Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кече бизнестан - эре бизнеска

    Әнәс Тимербаев җитәкли торган фермер хуҗалыгын бүген кыю рәвештә эре агросәнәгать предприятиеләре сафына кертергә мөмкин.

    Акбаш авылында туып-үскән Әнәс Тимербаев терлекче булып эшләгән әнисенә кечкенәдән ярдәмгә ашыгуын, дипломлы белгеч булып кайткач, туган авылында хезмәт юлын башлаган дәвердә терлек биналарының кайсы ничек төзелүен, абзарлар тулы мал-туар булуын бүген сагынып сөйли. Хуҗасы еш алышыну сәбәпле, таркалып, хәрабәләрне хәтерләтүче каралты-кураларны күзәтүдән, белмим, кемнең генә эче янмады икән. Бүген җан керә башлаган терлекчелек территориясенә карап, мөгаен, иң әүвәл, яшьлекләре шушы ферма сукмакларын таптап узган, заманасына күрә авыр хезмәт башкарып, сәламәтлекләрен какшаткан терлекчеләр сөенәдер.

    Татарстанда тормышка ашырыла башлаган сыерлар абзарын капиталь ремонтлау программасы Әнәс Тимербаевка зур хыялын чынбарлыкка әверелдерә башлауда зур ярдәм була. Бүген 50 баш кына тәшкил иткән савым көтүен 120 башка җиткерү максаты белән ул абзар ремонтына керешә.

    - Кара исәп белән генә дә дүрт миллион сумлап акча сарыф ителде, шуның миллион ике йөз сумы әлеге программа буенча кайтарып бирелде. Шулай да башкарасы эшләр шактый әле, - дип сөйләүче фермер белән түбәсе өр-яңадан ремонтланган абзарга керәбез.

    Эшләнгәне дә шактый. Әле кайчан гына ташландык хәлдә булган бина гел башка кыяфәткә кергән. Аның эчендә тәртип урнаштыру өчен ничәмә-ничә йөк чүп түгүен хуҗа үзе генә беләдер, әмма бүген биредә кайгыртучан чын кул эшләвен аның һәр почмагы сөйли. Абзар эче үзгәртеп корылган, евротәрәзәләр ясалган, бер өлешенә такта түшәлгән идәннең икенче өлешенә бетон коясы калган. Маллар астын чистарту өчен махсус техника сатып алырга исәп тотучы фермер, абзарга су җылыткыч урнаштыруны да күздән ычкындырмый. Әмма бүген төп эшләрнең берсе булып булачак сыерлар абзарында бозаулаган сыерлар өчен бокслар һәм савым залы ясау тора.

    Әнәс Тимербаев берьюлы башка абзарлар ремонтын да алып бара. Ишекләре ясалган, тәрәзәләре ышыкланган, араннарга бүленгән, җылы аслык түшәлгән, улаклар куелган бинага фермер 40 баш буаз тана күчереп тә өлгергән. Капиталь ремонт ясала торган сыерлар абзарының булачак хуҗалары биредә тәрбияләнә.

    - Бу бинаның ярты өлешенә быел азык тутырабыз. Кышның төрле вакытлары була, шуңа күрә печән белән саламның һәрвакыт кул астында булуы күпкә хәерлерәк. Ә инде мал ишәеп китсә, бу өлешен дә максатчан файдаланачакбыз, - дип планнары белән уртаклашкан фермер таналар өчен массажы, педикюры булган "матурлык салоны" ясау уе белән дә яши.

    Заманында тактадан гына ясалган каралтыны Тимербаев лапас итеп үзгәртеп кормакчы була. Явым-төшемдә бозауларга ышыклану өчен менә дигән урын була ул, дип билгеләп узган фермер белән күрше бинага уздык. Монда да күләмле эш башкарылган: тәрәзәләре яңартылган абзарның читлекләр ясалган өлешенә бозаулар ябуны күздә тотучы хуҗа, икенче ягына таналалар һәм үгезләр бәйләмәкче була. Бүген төп керемне сөттән алучы эшмәкәр ит җитештерүне дә көн кадагына куя. Хәтта тәрбиягә нәселле үгез бозаулар да алган.

    - Һәрбер бина янәшәсендә кардалар ясыйсы бар. Моның өчен территорияне чистартып куйдык инде, материал да тупланган. Гомумән, кырчылыкта ничек культура таләп ителсә, миңа калса, ул терлекчелектә дә булырга тиеш. Киләчәктә гел эшкә яраксыз каралты-кураларны сүтеп ташларга, тәртип урнаштырырга, территорияне ихаталап алырга кирәк булачак. Шунсыз ферма территориясенә, авылга чүп машинасы килеп торуга карамастан, каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгүче "пөхтә" затларның тәртибенә чик куеп булмаячак, - дип ассызыклаган Әнәс Тимербаев, авылдашларының тирә-юнь мохиткә гамьсез булып яшәүләренә борчылуын белдерде. -

    Ә бит заманында безнең авылдан да бердәм, дус, ярдәмчел торак пункт булмагандыр. Заман үзгәрә дибез, юк, заман үзгәрми, бүген адәм баласы үзгәрде.

    - Әнәс Галимҗанович, сез бүген терлекчелек тармагын тагын да киңәйтү, ишәйтү планы белән яшисез. Халык ачык авыз ач торырга теләми, дияргә ярата. Булган җир мәйданы хуҗалык ихтыяҗларын канәгатьләндерәме?

    - Җир җитә, бары тик анда яхшы итеп эшләргә генә кирәк. Быел, дөрес, уңышны мулдан җыя алмадык, шул сәбәпле икмәкне әлләни сатуга да куя алмадык. Әмма үстергән бөртек хисабына алган бурычларны каплый алдык, калган ашлык кыш чыгарга җитәчәк, - дип әңгәмәбезне дәвам итте фермер.

    Әнәс Тимербаевның кырчылык тармагына карата да анык планнары юк түгел булып чыкты. Ашлык киптерү һәм җилдерү җайланмалары урнаштырып, ындыр табагы төзүне дә ул "озын" тартмаларның берсенә салмаска уйлап тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: