Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кыр эшләренә темп һәм сыйфат

    "Уңыш" ҖЧҖ механизаторы Фәнил Мәҗитов өр-яңа чәчү комплексы белән җиһазландырылган КамАЗ-Т215 тракторында 52 гектарда арпа чәчте.

    Бу - беренче генә участок. Җәмгыятьтә быел арпа культурасы 400 гектар биләргә тиеш. Уңышлылар иртә чәчүгә тулаем инкрустацияләнгән орлык белән керештеләр. Чәчү материалын агулау "Нәбиуллин" КФХда да тәмамланды. Район буенча бу эш 24 процентка башкарылды. Күпьеллык үләннәрнең 22 проценты ашланды, 38 проценты тырмаланды, эш уҗым кырларында да дәвам итә. "Таң", "Нур-Агро", "Заря", "Уңыш", "Нәбиуллин" җәмгыятьләре дым каплатуны алып баралар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: