Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район аграрчылары сөт җитештерүе турында киңәштеләр

    "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасына җыелган аграрчылар киңәшмәне терлекчелектән башладылар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы катнашачучылар игътибарын сөт җитештерү соравына җәлеп итте. Соңгы бер ай эчендәге савымның район буенча 115, аерым хуҗалыкларга килгәндә, "Нәбиуллин" КФХда - 124, "Игенче" ҖЧҖда - 120, "Уңыш" ҖЧҖда 115 процентка артуын анализлаган Марсель Зарипов, "АгроМир" җәмгыятендә сөтнең нибары 59 килограммга гына күбәюен билгеләп үтте. Гәрчә биредә бозау алу, үткән елга караганда, 124 процент тәшкил итсә дә. Димәк, немец төгәллеге белән эшләргә тиешле терлекчелек комплексындагы технологиядә өзеклекләргә юл куела, дип басым ясады начальник. "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгында да савымның бик азга артуы ассызыкланды.

    Сату бәясенең крестьян файдасына торуын исәпкә алып, Зарипов савымны арттыру максатында сыерларны кичке көтүгә алып чыгу мөһимлеген искәртте. Маллар туя эчәрлек су белән дә тәэмин ителергә тиеш. Терлекчелек продуктлылыгын җәй айларында, көзен тотрыклы саклар өчен хуҗалыкларга һәр баш сыерга 20 сотый хисабыннан рапс үстерергә киңәш ителде. Аны 10 сентябрьгә җитешерлек итеп тары яисә суданка белән катыштырып чәчү туклыклылыкны тагын да арттыра. Бу эшкә керешү өчен хуҗалыкларда бернинди дә проблема юк, диелде киңәшмәдә.

    Район буенча быел кукуруз 2400 гектар биләргә тиеш. Бүгенге көнгә ул планда каралган мәйданның 41 процентын гына биләгән. Киңәшмәдә катнашучылар "Кәрәкәшле" җәмгыятенең кукуруз чәчелә торган 140 гектарлы басуында булдылар. Ришат Әхмәтҗанов, Фазыйл Әхмәтов, Фирданис Гәрәев, Әнис Миннегалимов, Флюр Шакировтан торган звеноның кукуруз чәчүне яхшы темпларда алып баруы аңлашыла да. Туфракта дым барында орлыкны тизрәк салып калырга кирәк. Сүз уңаеннан, аграрчылар урында туфракның температурасын, чәчү тирәнлеген һәм куелыгын тикшерделәр. Бөтен билгеләргә караганда, бу кырда кукуруз бер атнадан тишелеп чыгарга тиеш.

    Киңәшмә эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев, аның ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: