Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Карашны үзгәртмичә,икътисад үзгәрмәячәк

    Сишәмбе көнне "Нур-Агро" ҖЧҖ базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы М. Шәйдуллин, ТР Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты.

    Чараның пленар өлешендә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре кышлату барышына анализ ясадылар. Төп игътибар мөгезле эре терлек санын 2010 ел дәрәҗәсенә җиткерүгә һәм продуктлылыкны үстерүгә бирелде. Агымдагы елның 1 ноябренә, узган елның шушы чорына караганда, мөгезле эре терлек саны район буенча 472 башка кимрәк. Малны үрчетү буенча җитәрлек дәрәҗәдә эш алып бармау-чы "Заря", "Ситдыйков", "Игенче", Тукай исемендәге, "Нәбиуллин", "Вафауллин" агроколлективларына шелтә белдергән район башлыгы М. Шәйдуллин, "Заря", "Таң", "Игенче" җәмгыятьләрен тәүлегенә 300-400 килограмм гына сөт саткан өчен дә тәнкыйть итте. "Ситдыйков" крестьян-фермер хуҗалыгы 2010 елда сауган сөтнең быел 60 процентын гына җитештерә. Шул ук вакытта "Кәрәкәш-ле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында сөт саву тотрыклы булса, "Нур-Агро" җәмгыяте исә көн саен продукцияне 3-4 тоннага күбрәк сата.
    Сөт җитештерү күләмен анализлаганда, аны, иң беренче чиратта, үрчем алу белән бәйләргә тырышабыз. Крестьян аңы шулай корылган: бозауламаган сыер малы ничек итеп сөт бирсен ди? Әмма хуҗалыкларда әлеге юнәлештә саннар чуар булу сәбәпле, күпмедер дәрәҗәдә парадокс туа. Әйтик, "Заря" җәмгыятендә былтыр туган бозауның быел 45 проценты гына дөньяга килгән, савымның азрак җитештерелүен шуңа сылтарга булыр иде. Тукай исемендәге җәмгыятьтә дә шундый ук күренеш. "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында да бозаулар азрак туган, ә савым - былтыргы дәрәҗәдә. "Нур-Агро" җәм-гыятендә дә үрчем алу кимрәк, сөт җитештерү исә күпкә артыграк. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагына җитди игътибар юк, дип киңәшмәне дәвам итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов. Узган кышлату чорының авырлыгы эшчеләрне бер тыннан эшләргә мәҗбүр итсә, быел әлеге киеренкелек кимеде. Былтыр бөтен хуҗалыклар ташланган сыерлар өчен солыны бүрттерсәләр, савым көтүләре өчен ферментлар куллансалар, агымдагы кышта бу эшне берничә коллектив кына оештырды, дип ассызыклады Атлас Фәрит улы. Хәтта фермаларда бозаулаган сыерларны раздойга кую гына да технология буенча башкарылмый, азыкны витаминнарга баету өчен чаралар күрелми. Кыскасы, бер үк балык башы, диде ул, тәнкыйть итеп.
    Көннең беренче өлешендә малларга ветеринария уңайлыклары күрсәтү, сыерларда мастит чирен кисәтү, азыкны баланска китерү, хуҗалыкларга яшь белгечләр җәлеп итү кебек көн үзәгендә торган сорауларны тикшергән катнашучылар, көннең икенче өлешен "Нур-Агро" җәмгыяте фермасында дәвам иттеләр. Республика белән берьюлы районда да ат тармагын үрчетү программасы эшләнүен күздә тотып, аграрчылар җәмгыятьнең ат абзарында куелган эш тәртибе белән таныштылар. Биредә 66 баш ат бар. Шуларның унысы - эш атлары, калганнарын Илгизәр Латыйпов тәрбияли. Җәмгыять җитәкчелеге җирле атлар белән бергә нәселле атлар да асрый. Шуларның берсе - авыр йөк аты. Калган хуҗалыкларга да шундый ук бер айгыр юнәтергә киңәш ителде. Эш өчен генә түгел, дип билгеләп үтте А. Гайнетдинов. Олы гәүдәле ат ит өчен дә кулай мал.
    Быел "Нур-Агро" җәмгыяте сыерларны бозаулату цехын үзгәртеп ясаган. Цехның төп үзенчәлеге шунда - анда алынмалы идәннәр куелган. Әйтик, сыер бозаулап өч көн узгач, идән алына, юыла һәм йогышсызландырыла. Казаннан килгән Баш ветеринария идарәсе белгечләре дә цехның идеаль эшләнүен билгеләделәр. Шунда ук җәмгыятьнең ветеринария фельдшеры Илнур Зарипов ана малларның аналыгы ялкынсынуын кисәтүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
    Терлекчелек комплексына узган аграрчылар игътибары махсус станок һәм кораллар ярдәмендә сыерлар тоягына "педикюр" ясау-га җәлеп ителде. Артык озын булып үскән тояклар баскан саен ярылалар, сыналар. Аларга төрле ми-кроблар керә. Нәтиҗәдә сыерның иммунитеты какшый, чирли башлый һәм бу продуктлылык кимү белән тәмамлана. Сөтлебикәләрнең табышлылыгын киметмәүнең тагын бер ысулы - җилендә мастит китереп чыгармау. Район дәүләт ветеринария берлеге белгече Марсель Хафизов моңа ирешүне практикада күр-сәтте. Маститны кисәтүнең ысуллары күп төрле, шуларның берсе - һәр сыерның җиленен сөртер өчен үз салфеткасы булырга тиеш. "Нур-Агро" ҖЧҖның терлекчелек комплексында эш нәкъ шулай куелган да. Шуңа күрә аның түбән сортлы сөт сатканы да юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: