Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов ютазылыларга куандырырлык икмәк теләде

    Бүген районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

    Ул район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында вертолетта районның кыр өсләреннән очып узды. Министр, асылда, "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Вәлиев", Тукай исемендәге, "АгроМир" агроколлективларының чәчүлекләре белән танышты. Һәм "АгроМир" җәмгыяте базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар белән очрашкач, алар башкарган хезмәткә уңай бәя бирде.

    - Моңарчы корылыгы белән рәнҗетеп килгән һава торышы быел сезгә, шул исәптән республиканың көньяк-көнчыгышына шәфкатьле булды. Республикада дым күләме буенча саннар чуар булса да, гомумән алганда, яз матур килде. Алдагы атна-ун көнгә вәгъдә ителгән эссе һава торышы гына эшне бозмас дип ышанасы килә, - дип сүз алды министр. - Быел республикада Президент сайлаулары. Шул сәяси вакыйганы республиканың көньяк-көнчыгыш, шул исәптән Ютазы җирбагарлары мул иген кырлары белән куандырмас микән дигән өмет бар күңелдә.

    Әхмәтов аграрчыларны уңышны формалаштыруны көн саен кайгыртып яшәргә, Татарстанга тиң икмәк үстерү максатында җаваплылыкны икеләтә арттырырга чакырды. Башкала кунагы терлекчелек тармагын да читләтеп узмады. Безнең җитештерүче сөт сату бәясен үзе көчләп тага алмый, ә менә продукциянең үз кыйммәтен киметү өстендә чаралар күрә ала. Моңа ирешүнең бер генә юлы бар - азык.

    - Бүген кукуруз һәм рапстан башка сөт җитештереп булмый. Азыкта энергетика һәм аксым булырга тиеш, - дип бурыч куйды ул.

    Министр район аграрчыларын борчыган сораулар белән дә кызыксынды. Җитештергән продукциягә федераль бюджеттан каралган дотациянең республикага килеп керүен хәбәр иткән Әхмәтов, күпләрнең күңелендә икеләнү тудырган сорауга ачыклык кертте. Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләрен дә сөендерде: каралты-курасын төзекләндерү теләге белән яшәгән кешеләргә акчалата ярдәм күрсәтү программасының гамәлгә керүен әйтеп узган республиканың премьер-министры, авыл хуҗалыгына хас башка төрле программалар һәм күздә тотыла торган планнар белән дә таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: