Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район агросәнәгать предприятиеләрендә республика комиссиясе эшләде

    Дүшәмбе көнне агросәнәгать предприятиеләрендә республика комиссиясе эшләде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре озатуында республиканың Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, өлкән белгеч Фәрит Камалов "Таң", "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "АгроМир", "Игенче" һәм Тукай исемендәге агроколлективларда кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга куюны, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының әзерлеген, язгы кыр эшләренә техниканы хәзерләүгә оешканлык дәрәҗәсен тикшерде. Һава торышы аркасында көзге кыр эшләрен тәмамлау тоткарлану сәбәпле, бу юнәлешләрдә эшләп җиткерәсе эшләр, әлбәттә, юк түгел. Шулай да комиссия әгъзалары "Нәбиуллин" һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларны иң яхшылары дип бәяләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: