Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Үлемне киметү - төп бурыч

    Узган 2011 хуҗалык елында район буенча 436 баш мөгезле эре терлек үлгән. 2010 елга караганда 155 башка азрак булса да, үлем-китемнән икътисадый зыян 2 907 471 сум тәшкил иткән.

    Районның эпизоотик вәзгыятенә ярашлы, 2012 елга комплекслы план кабул ителде, ягъни, гади крестьян теле белән әйтсәк, мал башын саклау, үлемгә юк куймау өчен чаралар планы эшләнде. Район ветеринария берлеге начальнигы А. Гәрәев белән корган әңгәмәбез шул хакта.
    - Әлеге комплекслы план ниндидер колак ишет-мәгән ят чаралардан тормый. Ул, нигездә, еллар белән сыналган гади эш ысулларыннан тора. Кызганычка, бүген алар онытылып бара, - дип сөйли Алик Сәгыйть улы. - Кайсы гына крестьян малын, аеруча бозавын элементар ремонт тимәгән, идәннәре тизәктән, улаклары калдык-постыктан чистартылмаган, үтәли җил йөрүче абзарга кертеп яба икән?! Үзе иртәнге ашын ашаганчы, ул мал-туарына азык салып керергә ашыга. Ә инде терлегенең чирләп китүен түгел, хәтта аз гына кәефе юклыгын сизсә дә, мал табибына ашыга. Шәхси ихатада терлек егылып үлсә, бу бөтен авыл өчен гадәттән тыш вакыйга.
    - Малларның төрле чирләргә таруына юл куйганчы, аларга әледән-әле вакцина керткәнче, иминлеккә ирешүне крестьянча гади шартлар тудырудан башларга кирәк дип әйтәсегез килә...
    - Нәкъ шулай. Әле без телгә алган терлек сакланышын тәэмин итү буенча чаралар планы да, әйтик, бозаулату цехларында даими рәвештә санитар чистарту, ремонт, йогышсызландыру уздыру, биналарда микроклимат булдыру, араннарга салам яисә такта чүбе түшәү, бинага керү юлларына дезоматалар урнаштыру кебек элементар эш ысулларыннан төзелде. Бозуларны исән-сау үстерүгә нигезләнгән чаралар планы да Америка ачу белән бәйле түгел. Монда да шул ук чисталык, төзеклек, йогышсызландыру хөкем итәргә тиеш. Әлбәттә, бу эшләрнең бөтенесе дә кеше факторы белән бәйле. Адәм баласының язмышы, сәламәтлеге анасы карынында ук хәл ителә башлаган кебек, бозауларның якты дөньяга нинди халәттә тууы да анасына тудырылган шартларга турыдан-туры бәйле. Бүген бөтен хуҗалыкларда диярлек бозаулату цехлары оештырылды. Әмма эш буаз сыерны анда кертеп бәйләү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Ташланган сыерларны, бозаулаячак айларына карап, төркемләп бәйләү кулай. Аларны клиник тикшереп торырга кирәк, буаз малда үзгәрешләр булуы ачыкланса, симптоматик дәвалау билгеләү зарур. Кайсы гына бозаулату цехында кизүлек оештырылды икән? Гәрчә төнге вакытта кизү торучы буаз малларны ике сәгать саен карап чыгарга тиеш булса да. Шәхси ихатада сыер менә-менә бозауларга тиеш булса, хуҗа кешенең, гадәттә, төн йокысы кача. Ташланган малларны ашату - үзе бер технология. Рацион төзүне канга биохимия анализы үткәрүдән башларга кирәк. Аны микро һәм макроэлементлар белән тулыландыру мөһим. Әлеге таләпләр, бәлкем, кайберәүләргә артык күп кебек тоелыр. Әмма шуларны үтәми торып, без районда үлемне киметә алмаячакбыз. Бозаулар үлеменә китерә торган сәбәпләрнең тагын берсе буаз сыерның җилене маститка үз вакытында тикшерелмәве белән бәйле. Чирле ана угызы эчкән бозауның гомере кыскара. Моңа юл куймас өчен әлеге дә баягы сыерны тикшерергә һәм, хаҗәт булса, дәваларга кирәк. Бу юнәлештәге статистика тынычландыра торган түгел. 2011 елда маститка дучар булган 883 баш сыер ачыкланды.
