Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Планнар - перспективалы, мөмкинлекләр - кулдан килерлек

    Бүгенге көндә Эльмира һәм Илгиз Котловскийлар үзләренең гаилә фермаларында сиксәнгә якын мөгезле эре терлек асрый.

    Каразиреклеләр, нәселдән терлекче булган Котловскийлар - терлекләргә булган мөнәсәбәтләре, эшли, алдан уйлый белүләре белән районда һәрвакыт дан тоткан. Ике туган Илшат һәм Илдус та шундыйлардан, 15-20 ел элек районда танылган дуңгызчы Илдус Котловский Илгиз исемле улын да шулай тәрбияләп үстерә.
    Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Илгиз Буа авыл хуҗалыгы техникумына ветеринария бүлегенә укырга керә. Берничә ел туган хуҗалыгында ветеринария фельдшеры булып эшли. Бервакыт яшь гаилә үз эше белән шөгыльләнергә карар кыла. Узган елда 10 баш мөгезле эре терлеге һәм 30 баш сарыгы булган Эльмира белән Илгиз, халыктан җирле токымнан булган 15 тана сатып алып, савым көтүлеген 29 башка җиткерә. Ул вакытта шәфкать туташы булып эшләгән Эльмира авырлыклардан курыкмый, җиңен сызганып эшкә керешә. Ул сыерлар да сава, аларны көтүдән дә алып кайта, ә бу бит 30 сыер - җиңел эш түгел.
    Шулай итеп, терлек сатып алып, ферма төзеп, Котловскийлар гаилә фермалары төзү буенча республика программасына эләгә. Агымдагы елда ирле-хатынлы Котловскийлар тагын бер терлек бинасы - 15 бозауга исәпләнгән бозау абзары-профилакторий төзиләр. Бүгенге көнгә Илгиз Илдус улы һәм Эльмира Җәүдәт кызы сиксәнгә якын мөгезле эре терлек асрый, шулардан 32се - сыер, 32се - бозау, аларның унысы яңа туган бозаулар, һәм симертүдә булган биш үгез. Декабрьдә - биш башка, гыйнварда тагын 5 башка үрчем көтелә. Илгиз, шаярт-кандай, бозаулау процессы зур имин хуҗалыклардагы сыман бара, диде. Планнарда - бозау абзарын 30 башка кадәр арттыру. Ки-ләчәк планнарда - 10 баш мөгезле эре терлеккә симертү өчен билгеләнгән ашату цехы бинасын киңәйтү.
    Сүз уңаенда, Котловскийлар терлек азыгын үзләре әзерли. Быел бөтен гаиләләре белән эшкәрткән 120 гектарда суданка, көнбагыш, терлек азыгы катнашмасы үстергәннәр. Терлек азыгы җитәрлек, фураж гына юк. "Сенаж артыгы белән, дип сөйли Илгиз, уртача алганда, бер терлек башына - 33-34 азык берәмлеге туры килә. Шәхси җирләрдә үстерелгән печән бик яхшы сыйфатлы. Мәсәлән, быелгы кышка 250 түк - печән, 120 түк салам әзерләнгән. Сүз уңаенда, без аны, узган елдагыныкына караганда азрак әзерләдек, чөнки кышлау өчен әлеге күләм җитәрлек. Шулай итеп, җирне эшкәртүдән башка, узган ел көзеннән күздә тоткан бөтен планнарны без үтәдек". Ашлыктан тыш бар нәрсә дә җитәрлек, дип борчылу белдерде фермерчы. Чөнки быел бөртеклеләрне чәчә алмаганнар. Ир белән хатынның хыялы - җир эшкәртү техникасын сатып алу. Быел хәтта кырга органик ашламаны да чыгардык, әмма җирне эшкәртә алмадык - трактор юк. Кызганыч, ди Эльмира Җәүдәт кызы, бүгенге көнгә аларны канәгатьләндерердәй кредитлар юк, чөнки алар кичектерүсез түләүне таләп итә. Ә кечкенә хуҗалыкның исә мондый мөмкинлеге юк.
    Алдагы үсеш өчен Котловскийларга җир кирәк. Аларда булган 120 гектар җир (шуның бер өлеше - аларның шәхси җир пайлары, бер өлеше - аренда җирләре) инде җитәрлек түгел, дип аңлата әлеге вәзгыятьне район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Зарипов. Моннан тыш, хуҗалык заманча техникага мохтаҗ. Чөнки хезмәт хакы түләнгән бер сыер савучы һәм терлекчедән тыш, Котловскийлар "подряд"ында үзләреннән башка эшче юк. Шуңа да карамастан, нәтиҗәләр күз алдында. Уртача алганда, бер сыерга тәүлек савымнары 15-16 килограммны тәшкил итә. Ел ахырына 5000 килограмм көтелә, ди Зарипов.
    Алга таба Котловскийлар токым терлеген үрчетүне күзаллыйлар. Әлеге булдыклы, эш сөючән гаиләгә барлык эшләрендә уңышлар теләп каласы килә...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: