исә тагын да яхшырак - 13,16 килограмм. Район буенча уртача күрсәткеч 8,69 килограмм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: