Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре терлекчелек буенча семинар-киңәшмә үткәрделәр

    Фермер Ансель Вафауллин хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә агросәнәгать комплексы җитәкчеләре алдына 18 айлык тананы 370-380 килограммга җиткереп капландыру бурычы кабыргасы белән куелды.

    Республика программасы буенча Ансель Вафауллин капиталь ремонт ясаган сыерлар абзарына җыелган хуҗалык җитәкчеләре беренче эш итеп урыннарда максатлы рәвештә таналар үстерү турында сөйләштеләр. Бүген районда бары берничә коллектив кына нәселгә тана үстерү белән ныклап шөгыльләнә. Әйтик, Тукай исемендәге җәмгыятьтә тәүлегенә 733 грамм үсеш бирерлек итеп тәрбияләнгән маллар капландыру авырлыгын бер яшь тә алты айда ук җыя. Көн саен 725 грамм үсеш алырга ирешүче "АгроМир" җәмгыятендә дә ана терлекне үстерү технологиясе фән кушканча алып барыла. Бу эш Ансель Вафауллин хуҗалыгында да яхшы куелган, диелде семинарда. Тәүлегенә аларның һәр башын 693 граммга үстерә алган фермер, ферманың киләчәге таналарга бәйле булуын һәм алар бүген нинди тәрбия ала, киләчәктә шундый сыерга әверелүен бик яхшы аңлап эш итә. Хуҗалыкта тана бозау туу белән ул аерым тәрбиягә куела. Куе сөттән чыккан яшь малның гына түгел, башка терлекнең дә улагыннан яшел масса, хуш исле печән өзелми. Биредә яшел конвейер планы кәгазьдә генә "үтәлеп" калмый, ул чынбарлыкта да гамәлгә ашырыла, дип игътибарны малларны өстәмә тукландыру мәсьәләсенә җәлеп итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов.

    - Шул ук вакытта арада бозауларны элементар суга тилмертүче хуҗалыклар да бар. Кайбер урыннарда, терлек азыгы комбайннарының пычаклары көйләнмәү сәбәпле, азык шултиклем тупас итеп тураклана ки, аны, бозауга гына түгел, хәтта эре малга үзләштерү дә җиңел бирелми. Яшь малның авызы тоз, акбур һәм фураждан өзелмәскә тиеш. Солы бирү дә комачау итмәс иде, - дип киңәшмәне дәвам итте районның баш ветеринария табибы Илфирт Хәйретдинов.

    Җитәкчеләр урыннарда савым көтүен турлап бозаулатудан китү турында киңәш-табыш кордылар. Ай саен сыерларның 10-12??? проценты артым китерсен өчен селекция-нәсел эшен тәртипкә салу сорала, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов. Савым көтүенең генетик потенциалын яхшырту да - көн таләбе. Моңа ирешүне лидер үгезләрнең орлыгын файдаланудан башларга кирәк, дип басым ясалды чарада.

    Сөт җитештерү - монысы инде иң актуаль сорауларның берсе. Соңгы берничә атнада гына да савым район буенча 2 тоннадан алып 3 тоннага кадәр кимегән. Монда, әлбәттә, объектив сәбәпләр белән беррәттән, субъектив сәбәпләр дә бар. Әмма ничек кенә булмасын, көзен югалткан продукцияне кире тергезү бик авыр, кайвакыт мөмкин дә түгел, дип белдерде Марсель Зарипов. Бу юнәлештә иң әүвәл сыерларның рационын ныклы контрольдә тотарга кирәк. Район дәүләт ветеринария берлеге белгечләре анализга алган каннар сыерлар организмының фосфор, кальций, шикәргә кытлык кичерүен күрсәткән. Кальций көн саен мал организмыннан сөт белән "юылып" чыга. Буаз сыер да, артымының сөяге формалашканда, кальцийны күпләп югалта. Аны янәдән тергезү өчен малга тулы кыйммәтле азык кирәк. Азыктагы шикәр кытлыгын элементар шикәр комы белән тулыландыра башлаган районнарда бар икән республикада. Бүген сөт сату бәяләренә караганда, бу үзен аклый торган чыгым, дип хәбәр итте Хәйретдинов. Республика җитәкчелеге муниципалитетларда орлыкка кукуруз үстерә башлау сәясәтен дә алга сөргән. Районда киләсе елда һәр баш сыерга бер килограмм кукуруз орлыгы үстерү хисабыннан быел ук мәйданнар күләмен билгеләү максат итеп куелды.

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев районда көзге кыр эшләренең озакка сузылуын, шул ук вакытта катлаулы шартларда баруына тукталды. Һава торышы уракка бер киртә тудырса, кеше факторы да соңгы рольне уйнамый. Кояшлы көннең өйләсендә тик торган комбайннар булу факты бернинди дә кысага сыймый, дип район башлыгы берничә кече фермер хуҗалыгын тәнкыйть утына тотты.

    Район буенча шактый гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар. "Вафауллин", "Кәрәкәшле", "Таң" агроколлективларында комбайннар узасы мәйданнар бар әле. Бер эшнең озакка сузылуы икенчесен тоткарлый. Район механизаторлары каршында 28 684 гектарда зәп күтәртү бурычы тора. Шуның 15 мең гектардан артыгында эш башкарылган. Җәйнең беренче ае нинди кызу торуга да карамастан, уҗымнарның уңышы өметләрне аклавын исәпкә алып, быел аларның мәйданын тагын да арттыру максат ителде: планда каралган мәйданнарның инде 92 процентында көзге игеннәр чәчелеп тә өлгергән. "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында көзге чәчү оптималь срокларда тәмамланган. 700 гектардан артык мәйданны уҗым культураларына бүлеп биргән "АгроМир" җәмгыяте быел 329 гектарда көзге бодай да чәчкән. Сүз уңаеннан, район буенча бөртеклеләрдән иң югары уңышны да агымдагы елда бәйрәкәлеләр җыя. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәнгә республика бюджетыннан бирелә торган субсидиянең 2016 елда һәр хуҗалыкка индивидуаль якын килеп, ягъни игеннәрнең уңганлыгына, малларның продуктлылыгына һәм башка шартларга карап түләнәчәген исәпкә алсак, хуҗалыкларның икмәкләрнең уңышын, малларның баш санын гына түгел, аларның табышлылыгын да арттыруга бермә-бер игътибар бирми чарасы калмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: