Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Кәрәкәшле” механизаторлары терлек азыгын хәзерләүне урак белән беррәттән алып баралар

    "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторлары 140 гектардагы кукуруздан силос сала башлап, терлек азыгы хәзерләүне урак белән беррәттән алып баралар.

    Быел кайбер урыннарда кукуруз культурасы белән бик мактанырлык түгел. Май-июнь айларында торган коры көннәр, аннан соң күзәтелгән салкын төннәр аңарга ныклап күтәрелеп китәргә ирек бирмәде. Май аеның соңгы ун көнлегендә, һава торышы шактый җылына төшеп чәчелүгә карамастан, кәрәкәшлелеләр үстергән "кырлар патшасы" да, чагыштырмача "юкарак". Әмма бүген төп максат - бар булганын югалтмыйча, корау төшеп, сыйфатын җуйдырганчы, җыеп, базга салу. КСК-100 комбайнында көн саен 20 гектардан артык мәйдан узып, җәмгысы 800 тонна кукуруз урган Фазыйл Әхмәтовка дурт техника берәмлеге хезмәт күрсәтә. КамАЗ автомашиналарында Әнис Дәүләтов, Марат Хәлиуллин, Тимерҗан Хәсәнов 2 санлы ферма территориясендәге базга ташыган массаны Т-170 тракторында Кәүсәр Әхмәтов тыгызлап тора. Кукуруздан җәмагать көтүенә дә өлеш чыга. МТЗ-80 тракторында Салават Нурмөхәммәтов көн саен җиде рейс ясый.

    Җәмгыятьнең тормыш кайный торган басулары моның белән генә чикләнми. Дүшәмбе көнне солыны алып бетергән комбайнчылар, коллектив җитәкчесе Альберт Зарипов әйтүенчә, командировкага киткәннәр - тимер юлның аръягындагы, авылдан 35-40 чакрым ераклыкта урнашкан кырларга эшкә күчүне кәрәкәшлелеләр ярымшаяру теле белән үзара шулай дип йөртәләр. Быел әлеге мәйданнарда алар бодай үстергәннәр. Чыгышы да начар түгел - контроль суктырып карау һәр гектарның уртача 20 центнер уңыш бирүен күрсәткән.

    Хуҗалыкның уҗым культуралары чәчелгән мәйданнары яшелләнеп килә. Агымдагы елда аларны Т-215 КамАЗ тракторында Ришат Шәрифуллин 550 гектарда чәчкән. Сүз уңаеннан, көзге чәчү планлаштырылган мәйданның бер өлешенә ул хуҗалык сатып алган "радонь" сортлы уҗым бодаеның супер элита орлыгын да туфрак куенына салган. "Кәрәкәшле" җәмгыяте белән күршелек итүче "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгының да, Урал бистәсенә кергәндә, уң якта калучы тау битләрендәге кырларында Тимерҗан Закиров чәчкән көзге культуралар борынлап килүе ерактан ук күзгә ташланды. Кап-кара итеп сызылып киткән буразналар да хуҗалыкта туфракның көзге эшкәртелешенә зур игътибар бирелүе турында сөйли. Хуҗалык җир эшкәртүне дә шул ук Закировка ышанып тапшырган.

    - Агымдагы елның урагын, икмәкләр торышын, бөртек чыгышын тулаем анализласак, начар түгел. Шулай да узган көзне кайда җирне эшкәртеп кышка керделәр, шунда уңыш тагын да яхшырак. Әйтик, "Нәбиуллин" хуҗалыгында әлеге агрочарага бик җаваплы карыйлар - елның-елында биредә авыл хуҗалыгы җирләренең яртысыннан күбрәге бабайлар ысулы белән капландырып сөрелә. Шул ук вакытта "Таң", "Вафауллин", "Кәрәкәшле", "Кәримов", "Кадыйров", тагын берничә рәт хуҗалыкта былтыр җирләр ахыргача эшкәртелеп бетмәде. Язын әлеге участокларны эшкәртеп, чәчү агрегатлары кергәнче, чәчүнең оптималь сроклары үтеп китте, туфракта дым югалды, өстәвенә май ае коры килде. Июнь аенда беренче яңгырлардан узгач кына ныклап тишелеп чыга алган икмәкләр соң өлгерде, аларның уңышы да түбәнрәк. Димәк, безнең җирләрнең дымга туймаганын да исәпкә алсак, игеннәр уңышында көзен җиренә җиткереп эшкәртелгән туфрак зур роль уйный. Шулай булгач, табышка йөз тоткан һәр крестьян бу агрочарага битараф карарга тиеш түгел. Җирнең ана, хезмәтнең ата булуын онытмаган хуҗа гына үз биләмәсеннән җимеш җыя ала, - дип кырчылык тармагын шәрехләгән Төхбәтуллин, районның алты мең гектар җиренә ия булган кече фермерлар эшчәнлегенә дә тукталды. Бу хакта соңрак бәян итәрбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: