Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Май аеннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре яңа шартларда эшли башлаячаклар

    Агымдагы елның 1 мае бәйрәм һәм ял көннәре генә алып килеп калмаячак, ул халыкны, аерым алганда, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яңа шартларда эшләтә башлау көне дә булачак.

    Бу көннән башлап шәхси ярдәмче хуҗалыгында мал асраучы кеше үз ихатасында терлеген суя икән, аның итен үз гаиләсе белән генә ашарга тиеш була. Ул әлеге продукция белән базарда яисә башка җәмәгать урынында сәүдә итә алмаячак. Чөнки моның өчен аның кулында малның махсус җиһазландырылган объектта чалынуы турында тиешле документлар булуы таләп ителәчәк.

    - "Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы Таможня берләшмәсе регламенты, беренче чиратта, җәмгыятьне һәм экологияне бәла-казадан саклауны максат итә. Безнең арада төрле кеше бар - берәүләр мал эчәкләрен суга агызалар, икенчеләр - җиргә күмәләр, өченчеләр, гомумән, аяк астында ташлап калдыралар. Аннан килеп, терлекнең тиресе дә түләмәгә тикшерелергә тиеш. Ә бүген тире җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрнең кайсысы ветеринария лабораториясенә шушы гозер белән мөрәҗәгать итә икән? Алар, чын мәгънәсендә, бу мәшәкатьтән һәм, әлбәттә, чыгымнардан качалар, - дип сөйли районның баш дәүләт ветеринария табибы Алик Гәрәев.

    Регламент районнарда мал чалу урыннары булдыруны таләп итә. Ул ит комбинатын хәтерләтергә - машиналар кереп-чыгу юллары, китерелгән маллар бер тәүлек дәвамында торырдай утар, ветеринария тикшерүе уздырырга мал табибы бүлмәсе, калдык-постык җыю урыны, түшкәне эләргә, турарга махсус җиһазлар һәм башка уңайлыклар булырга тиеш.

    - Мал чалу объектын бик гади итеп төзегән очракта да, ул 1500 мең сумга төшәчәк. Безнең районда мондый объектны ким дигәндә дә ике урында тергезергә кирәк. Мисал өчен, "АгроМир" җәмгыятендә мал чалу урыны бар. Аны әлеге шартларга җавап бирерлек итү өчен, әлбәттә, берникадәр эш башкару соралачак. Ул җиренә җиткерелгән очракта гына аңа махсус сертификат биреләчәк. Шуннан соң җәмгыять башка агроколлективлар һәм шәхси хуҗалыклар белән килешү нигезендә эш башлый алачак.

    Алик Гәрәев сүзләре буенча, беренче майдан сөт һәм аңардан җитештерелүче продукция сыйфатына кагылышлы үзгәрешләр дә гамәлгә керер дип көтелә. Бу көнгә кадәр җитештерүчеләр сөткә декларация алсалар, ул моннан соң кирәк булмаячак. Аның каравы, продукциянең һәр партиясе эпизоотик иминлекне раслаучы ветеринария сертификаты белән озатылырга тиеш булачак. Ягъни, безнең районда сөтчелек белән шөгыльләнүче һәр субъект Урыссу базарына сөтнең һәр партиясе белән килергә һәм тикшертергә тиеш булып чыга. Базарда сөт сатып торучы шәхси затлардан әлеге продукцияне алучылар шундый ук сертификат таләп итәргә хаклы булалар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән сөткә һәм сөт продукциясенә техник регламент шартлары шул очракта кагылмый, әгәр ул шәхси куллану өчен генә җитештерелсә, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре дә. Регламентның тагын бер шарты: әгәр торак пунктта нинди дә булса йогышлы чир чыгуы раслана икән, бу җирлектән - җәмәгать фермасында да, шәхси хуҗалыкларда да җитештерелгән сөтне сату тыелачак.

    Май ае дуңгызчылык тармагына да яңалыклар алып килә. Эре коллективлар аңардан күптән баш тартса, кече фермер хуҗалыкларында, шәхси ихаталарда аны асраучылар бар әле. Бүгенге көндә районда барлыгы 380 баш дуңгыз тәрбияләнә. Республикада, шул исәптән районда әлеге тармакны "очлап бетерү" максаты куелды. Моңа ит очсызлануы бер сәбәп булса, дуңгызларның африка чумасы - төп сәбәп. Бу терлек белән шөгыльләнүче кешеләргә башка тармак буенча эш башлау тәкъдим ителгән. Шуны дөрес аңларга кирәк: әгәр дуңгызларга африка чумасы дигән афәт килеп эләгә икән, аларны ут төртеп яндырырга гына кала. Димәк, бу чара да тереклек дөньясын гына түгел, бөтен кешелекне бәхетсезлектән саклау һәм яклау өчен күрелә. Ә инде тулаем райондагы эпизоотик вәзгыятькә килгәндә, баш мал табибы сөйләвенә караганда, ул начар түгел. 2013 елда котыруның ике очрагы теркәлгән. Шуңа күрә киләчәктә мондый күңелсезлеккә тарымас өчен, кыргый җәнлекләрне котырудан кисәтү максатында вакцина сатып алынган, шулай ук ферма һәм йорт малларына да вакцина ясалачак. Былтыр бу юнәлештәге чара 14 055 баш мөгезле эре терлеккә карата күрелгән.

    Татарстанның берничә районында күптән түгел туберкулез чыгуы билгеле булды.

    - 2013 елның яз һәм көзендә тикшерелгән 27586 баш малның дүртесе әлеге авыруга реакция бирде. Контроль сугымда чир расланмады. Лейкоз РИДка тикшерелгән терлекләрнең 5 проценты, гематологиягә тикшерелгән малларның 7 проценты реакция бирде. Алар сугымга озатылды, - дип билгеләп үтте Алик Гәрәев.

    Бүгенге көндә район дәүләт ветеринария берлеге хезмәткәрләре җәмәгать көтүен туберкулезга тикшерүне тәмамладылар, бруцеллезга һәм лейкозга кан тикшерүе башлану алдында тора. Апрель һәм май айларында бу эш шәхси ихата малларына да кагылачак. Шулай ук түләмә, эмкар, котыру чирләрен вакцинацияләү буенча да җитди эш тора.

    - Тик менә урыннарда гына бу эшләргә җитди карау сизелми. Мал-туар сәламәт булсын өчен ел дәвамында бер шартлы башка 1800-2000 сум акча бүлеп бирү таләп ителә. Ә безнең районда әлеге сан уртача 420 сумны гына тәшкил итә. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә исә бу күрсәткеч тагын да түбәнрәк: 126 сум, ә маллар үлеменнән күрелгән зыян 694 мең сумга җиткән. "Уңыш" җәмгыятендә бер шартлы терлеккә нибары 197 сум, "Нәбиуллин" хуҗалыгында - 213 сум, "Игенче" җәмгыятендә - 224 сум, Тукай исемендәге җәмгыяттә 293 сум акча бүлеп бирелгән. Мондый битарафлык гадәттә үләт чокырларына илтә. 2013 елда маллар үлеменнән икътисади зыян район буенча 5 миллион 114 мең сумны тәшкил итте. Ветеринария процедураларына шәхси ярдәмче хуҗаларык ияләренең дә битарафлык күрсәткән очраклар бар, - дип борчыла доктор.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: