"Нур-Агро" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы производствосында куркынычсызлык техникасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Җитәкчеләр, баш инженерлар һәм куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы район хуҗалыклары катнашындагы семинарда шулай ук терлек азыгын әзерләү һәм сөт җитештерү сораулары күтәрелде. Аграрчылар "Нур-Агро" ҖЧҖның җитештерү-ремонт участогын карадылар, "Уңыш", "Игенче" коллективларының куркынычсызлык техникасы буенча эш торышы, норматив документацияне рәсмиләштерү һәм күтәрү механизмнарын маркировкалау тәртибе белән таныштылар.