    - Шулай булгач, без бүген күпме генә тырышсак та, терлекчелекне ветеринария препаратларыннан башка алып бару әлегә мөмкин түгел.
    - 2011 хуҗалык елында агропредприятиеләргә республика бюджеты хисабына 982 013 сумлык, шәхси акчалары исәбенә 7 521 076 сумлык ветеринария препаратлары юнәтелде. Хуҗалыкларны аерым карасак, "Ситдыйков" КФХда бер шартлы терлеккә ел әйләнәсенә нибары 370 сумлык препарат тотылган, үлем-китемнән ул 66 800 сумлык каза күргән. "Кәрәкәшле" ҖЧҖда бер малга бары 470 сумлык препарат сарыф иткәннәр, ә терлек үлеменнән хуҗалык казнасына килгән зыян 376 546 сумны тәшкил иткән. Ветеринария препаратларына иң аз акча чыгаручы - ул "Уңыш" ҖЧҖ. Ел буена бер шартлы терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтү өчен нибары 220 сум акча "түгелгән", үлем-китемнән зыян 28 меңгә җыелган. Бу урында "Уңыш" җәмгыятенә аерым тукталып узсак, нигезле булыр. Райондагы үлем белән бәйле эпизоотик халәтне үзгәртүне без әлеге агроколлективтан башладык. Яңа туган бозауларга колибактериозга каршы препарат ясау традициясе бар. Былтыр без, җәмгыятьнең ветеринария хезмәте белән берлектә, иммунопрофилактика чараларына үзгәреш кертә башладык. Ташланган сыерларга колибактериозга каршы ике тапкыр вакцина ясадык, бөтен малларны витаминлаштырдык, гомумән, иммунитетны ныгытучы барлык чараларны зур төгәллек белән үз вакытында уздырдык. Нәтиҗәдә, аналары карынында ук иммунитет ныклыгы алып туган бозауларны начар димәс идем, һәрхәлдә дә гыйнвар аенда җәмгыятьтә үлем очрагы теркәлмәде. Агымдагы елда болай итеп эшләү системасын бөтен агроколлективларга кертүне күздә тотабыз.
    - Хуш, бозау тугач, кендеген эшкәртүне, аңа угыз эчертүне бозау караучы үзе дә эшли алсын, ди. Әмма технологик карта нигезендә билгеле көннәр саен ясалырга тиешле вакцинаны бары тик ветеринария хезмәткәре генә башкара ала. Тик аларга бүген район зур кытлык кичерә.
    - Кадрлар мәсьәләсе, чыннан да, киеренке тора. Бүгенге көндә хуҗалыкларда бер мал табибы, бер ветеринария фельдшеры, бер ветеринар техник эшли. Калган агроколлективларда ветеринария чараларын район дәүләт ветеринария берлеге табиблары уздыра. Моннан тыш, алар шәхси сектор малларына да хезмәт күрсәтәләр. Гомумән алганда, коллектив бер команда булып эшли, йөкләнеш зур, шуңа да карамастан, ветеринария чаралары графигы саклана. Шул ук вакытта агроколлективлар ягыннан да аңлашу, күрсәтелгән хезмәтләр өчен үз вакытында исәп-хисап ясау төшенчәләренә тагын да зуррак игътибар бирелсә, мөгаен, хайваннар мохите өчен генә түгел, бө-тен тереклек дөньясы иминлеге хакына башкарыла торган хезмәтебез рәхмәт-сез булып калмас иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: