Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Көндәшлеккә сәләтлелек үсәргә тиеш

    "Заря" җаваплылыгы чикле җәмгыяте фермасында узган семинар-киңәшмәгә район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм зооветбелгечләреннән тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә җаваплы булган район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре, башка хезмәт җитәкчеләре дә чакырылды. Чара эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев катнашты.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов "Заря" җәмгыятенең терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән кыскача таныштырып узды. Сер түгел, бүген аның финанс-икътисади хәле арулардан түгел. Моннан берничә ел элек мәкерле лейкоз чире аркасында савым көтүен шактый чистартырга мәҗбүр булган коллектив эшчәнлегенә соңгы еллардагы корылык та, кайбер субъектларның аңлы рәвештә хәрәмләшүләре дә аяк чалды. Шулар аркасында 2011 елда сыерларның яртысы да диярлек бозау китермәде. Нәтиҗәдә сөт бүген аз савыла, гыйнвар аенда продукция сатудан кассага кергән акча чыгымнарны капларга да җитмәгән.
    Җәмгыятьнең терлекчелек тармагы базасын начар дип әйтеп булмый. Абзарлары нык, өстәвенә соңгы елларда аларга яхшы ремонт эләкте. Малларны яшьләренә һәм хәлләренә карап урнаштырыр өчен араннар җитәрлек. Тик шунысы проблема - алар үзәк суүткәргечкә тоташтырылмаган. Ферма маллары читтән китерелгән су белән сусауларын басалар. Җәмгыятьтә икенче киеренке сорау мөгезле эре терлек бик аз булуы белән бәйле. Аеруча сыерлар башын арттыру таләп ителә, шунсыз коллектив финанс "торгынлыгыннан" чыга алмаячак, дип ассызыклады Р. Нуриев. 300 башка исәпләнгән сыерлар абзарына "Делаваль" фирмасы җиһазлары урнаштырылуга биш еллап вакыт узды. Әмма алар бүген тулы куәтенә эшләмиләр, чөнки абзарның яртысы ничәмә-ничә еллар инде буш тора. Бүген җәмгыятьнең 80 башка якын тана малы булса да, белгечләр анализлавынча, аны табигый юл белән генә тутыру тиз арада гына мөмкин түгел. Шуңа күрә Рөстәм Мидхәт улы әлеге проблеманы чишүнең башка вариантларын табарга киңәш итте. Мәсәлән, нәселле таналар сатып алырга мөмкин. Бүген "Россельхозбанк"ның райондагы филиалы авыл хуҗалыгы коллективларына техника, мал-туар, җиһазлар сатып алу өчен чагыштырмача кулайрак кредит тәкъдим итә. Филиал җитәкчесе В. Мальцев хәбәр итүенчә, аграрчы алырга теләгән сумманың 20 процентын үзе кертә, калган сумманы банк бирә һәм клиент юнәтәчәк милекне үк залог итеп ала. Ахыр чиктә, Нуриев буш торган корпусны фермерларга арендага бирергә тәкъдим итте. "Миллионнар салып, заманча җиһазлар урнаштырып, ул бүген бөтен куәтенә эшләмәгәч, керткән капитал берничек тә үзен акламаячак һәм җәмгыятьнең финанс хәле яхшырмаячак. Нинди очракта да, җиһазлар эшләргә, ә моның өчен сез хәлиткеч адымга барырга тиешсез. Сез минем янга конкрет һәм эшлекле программа белән киләсез икән, мин аны карарга һәм ярдәм итәргә әзер", - диде Рөстәм Мидхәт улы җәмгыять җитәкчелегеннән конкрет чаралар күрүне таләп итеп.
    Районның агросәнәгать тармагына тулаем кагылып, район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев аңардан җитештерү өлкәсендә икътисади интенсивлык таләп итүен ассызыклады.
    - Ә моңа ирешү өчен тулаем экономика һәм технология белән шөгыльләнү сорала. Яхшы технологик процесслардан башка экономика булмаячак. Беренче чиратта без терлекчелектәге технологик процессларга игътибар итәчәкбез. Ел саен ярдәм йөзендә билгеле күләмдә акча кертәчәкбез. Бу хуҗалыкларның әйләнештәге акчалары тулыландырылачак дигән сүз түгел. Без максатлы рәвештә лизинг түләүләрен компенсацияләячәкбез яисә лизинг буенча җиһазлар сатып алганда беренчел взносларны түләячәкбез. Моңа җавап итеп, хуҗалыклар мал башын арттырырга тиеш булалар - бу төп таләп. Терлек башы арту бәрабәренә ярдәм төрендә бирелә торган сумнар да артачак. Әгәр хуҗалык өстәмә сөрүлекләр алып эшли башлый икән, бу очракта ярдәм башка критерийдан чыгып күрсәтеләчәк. Лизинг компанияләре белән анык эш алып барачакбыз. Сатып алынган җиһазлар урнаштырылуын шәхсән күзәтәчәкмен. Һәрбер сумның файда китерерлек итеп салынуын һәм нинди табыш белән әйләнеп кайтуын да шәхсән контрольдә тотачакмын, - дип алда торган эшләрне билгеләде Рөстәм Мидхәт улы.
    Бүгенге көндә акчалар фермаларга автоматлаштырылган савым системалары куюга юнәлтеләчәк. Бу хуҗалыкларга хезмәт күрсәтүче персонал санын кыскарту һәм сөт сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк. Чөнки сөт сыйфатын стандартка җиткерми торып, район хуҗалыклары көндәшлек тудыра алмаячаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: