Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы коллективларында терлек биналары малларны кышкы араннарда тотуга әзер диярлек.
"Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Уңыш" һәм "Кәрәкәшле" җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләр малларның кышлауларына яңа сөт саву җиһазлары белән керәчәк. Шуны исегезгә төшерәбез, терлекләрне көтүлекләрдән араннарга 15 сентябрьдә күчерәчәкләр. Бу вакытка шулай ук ялан-азык мәйданчыклары ремонтланачак. Үсемлекчелектә исә бөтен көчләр туфракны төп эшкәртүгә юнәлтелгән, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов.