Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район авыл хезмәтчәннәренең уракка хәзерлеге тикшерелде.

    Агымдагы атнада авыл хезмәтчәннәренең уракка хәзерлеге тикшерелде.

    Республиканың Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кырчылык тармакларын үстерү бүлегенең терлек азыгы җитештерү секторы мөдире Ринат Ногманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, аның урынбасары Азат Мәхмүтов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиевтан торган комиссия җиде агроколлективта ашлык комбайннарының, ындыр табакларының, үлчәүләрнең техник торышына бәя бирде.

    "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте механик остаханәсенең олы капкасыннан килеп кергәндә үк территориядәге эш кәефе бөтен дикъкатьне үзенә җәлеп итте. Сафка тезелгән комбайннар бер-бер артлы торыпшага басып, герметиклыкка тикшерү уздылар. Ашлык суктырып сыналган машиналардан кош томшыгына эләгә алырдай да бөртек төшмәде. Шундый ук күренеш "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында да күзәтелде. "АгроМир" җәмгыятендә Маузир Латыйпов ремонтлаган "Нью-Холланд" комбайнның герметиклаштырылуы югары бәя алды. Шундый ук маркалы икенче машинаны, иң "яше" дигәне дә уникенче сезонына керүче "ДОН"нарны рәткә салып бетерәсе барлыгы ачыкланды. Акбаш авылында эшләүче фермер Әнәс Тимербаев алда торган уракка өч берәмлек комбайн белән керешүне күздә тота. Шуларның икесе өр-яңа булса да, йөкләнешне киметү максатында ул берне читтән яллап эшләтәчәк. Тукай исемендәге җәмгыять исә комиссияне кырда, сарутны орлыкка сугып ятучы "Акрос" комбайны белән каршы алды. Комбайнчы Айдар Бадыйковны уракка беренчеләрдән итеп чыгару биредә күркәм гадәткә кереп киткән. "Аяк арты җиңел аның", - дип билгеләп үткән җәмгыятьнең баш инженеры Рәшит Сәетов якын көннәрдә уҗым кырында эш башлаячакларын да хәбәр үтте. Һәм әлеге ифрат та җаваплы эшкә керешәчәк комбайннардан комиссия әгъзалары бер гаеп тә таба алмады. Бу көнне тикшерүгә дучар булган "Таң" җәмгыяте механизаторларына чагыштырмача уракка хәзерлекне яхшырта төшү мөһимлеге кызыл җеп булып сузылды.

    Белгечләр бөртек ташырга тиешле автомашиналарга ялгап озынайтылган бортлар урнаштырылуын, күчмә ремонт звеносы, мобиль янгын техникасы булу-булмавын, ындыр табакларының, бөртек чистартучы машиналарның, киптергечләрнең сафка куелуын, ашлык складларының корткычларга каршы эшкәртелүен, аклануын да күздән кичерделәр. Бу юнәлештә дә хуҗалыкларга зур шелтәләр белдерелмәде. Комиссия зур игътибар биргән тагын бер сорау хезмәт куркынычсызлыгы белән бәйле булды. Берничә хуҗалыкка комбайннардагы чылбырлы, каешлы механизмнарны каплавычлар белән каплау зарурлыгы искәртелде. Кеше сәламәтлеге, кайвакыт гомере белән шаярырга кирәкми, дип басым ясаган башкала белгечләре, уракта катнашучы машиналарның аптечкалар, себерке, су, ком һәм, ниһаять, ут сүндергечләр белән тәэмин ителешен дә тикшерделәр.

    Хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә хәзерлеге механизаторлар башкарган хезмәткә түләү, матди кызыксындыру чаралары кабул ителүенә карап та бәяләнде. Кунакларда билгеле күләмдә ашлык суктырган комбайнчыларга узган елда район башлыгының шәхсән премияләр тапшыруы яхшы тәэсир калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: