Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм фермерлар алда торган бурычлар турында сөйләште

    Кырларда биологик яктан арыш өлгерде - районда урып-җыю эшләре башланды.

    Шул форсаттан "Уңыш" җәмгыяте комбайннары икмәк сугарга кереп киткән арыш кырына оператив киңәшмәгә җыелган агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм фермерлар алда торган бурычлар турында сөйләште.

    Арыш культураларының өч мең гектарга якын булуын, шул исәптән зур йөкләнеш "Кәрәкәшле" җәмгыятендә - 650, "Уңыш" хуҗалыгында 600 гектар булуын исәпкә алганда, урып-суктыру атна-ун көнгә сузылырга мөмкин. Әмма урак өстендә корал көчен генә күз уңында тотып булмый. Табигать көйсез көннәрне күбрәк вәгъдә иткән мәлдә, уракны комплекслы алып бару өчен хуҗалыкларда бөтен резерв эшкә җигелергә тиеш.

    Быелгы табигать шартларында, башка бөртекле культураларга караганда, арыш уңышы өметләрне аклар дип фаразлана.

    - Безнең зонада арыш гомер бакый иминият культурасы булды. 2010 елның корылыгында да безне бары тик арыш кына исән калдырды, - дип искәртеп узды районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин.

    Шулай да хуҗалык җитәкчеләре сабан культуралары җитлегүенә дә өметләрен җуймый. Июль аенда булган яңгырлар аларга хәл алырга, күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирде. Тик сынаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты - җәй башында тилмереп яңгыр көткән крестьян бүген баш очында куерган соры болытларга карап, аяз көннәр көтә.

    - Табигать безгә нинди генә сынаулар җибәрмәсен, без үз максатыбыздан, үз планнарыбыздан читләшергә тиеш түгел. Язгы кыр эшләре алдыннан без чәчү әйләнешен катгый саклау турында киңәш-табыш корган идек. Әмма арада әлеге безнең сөйләшүгә карата тулы битарафлык белдергән хуҗалар бар булып чыкты. Берничә ел рәттән әле арпа, әле бодай чәчеп, чүпкә баткан Тукай исемендәге җәмгыятьнең юл буендагы иген кырлары бүген беркемне дә канәгатьләндерми. "Таң" җәмгыяте дә чыгарма түгел: Белов тавы кырыендагы басуга икенче ел рәттән бодай чәчте. "Вафауллин" хуҗалыгының да тавык тарысы үрчегән кырлары бар. Чиста пар белән эшләми, җирне ял иттерми торып, ничек итеп табыш алмак кирәк?! Монда һава торышының гаебе юк. "АгроМир" җәмгыяте җирләрен барып карагыз. Анда уңыш бар. Бәйрәкә авылы өстендә дә шул ук кояш кыздырды, шул ук болытлар куерды. Кырчылыкта басу әйләнеше соңгы скрипканы уйнамый. Шуңа күрә 2017 елга кадәр бу мәсьәлә калыпка салынырга, агротехник таләпләргә җавап бирергә тиеш, - дип басым ясады район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Киңәшмәдә сүз арышның күчмә фонды турында да барды. Бүгенге көндә район буенча ул 95 тонна тәшкил итә. Бу юнәлештә "Таң", "Нәбиуллин", "Вафауллин", "Тимербаев" хуҗалыклары гына эшли. Димәк калганнар бер кырдан җыеп алган бөртекне икенче участокта ук чәчергә мәҗбүр булачак. Бүген суктырып алган арышның табигый авырлыгы 23 грамм тәшкил итә. Аның нормасы - 30-32 грамм. Әгәр арышны сортларга аермыйча һәм яхшы итеп калибрламыйча торып көзге чәчүгә керешәбез икән, орлыкның тишелеп чыгарга көче җитмәячәк, дип ассызыклады Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Бу юкны бушка аударуга тиң булачак. Шуңа күрә уракның беренче көннәрендә үк урыннарда калибрлау эше көйгә салынырга тиеш.

    Орлык фондын яңарту, киләсе елга чәчү әйләнешен төзеп, кырларны эшкәртү ысулын билгеләү, терлек азыгы туплау, абзар-каралтыларны кышка хәзерләү мәсьәләләре белән беррәттән, савымны киметмәү соравы да бүген кабыргасы белән тора.

    - Бер литр сөт бәясендә өч килограмм бөртек хакы утыра. Шуңа күрә савымны киметмәү - алшарт. Бу безнең яшәү чыганагыбыз. Базарда ашлык хакы артканын көтеп, аны саклап ятуның да мәгънәсе аз булырга мөмкин. Кырчылык продукциясен терлекчелек продукциясенә әйләндереп сатуга чыккан хуҗа бүген күп тапкыр отышта кала, - дип киңәшмәне йомгаклады Рөстәм Нуриев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: