Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Министр урынбасары һәм район аграрчылары авылның киләчәге турында сөйләштеләр

    Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов район аграрчылары белән авылның бүгенге көне һәм киләчәге турында киңәшмә үткәрде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы кереш сүзендә район агросәнәгать тармагында соңгы дүрт елда күзәтелгән уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Корылык хөкем иткән 2010 елның сабак бирүен, аграрчыларның тормышка карашын үзгәртергә мәҗбүр итүен билгеләп үткән Марсель Зарипов, хуҗалыкларның, булганын саклап тотарга өйрәнү белән беррәттән, азыкка биоөстәмәләр, аертылмаган сөтне алыштыргычлар белән дә эшләргә күнегүләрен ассызыклады. 2011 ел башына районда 9731 баш мөгезле эре терлек булса, 2014 елның 1 гыйнварына ул 13022 башка җиткерелгән. Кече фермер хуҗалыкларында бүген 2535 баш терлек асрала.

    - Кайчандыр үз эшчәнлекләрен өч-дүрт баш сыер савудан башлаган фермерларның хәзер абзарларында йөз башка кадәр савым сыеры басып тора,- диде канәгатьлек хисе белән Зарипов.

    Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Фермалардагы мал санын 885 башка киметкән "Ситдыйков", 443 башка азайткан "Заря" хуҗалыкларында район җитәкчелеге производствоны янәдән тергезү планы белән яши.

    - Җирле халыкны эшле итү - безнең төп максат,- дип куәтләде район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Чыгышын дәвам итеп, Зарипов районда сатыла торган сөтнең тулаем югары сорт белән озатылуын билгеләп үтте. Бу соңгы елларда үзгәртеп корылган абзарларның заманча камилләшкән җиһазлар белән тәэмин ителү нәтиҗәсе. Хуҗалыкларның көндәшлеккә сәләтлелекләре артуына да шушы сәбәп булды, дип чыгышын йомгаклады ул.

    Сүз алган район кунагы эш сәфәренең Бердәм Россия көне белән бәйле булуын хәбәр итте. Ул Россиянең, шул исәптән Татарстанның аграр тармагына хас булган үзгәрешләр һәм яңалыклар турында сөйләде, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең, фермерларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Чыгышын сөттән башлаган Нәҗип Хаҗипов, җитештерүчеләргә чимал сату бәяләрен очсызландырмау өстендә нык торырга киңәш итте. Бу өлкәдә күпләрне республика буенча сату хакларының тотрыклы булмавы, әйтик, Казанга якын районнарның сөтнең килограммын 25 сумнан сата алулары, Көньяк-Көнчыгыш районнарында бу сумма 20 сумга да җитмәве борчый. Әлеге сорауга ачыклык керткән министр урынбасары, иң әүвәл, сөтнең бәясе күләм белән бәйле, диде. Аннан килеп, зур калаларга якын урнашкан җитештерүчеләрнең продукцияләренә дә сорау зуррак. Гадәттә, хаҗәт бәяне арттыра. Хаҗипов ит базарындагы вәзгыятьнең уңай тенденция алуын, кошчылык бизнесының да табышка эшләвен, ә йомырканың, гомумән, "алтынга" әйләнүен билгеләп үтте. Ул җитештерелгән продукция күләменнән чыгып түләнә торган республика субсидияләрен бүлеп бирү шартларының киләсе елдан үзгәреш кичерәчәген, мисал өчен, сөтнең майлылыгы - 3,7, аксымы 3,1 процент тәшкил итәргә тиеш булачагын ассызыклады. Шуңа күрә урыннарда малларны туендыру мәсьәләсе катгый контрольгә алынырга тиеш, чөнки башак ашаган сыер майлы сөт бирә алмый, дип басым ясады министр урынбасары. Продукция җитештерүне киметү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

    Бик тиздән Таможня берләшмәсенең техник регламенты гамәлгә керү сәбәпле, фермерларны махсус мал чалу урыннары булмавы борчыды.

    - Төзергә теләгән очракта да, 1 майга кадәр өлгерә алмыйбыз. Ә үгезләр өлгерә һәм аларны вакытында эш итәргә кирәк, - диде Әбсәләмнән Рөстәм Вәлиев.

    - Республика Президенты модульле биш мал чалу пункты җитештереп, биш зонага урнаштырырга рөхсәт бирде. Эшләп китү дәрәҗәләренә карап, аларның санын 15кә җиткерү мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, республикада штатлы режимда эшли торган 21 терлек сую ноктасы, 83 консервацияләнгән мал чалу объекты бар. Республика боларның бөтенесен дә тиешле шартларда эшләтә башлау мөмкинлегенә ия, - дип җавап бирде Хаҗипов.

    Министр урынбасары техника сатып алу өчен каралган махсус программаларга ачыклык кертте, корылык өчен аерым матдә буенча түләү булмаячагын әйтте, маллар сатып алган гаилә фермаларына 2013 ел өчен субсидияләр түләүнең якын айларда гамәлгә ашырылачагын вәгъдә итте.

    Көн ахырында Нәҗип Хаҗипов район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов озатуында "Кәрәкәшле" агропредприятиесендә булды. Үзгәртеп корылган сыерлар абзарында эш куелышы белән танышты, җитештерелә торган продукция күләмен арттыру өстендә чаралар күрү мөһимлеген искәртте. Министр урынбасары савымчылардан эш һәм хезмәткә түләү шартлары белән кызыксынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: