Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район агросәнәгать комплексы формированиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеге бәяләде

    Узган атнада район депутатлары корпусы, авыл җирлеге башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре агросәнәгать комплексы формированиеләренең язгы кыр эшләренә хәзерлеген бәяләде.

    Бай эчтәлекле булырга вәгъдә иткән эш көне "АгроМир" җәмгыятендә башланды. Кырга беренчеләрдән булып чыккан бәйрәкәлеләр агрочараларны күпьеллыклардан башлады. Һәм 1300 гектарга якын мәйдандагы үләнгә оптималь срокларда минераль ашлама кертеп чыгарга да өлгерде. Ә менә тырмаларга әле бераз иртәрәк: туфрак өлгермәгән. Шулай да җәмгыять күпьеллык үлән басуларында башкарылырга тиешле эшләрне алты көн эчендә тәмамлауны бурыч итеп куя. Соңгы елларда машина-трактор паркын универсаль техника белән яңарткан хуҗалык, 1956 елгы техникасын да гамәлдән сызып ташларга ашыкмый. Кем әйтмешли, иске яңаны саклый. Депутатлар "АгроМир" җәмгыятенең орлык фонды белән дә якыннан таныштылар. Бу урында чәчү материалының вак, имгәнгән орлыклардан, чүп үләннәреннән азат булырга тиешлегенә янәдән игьтибар җәлеп ителде. Җәмгыять җитәкчесе Сирин Галиев, инкрустация алдыннан орлыкның тагын бер кат калибрлануын хәбәр итте.

    Ютазы авылында эшләүче фермер Әлфия Закирова белән корган әңгәмәсендә Рөстәм Нуриев узган елда эшмәкәрнең икмәк кырлары чагыштырмача чистара төшүен билгеләп үтте. Фермерның 300 гектарга якын җиренең шактый өлеше олы юл буенда ята һәм алар бөтен район эшчәнлегенә бәя бирергә сәләтле. Шуңа күрә мондый участоклар район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора да. Әлбәттә, бүген кече бизнес вәкилләренә үз эшчәнлекләрен алып бару күпкә авыр. Моның шулай булуын район башлыгы үзе дә таный. Шулай да Закирова орлык фондын яңарту җаен тапкан. Игенчелектә агрочаралар уздыру технологиясенең дә уңай якка үзгәрүе былтыргы сезонда сизелми калмавын тагын бер кат ассызыклаган Рөстәм Нуриев, фермерга матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

    Акбаш авылы фермерлары быел да район делегациясен югары

    хәзерлек белән каршы алды. Җирлектә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары, күркәм традиция буенча, барлык техника һәм тагылма агрегатларын авыл читендәге кыр башына тезеп куйган иде. Әйтерсең лә техника парады. Бу зонада агрокөллиятнең тәҗрибә кырлары да урнашкан булу сәбәпле, депутатлар хозурына булачак авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ремантлаган техника да тәкъдим ителде. Хәзерлек уңай бәя алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов , Акбаш фермерларының үзара ярдәмләшеп эшләве кооперация формасындагы эшчәнлеккә тиң, дип билгеләп узды.

    Үзенчәлекле табигать шартларында яшәүче бу хуҗалык, районның башка агропредприятиеләренә караганда, кыр эшләренә соңрак керешә. Фермер Альберт Вафауллин район делегациясен язгы кыр эшләренә хәзерлек белән таныштырганда, туфракта дымны саклап калу агрочараларына зур игътибар бирелүен әйтеп узды. Район башлыгы хуҗалыкның орлык фонды белән кызыксынды. Быел фермер иртә чәчелә торган культуралар һзм кукуруз орлыгы сатып алган. Хуҗалык соңгы елларда машина-трактор паркын шактый яңарта алса да, кайбер төр техникага кытлык һаман да күзәтелә. Шуңа күрә Рөстәм Нуриев район авыл хуҗалыгы идарәсенә техника аркасында туарга мөмкин булган тоткарлыкларны, башка җирдән техника китереп, көйгә салу бурычын йөкләде.

    Район депутатлары, иҗтимагый оешма вәкилләре Урал бистәсендә эшләүче фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгындагы хәзерлекне тырмаларны тикшерүдән башладылар. Авыл хуҗалыгы тормышына "җирнең өске катын эшкәртү", "камыл өстеннән эшкәртү" кебек эш ысуллары килеп керсә дә, биредә мәйданнарның шактый өлешен капландырып сөрүне дәвам итәләр. Шуңа күрә механизаторларның тырмаларны сафка куюга җитди якын килми чаралары юк. Чәчүгә чыгачак агрегатлар да белгечләрдә яхшы тәэсир калдырды. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә депутатлар хуҗалык җитәкчесе Альберт Зарипов белән машина-трактор паркын яңарту турында сүз алып бардылар. Быел кәрәкәшлелеләр бер комбайн сатып алмакчы.

    Һәр гектар мәйданда бер центнер бодай үстерү өчен туфрак дүрт килограмм азот, ике кило ярым фосфор, кило ярым калий сарыф итә. Мондый шартларда туфракның елдан-ел ярлыланып баруы көн кебек ачык. Табигать тудырган органик матдәләргә гына таянып эш иткәндә, һәр гектардан иң күбе дигәндә дә 15 центнер ашлык туплый аласың, ерак басуларда тагын да ким. Шуңа күрә җир-анага адәм баласының ярдәм кулы сузмый чарасы калмый - объездда катнашучыларда ашлама туплау, аны бәрәкәтле итеп файдалану зур кызыксыну уятты. Чит илдә җитештерелгән тагылма агрегатларның эшләү тәртибе, гомумән, кыр эшләре технологиясе - чәчү тирәнлеге, куелыгы турындагы әңгәмә дә депутатларның дикъкатен җәлеп итте. Авыл хуҗалыгы тармакларындагы технологиянең төгәллеге, мөгаен, фармацевтика өлкәсендәге төгәллеккә генә тәңгәл килә аладыр, дип ассызыклады районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин.

    Бал чүлмәгенә бер кашык дегет... Объезд вакытында район башлыгы кайбер механик остаханәләрдә аеруча тәртипсезлек хөкем итүен тәнкыйть итте. Аяк астында аунап ятучы түмәрләр, тимер-томырлар, узган елдан калган камыллар, хәерчелек өстәп торучы алама биналар... Территориядә тәртип урнаштыру бары тик теләк һәм эшне яхшы итеп оештыра белүне генә таләп итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: