Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район агропредприятие җитәкчеләре һәм фермерларның оператив киңәшмәсендә сүз туңга сөрү турында барды

    Быел күпчелек хуҗалыкларның игеннәрдән түбән уңыш җыюының төп сәбәбе узган көзен туфракны сөрмәү белән бәйле.

    Фермер Лилия Закированың сөрүлек мәйданында узган район агропредприятие җитәкчеләре һәм фермерларның оператив киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев шулай дип белдерде.

    - Быел табигать тулаем безнең файдага эшләмәсә дә, бу бездә матур басулар гел булмады дигән сүз түгел. Мин "АгроМир", "Уңыш", "Таң", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле", "Вафауллин" хуҗалыкларында мул икмәкле кырлар күрдем һәм алар асылда соң чәчелгән сабан бодайлары. Әмма эшкә карашны тамырдан үзгәртмибез икән, без киләсе елда бу кадәр дә уңыш җыеп алалмаячакбыз, - дип ассызыклады ул.

    Бүген туфракта дым юк. Мондый шартларда соңгы елларда төп эш ысулына әверелгән җирнең өске катламын гына эшкәртү - үзең утырган ботакны үз кулларың белән чабуга тиң булачак. Әле көз озын, яңгырлар булмый калмас, алда кыш - ул да карсыз узмас - бөтен булган дымны саклап калу өчен туфракны борыңгылар кебек сабан ярдәмендә сукалау яисә плоскорез ярдәмендә эшкәртү таләп ителә. Шуңа күрә аграрчылар каршына туфракны капландырып сөрү мәсьәләсе кабыргасы белән куелды. Киңәшмәдә катнашучылар гап-гади сабан каплап сөргән һәм себер терәкләре белән җиһазландырылган сабан ярдәмендә туфракны капландырмыйча гына эшкәртеп узган участокта тәҗрибә уртаклаштылар.

    Район башлыгы, яз җитсә, чәчүне озакка сузучан, көз җитсә, уракны, аңа ялганучы башка төрле агрочараларны тоткарлый торган кече фермер хуҗалыкларын эшкә җитди якын килергә чакырды.

    - Җиргә алынгансыз икән, ә ул халык байлыгы, сез анда тулы кыйммәтле эш алып барырга тиешсез. Җирдә тәртип булырга тиеш. Әгәр анда тиешле агрочаралар җиренә җитереп үтәлми һәм сез алынган участок табыш китерми икән, сезне бу миссиядән азат итү кыен эш түгел, - дип тәнкыйть итте кайбер фермерларны Рөстәм Нуриев.

    Басу әйләнеше буенча баланс эшләү һәм кабул итү быел да дәвам итәчәк. Кызганычка, чәчү әйләнешен тәртипкә салу буенча эшне дәвам итү түгел, арада аңа керешмәгән хуҗалыкларда юк түгел. Алар - шул ук кече фермерлар - "Рәфыйков", "Закирова", "Латыйпов", "Халиков", "Әхмәтшин" һәм башкалар. Бер үк мәйданда алыш-тилеш ике төрле генә культура игү, җиргә ашлама бирүгә карамастан, хуҗалыкның икътисадый-финанс халәтен тотрыкландырмый, дип билгеләп узган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Андрей Борисов, бернинди дә чыгым таләп итми торган чәчү әйләнешен туфрак һәм базар шартлары кушканча үтәп, без беренче чиратта авыл хуҗалыгы культуралары уңышын һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыра алабыз, ә бу үз чиратында кырчылык һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне тагын да тотрыкландыруга юл яра, диде.

    Район экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин аграрчылар игътибарын тагын бер кат чиста парларны тәрбияләү алымына җәлеп итте. Ул әлеге участокларны көзен 30-35 сантиметр тирәнлектә эшкәртеп, йомшартып куюны таләп итте. Аннан соңгы өч-дүрт ел дәвамында аларны ким дигәндә дә 18 сантиметр тирәнлектә эшкәртү сорала. Ни өчен? Сабан культуралары тамырының 70 проценты менә шушы 18 сантиметрга кадәр төшә. Без туфракның өске катламын гына эшкәртеп, үз-үзебезне алдау белән шөгыльләнәбез. Ә бит җирне алдап булмый, дип ассызыклады тәҗрибәле агроном.

    Төхбәтуллин киңәшмәдә катнашучыларның дикъкатен туфракны капландырып сөрүнең чүп үләне белән көрәш ысулы булуына да юнәлтте. Химик утау - елдан-ел кыйммәткә төшүче агрочара. Чүп үләне, гадәттә, туфрак билгеле бер температурага җитеп җылынгач кына чыга башлый. Бу вакытка инде безнең кырлар шытымнарга төренеп өлгергән була. Дөрес, аның белән шытымнар арасын тырмалап та көрәш алып барырга мөмкин. Әмма бу эш тә туфракны капландырып сөрү кадәр нәтиҗә бирми, дип басым ясады ул. Шуңа күрә, икмәкле буласы килгән хуҗа, бүген үк һәр кырына ревизия ясарга, аны нинди ысул белән эшкәртү картасын ясарга бурычлы. Ул шулай ук кырлар әйләнешен санитар культуралар - карабодай, борчак белән тулыландыру, җирне биологизацияләү максатында артык саламны туфракка тураклап салу мөһимлеген дә әйтте.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов терлекчелеккә кагышлы сорауларга тукталды. Ул, нигездә, урыннарда нәсел-селекция эшенең бик йомшак куелуына - бозауларның аз тууына басым ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: