Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Күләм генә хәл итми

    Дүшәмбе көнне район авыл хуҗалыгы предприятиәләрендә орлык материалы барлыгын һәм аның сыйфат белән салынуын тикшереп, комиссия эшләде.

    ТР буенча "Россельхозцентр" ФДУ филиалының Әлмәт районара бүлеге начальнигы М. Авзалов, әлеге ведомствоның Ютазы районы бүлеге баш агрономы З. Гришина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Г. Бакиров "Таң", Тукай исемендәге, "Нур-Агро" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләренең, Акбаш авыл җирлегендә эшләүче "Хәйретдинов", "Гайнетдинов", "Тимербаев" крестьян-фермер хуҗалыкларының орлык складларында булдылар. Һәм бертөсле нәтиҗәгә килделәр: киләсе елда чәчү өчен материалның күләме бар, тик аның сыйфаты юк.

    "Таң" җәмгыятендә бодай орлыгы гына кондицияле. Белгечләр "тулайковская-10" сортлы бодайдан салынган бөртекнең яхшы тулуын, чисталыгын, 1000 бөртек авырлыгының да 35 граммга тартуын билгеләделәр. Калган орлыклар - солының "лос-3", арпаның "рәхәт" сортлары - массалы репродукцияле. Чәчү өчен дип салынган материалда солычык һәм башка чүпләр очрамасынга, М. Авзалов чистарту машиналарын түгәрәк челтәрле иләкләр белән җиһазландырырга киңәш итте. Шунысы уңай, таңлылар быелгы көзге чәчүне тритикаленең яңа сорты белән уздыралар. Тукай исемендәге җәмгыять өчен исә сорт яңарту - тормыш нормасы. Биредә массага киткән бер генә төр культура да юк. Быел ул көзге бодайның һәм тритикаленең элита сортларын сатып алган, инкрустация уздырып, чәчүгә чыккан. Әмма бу тукайлыларның орлык фонды белән бар да тәртип дигәнне аңлатмый. Бер кат эшкәртелсәләр дә, материалны, тынычлыкта калдырганчы, җиренә җиткерәсе эшләр бар әле. "Нур-Агро" җәмгыятенә дә шушы ук шелтәләр хас. Складларда орлык бик күп, этикеткалары да куелган, әмма чистартасы һәм калибрлау күләме дә бик зур. Тикшерүгә дучар булган крестьян-фермер хуҗалыклары да үзләрен җитәрлек орлык белән генә тәэмин итеп калмаганнар, сатуга чыгарырлык бөртек тә җыйганнар. Фермер Хәйретдинов хәтта фураж сатуны да оештырган. Калганнардан аермалы буларак, "Тимербаев" хуҗалыгы орлыкларының паспортлары бар.

    ТР буенча "Россельхозцентр" ФДУ филиалының Әлмәт районара бүлек начальнигы М. Авзалов урындагы белгечләр белән районлашкан сортлар программасы төзү турында фикер алышты. Әлбәттә, идеаль сортлар була алмый, шуңа күрә хуҗалыклар һәрбер культураның 2-3 сортына ия булырга тиешләр. Әмма алар күбәеп киткән урыннар да бар. Кайсы сорт белән аерым эш алып баруны ачыклау өчен аның коры һәм дымлы елларда уңыш бирүчәнлеген, чыдамлыгын, коелмавын, сөрлекмәвен анализлау мөһим. Соңгы елларда, әйтик, бодайның "тулайковская-10", "симбирсит" сортлары чагыштырмача үзләрен аклаганнар. Аннан килеп, Авзалов, дәүләт таләпләренә нигезләнеп, орлык салу, аның сыйфатын күтәрү буенча районда кышкы айларда агрономнар һәм склад мөдирләре белән укулар уздыру тәкъдиме белән чыкты. Чөнки, тикшерү күрсәткәнчә, бу өлкәдә җитешсезлекләр шактый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: