Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мелиорация өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итә

    Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.

    Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

    Министр кыскача кырлардагы бүгенге вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә 30 мең га мәйданда чәчәсе калган, якын көннәрдә чәчү эшләре төгәлләнәчәк.

    Төп нотыкка килгәндә, Марат Җәббаров 2010 елгы аномаль корылыктан соң республикада мелиорация комплексын яңартуга җитди игътибар бирелүен искә төшерде. Мелиорация буенча федераль һәм республика максатчан программалары гамәлгә ашырылды. Соңгы 5 елда 260 плотина һәм гидротехник корылма (ГТС) ремонтланган. Республика буенча тулаем алганда, ГТСны капиталь ремонтлау буенча Президент программасын тормышка ашыру барышында 8 ел эчендә булган 887 корылмадан 450дән артык буа норматив техник хәлгә китерелгән.

    “Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 ГТС һәм плотинага ремонт кирәк. Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында алар аеруча күп. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өчен безгә әлеге буаларның куәтен саклап калырга һәм максималь рәвештә кулланырга кирәк”, - диде министр.

    5 ел эчендә 15 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, шул исәптән җимеш-җиләк кластерын үстерү өчен 600 гектардан артык тамчылап су сибүгә көйләнгән интенсив бакчаларга нигез салынган. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча җәлеп ителгән, шул исәптән 1,6 млрд.сум республика бюджетыннан. Гомумән алганда, 2010 елдан 30 мең гектардан артык сугарулы җир торгызылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә республика сугарулы җирләрдән бәрәңге һәм яшелчәгә булган ихтыяҗны тулысынча тәэмин итте, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

    Бүгенге көндә 109 хуҗалыкта 367 заманча су сиптерү машинасы бар. Моннан тыш, хуҗалыкларда 200 дән артык дизельле заманча насос станциясе бар.

    Әмма, министр әйтүенчә, 10 ел эчендә торгызылган сугарулы җирләр республикада совет чорында төзелгән мелиорацияләнгән җирләрнең 20% ыннан да кимрәген тәшкил итә. Элек аларның мәйданы 170 мең га булган, бүгенге көндә сугаруны торгызырга теләгән хуҗалыкларга максатчан программалар кысаларында сугарулы җирләрне төзүгә һәм торгызуга, шулай ук заманча су сиптерү һәм насос җиһазлары сатып алуга чыгымнарның 70% ы республика һәм федераль бюджетлардан субсидияләнә.

    2020 елда мелиорация буенча программаларны 493 млн. сумга финанслау каралган. 3 мең га мәйданда сугарулы җирләрне торгызу һәм техник яктан җиһазлау, 32 ГТСны ремонтлау, 30дан артык скважина бораулау планлаштырыла. “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын гарантияле тәэмин итү өчен безгә кимендә 100 мең гектар сугарулы җирләрнең булуы кирәк", - дип өстәде Марат Җәббаров.

    Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мелиорация комплексы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешенә ярдәм итә. “Мелиорацияне үстерү мәсьәләсе ныклы контрольдә булырга тиеш. Мелиорациядән башка авыл хуҗалыгының перспективасы юк. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: