Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Киләчәк уңыш турында уйларга вакыт

    Быелгы елның уңышын җыю тәмамланмаган әле, ә игенчеләргә инде киләсе елгыныкына нигез салырга вакыт. Узган атна ахырында район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән узган семинар-киңәшмәдә 2013 ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчүнең технологик үзенчәлекләре каралды.

    Бу җәһәттән ТР буенча Россия "Авыл хуҗалыгы үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы җитәкчесе Т. Һадиев җитәкчеләрнең аерым игътибарларын шуңа юнәлтте: алар үз эшчәнлекләрен һәм акчаларын кызганмыйча эшләсәләр генә басуларның уңышлылыгын күтәрергә мөмкин булачак. Ул орлыкларны инкрустацияләү, корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәртү бурычы турында, принципта, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре үзләре дә белергә тиеш булган нәрсәләр хакында аңлатты. Аның мәгълүматлары буенча, фунгицидлардан, инсектицидлардан, гербицидлардан файдалану буенча эш районда канәгатьләнерлек түгел, бу исә соңгы өч елда уҗым культураларының юкка чыгуына китергән. Россия авыл хуҗалыгы үзәге җитәкчесе шулай ук туфракны эшкәртү сыйфаты һәм орлыкларның шыту сәләте арасында бәйләнешне күрсәтте, моны исә ул "Тигезләргә - тигез хокуклар" демократик принцибы белән чагыштырды. Ашлама кертү, орлык материалы сыйфаты, кадрларның һөнәрманлыклары, техниканың җитештерү сәләте, технологияләрне үтәп эшләү уңышлылыкның артуына шулай ук йогынты ясый. Һәм болар барысы да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көчләреннән килә, дип ассызыклады ул.
    Уҗым культураларын чәчүгә һәм туфракны төп эшкәртүгә техника һәм ягулык материаллары белән тәэмин ителеш буенча исәп-хисап белән район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры А. Мәхмүтов таныштырды. Туңга сөрелгән җирне төп эшкәртү үзенчәлекләре белән район башлыгы ярдәмчесе С. Төхбәтуллин чыгыш ясады. Яз көне үсемлекләрдә һәм туфракта боз кристаллары хасил булу аркасында аларның тамырлары өзелүен булдырмас өчен, төп игътибарны ул чәчүлекләрне катоклауга юнәлтте.
    Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев район авыл хуҗалыгы формированиеләренең бурычларын максималь рәвештә керем алу буларак билгеләде. "Без барыннан канәгатьләнеп кенә калмыйча, күбрәгенә - яңа белемнәр алуга, башкаларның уңай тәҗрибәләрен үзләштерүгә тартылырга тиешбез. Хәзерге вакытта җирне интенсив эшкәртүдән башка уңышка ирешеп булмый. Борынгы ысулларны үткәндә калдырырга вакыт", - дип йомгаклады ул алдагы чыгыш ясаучыларның сүзләрен һәм алдынгы технологияләргә ярашлы рәвештә авыл хуҗалыгы белән мәшгуль булырга теләүчеләргә булышырга вәгъдә итте.
    Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше тәмамланганнан соң, анда катнашучылар басуларны чәчүлеккә әзерләү белән танышу өчен Тукай исемендәге ҖЧҖга юнәлделәр һәм орлык материалын әзерләүне, орлыкларны инкрустацияләүне карау өчен "Таң" ҖЧҖның ындыр табагына бардылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: