Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Көрәш-Бүләктән Шамилиннарны фермерлыкка авылдагы эшсезлек әтәргән

    Районда кош-корт үстерүгә нигезләнгән ике крестьян-фермер хуҗалыгы икенче елын уңышлы эшләп килә.

    Көрәш-Бүләк фуа-грасы
    Илсия Шамилина белән без очраклы таныштык. Әлеге якты йөзле ханым "Шамилина" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы. Ул, безнең район өчен берникадәр ят булган эш - казлар үрчетү белән шөгыльләнә. Әлбәттә, кайчандыр Ютазы районы үзенең кошкортчылары белән дан яулаган, әммә бу узган гасырда ук булган казанышлар.
    Өр-яңа эшне өр-яңадан башлау, өстәвенә хатын-кызга, җиңелләрдән бирелми. Ни өчен сез нәкъ менә шушы эш белән шөгыльләнергә булдыгыз, дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. О! Аның сәбәбе шул кадәр самими! Бактың исә, Шамилиннарны мондый адымга барырга Көрәш-Бүләк авлындагы эшсезлек этәргән. Биредә, күрше авылда яшәүче туганнары, дуслары хуҗалык таркалуга, кешеләрнең эшсез калуына еш зарланганнар. Нәкъ менә шушы зар-интизар аларга Көрәш-Бүләк авылында үз эшләрен ачырга нигез булган, эшче кулларга да кытлык булмаячак, дип фикер йөрткән алар. 2009 елда гаилә ферманың бик начар хәлдәге өч бинасын сатып ала. Шамилиннар бөтен булган акчаларын аларны реставрацияләүгә сарыф итә. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен каралган бернинди ссудалар һәм кредитлар да, ташламалар һәм субсидияләр дә алмыйлар, бары тик үз көчләренә генә таяналар. Әмма көч җитеп бетми. Һәм ул тамыры тирәнгә киткән озын төзелешкә әверелә... Эшне туктатырга мәҗбүр булалар. Биналарның кирпечләрен-кирпечкә сүтә башлыйлар. Эшкә өр-яңадан алынырга туры килә.
    Икенче этап бераз җиңелрәк барды, дип сөйли Илсия. Эш башлаган фермерларга ул вакыттагы район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәм кулы суза. Аның булышлыгы аркасында Шамилиннар лизинг гранты оталар. Казлар сатып алалар. Үстерәләр. Бер өлешен саталар, калган яшь казлардан ата-ана оялары оештыралар. Ул бүген 450 баштан тора. Берникадәр "тере" акча барлыкка килү сәбәпле, инкубатор да сатып алалар.
    Эш серләренә китаплар, брошюралар укып, Интернетны күзәтеп, мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә туры килә, дип сөйли Шамилина. Чөнки ул химик-технологик белемгә ия, заводта тимерчелек-пресс цехында начальник булып эшли. Бөтенесенә дә ул үз акылы һәм көче белән ирешә. Тормыш иптәше дә ярдәменнән калдырмый. Ә теге, "җиңел һәм табышлы" эшне башлауга "көч һәм ярдәм" бирергә теләк белдергән кешеләр, чынлыкта исә әлеге хезмәтнең бик авыр икәнлеген аңлап, әкренләп юкка чыкканнар.
    Бүген крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгының мәшәкате чутсыз. Шуларның берсе - җирне арендага рәсмиләштерү. Бу җиңел булмаган эштә фермерга ярдәмгә район башлыгы Рөстәм Нуриев килергә вәгъдә иткән. Хәзерге бурычыбыз - җитештерү тармагын киңәйтү, дип үз эшчәнлеге белән таныштыруын дәвам итә Илсия ханым. Ә ярдәмчеләрең булмый торып, нигә дә булса ирешү бик авыр. Парадокс! Эшсез булган кешеләрдә эшле булу теләге тумый. Биредә, үз җирендә үк! Ә бит эшкә барганда, туктаткан булалар, сораштыралар, кызыксыналар, килергә вәгъдә итәләр, ә чынлыкта исә килмиләр, дип шакката әңгәмәдәшем.
    Киләчәктә фермер ит цехы ачырга да планлаштыра. Шулай ук каз бавырын эшкәртүгә дә нигез салмакчы. Көрәш-Бүләк фуа-грасы ютазылылар өчен бик тәмле деликатеска әверелер, дип өметләнә ул.
    - Күп нәрсәгә мине казлар үзләре өйрәтте, - дип уртаклаша Шамилина. - Алар шулкадәр акыллы кошлар. Каз гаиләләрен кешелек дөньясының яшьләренә үрнәк итеп куярга була. Ата казлар бик кыюлар, кайгыртучан гаилә башлыклары. Әлеге кошларның мине озак сөендереп яшәячәкләренә шатланып туя алмыйм. Һәм без бергәләп үз районыбызга казанышлар китерербез, дип ышанам.
    Үз көчләренә таянып
    Кошчылык белән шөгыльләнүчеләрнең тагын берсе Подгорный бистәсендә яши. Лениза һәм Рәфис Ильясовлар, шулай ук, ярым таркалу хәленә җиткән өч бина сатып алып, кош-корт үстерүгә алыналар. Биредә эшләү ысулы үзгә. Хуҗабикә сүзләре буенча, алар кошларны инкубаторда чыгармыйлар, ә тәүлеклек чебешләр сатып алалар. Төрле токымлы тавыклар - йомырка сала торганнарын, итлеләрен, хәтта күркәләр дә үстереп саталар. Һәрбер сезон санитар тәнәфес белән тәмамлана. Биналар билгеле бер вакыт аралыгында йогышсызландырылалар, тазартылалар, чиста такта чүбе кайтарыла. Технология шушындый эш тәртибен таләп итә. Һәм фермерлар аңа бик җитди карыйлар.
    Алдагы фермер кебек үк, Ильясовлар да беркайчан да авыл хуҗалыгы, аеруча кошчылык белән шөгыльләнмәгәннәр. Безнең янәшәбездә бар шундый искитмәле кешеләр, алар безне кош-корт үстерүнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтәләр, дип сөйли Лениза. Алар - тормыш иптәшенең туганнары - фермер Шәнгәрәевлар, Мөслим районындагы "Чайка" җаваплылыгы чикле җәмгыятен оештырган һәм әлеге базарда күптән инде үз урыннарын тапкан шәхесләр.
    Ильясовларның күңелендә дә кошчылык белән шөгыльләнү уе күптән яшәп килә. Бөтен булган акчалары, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен банктан алынган кредит биналарны тергезүгә, ялланган төзүчеләр хезмәте өчен дә түләүгә сарыф ителә. Ә аларның саны исә ул вакытта егермегә якынлаша. Ильясовлар исә, берьюлы, үз көчләре белән әлеге ферма биналарына илтүче юлны төзекләндерәләр. Хәзер бу юлдан бик күпләр файдалана...
    Әңгәмәбез вакытында Лениза күбрәк чебиләр, әлеге ярдәмгә мохтаҗ җан ияләре турында сөйләде. Беренче аен мин аларны, үземнең кечкенә кызыма караганда, ешрак күрәм, чөнки алар бу чорда үзләренә зур игътибар, тәүлек әйләнәсенә күзәтүне таләп итәләр, дип сөйли ул. Әмма мине, корреспондент буларак, башлангыч фермерларга, кече эшмәкәрлеккә булган ярдәмнән аларның файдаланулары күбрәк кызыксындырды, чөнки безнең республика әлеге өлкәдә Россия Федерациясенең башка субъектларына караганда беренче урында бара. Шушы сорауны әңгәмәдәшемә дә бирәм.
    - Кызганычка, шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелә торган кредиттан тыш, республикада эшләп килүче башка бер генә программага да кушыла алмадык. Без бары тик үз көчебезгә таянып эшлибез, дәүләт тарафыннан бернинди матди һәм рухи ярдәм тойганыбыз юк. Ни өчендер алар безнең файдага эшләмиләр. Кирәкле инстанцияләргә әлеге сорау белән мөрәҗәгать иткәч, "Гафу итегез, сез тиешле эш белән шөгыльләнмисез", - дип җавап бирделәр безгә, дип борчыла Лениза. Гәрчә алар бернинди дә махсус ташламаларга һәм шартларга, грантларга, кайтарып бирелми торган акчаларга дәгъва итмиләр, алар бары тик түли алырдай процентлы кредитларга гына өмет баглыйлар. Ә ярдәмгә исә буй җитмәслек процентлары булган коммерция банклары гына килә. Мисал өчен, язын гаилә шундый банкларның берсеннән еллык 78 процент белән кредит алырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә аңа шушы процентларны каплар өчен генә эшләргә туры килә. "Кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә бирелүче катнашазыкларның да субсидияләнүен беләм. Әмма әлеге программа да безнең файдага эшләми. Ни өчен безгә ярдәм күрсәтмиләр? Югары мөнбәрләрдән сөйләнүче программалар ни өчен безнең файдага эшләмиләр? Әлеге сорауларның берсенә булса да Лениза җавап ишетергә тели.
    Киләчәккә планнар зурдан, эшләү теләге ташып тора, дип сүзен йомгаклый Лениза. Әмма алар әлегә бары тик хыял булып кына кала. Быел алар, крестьян-фермер хуҗалыгы буларак, кредит алырга тырышалар, залог итеп бөтен хуҗалыкларын тапшыралар. Бу, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый, әмма башка юл юк.
    - Көчебез һәм мөмкинлегебез җиткәнче эшлиячәкбез. Һәм бөтен ышанычыбыз бары тик үзебездә.
    Әлеге кешеләр ахыр чиктә дәүләтебезнең иминлеге өчен тырыш хезмәт куялар. Һәм аларның да әлеге дәүләттән нинди дә булса ярдәм алуларына ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: