Район агроколлективлары машина-трактор паркларын ныгытуны дәвам итә.
Тукай исемендәге җәмгыятьтән хәбәр итүләренчә, ХТЗ-150 көпчәкле тракторны ул өч елга лизингка рәсмиләштергән. "АгроМир" җәмгыяте баш инженеры белдерүенчә, коллектив бәясе 8 миллион сумга якын булган "Амазоне" чәчү комплексын ел ахырына кадәр өлешләп түләү шарты белән юнәткән. "Росагролизинг" аша сатып алынган К-700 тракторы якын көннәрдә "Кәрәкәшле"гә кайтып җитәргә тиеш. Әлеге җәмгыять җитәкчесе сүзләренә караганда, бу көпчәкле техникага чәчү комплексы юнәтү дә көн кадагында тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз