Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов 2013 ел натиҗәләре турында сөйли

    Район икътисадында әһәмиятле рольне аграр сектор уйный. Аның уңышлы үсеше һава торышына һәм климатик шартларга гына бәйле түгел. Авыл хуҗалыгында уңыш - бу беренче чиратта әлеге шартларны үз максатларыңда грамоталы файдалана белү, үз җиреңнең кайгыртучан хуҗасы булу. Бүген бу турыда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов сөйли.

    Үсемлекчелек

    "Узган 2013 ел район агросәнәгать комплексы өчен җиңелләрдән булмады. Гәрчә ул уңышлы башланса да. Язгы кыр эшләренә хуҗалык коллективлары вакытында кереште - техника басуларга апрельнең 20нче числоларында чыкты. Агрочараларны, технологияләрне вакытында үтәү, минераль ашламаларны дөрес куллану җәй башындагы коры һавада, ә аннары озакка сузылган яңгырлар башлангач, уңышны саклап калырга мөмкинлек бирде.

    Район буенча бөртекле культуралар уңышы гектардан 25 центнер тирәсе тәшкил итте. "АгроМир", Тукай исемендәге, "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле" хуҗалыклары яхшы уңыш үстерде, аларда уртача күрсәткеч әйләнәгә 30 центнердан артык тәшкил итте.

    Ел уҗым культуралары өчен дә уңдырышлы булды. Беренче чиратта алар кышны имин чыкты. Вакытында чәчү, агротехник чараларны үтәү кайбер хуҗалыкларда 36 центнер уңыш алырга мөмкинлек бирде, район буенча әлеге күрсәткеч 26,7 центнер тәшкил итте. Арпа, карабодай, тритикале кебек культуралар уңышы начар булмады.

    Ел нәтиҗәләре күрсә-түенчә, тармакның уңышлы үсеше кеше факторына бәйле. Мисал эзләп еракка барырга кирәкми. Елның- елында уңышлылар, тукайлылар, бәйрәкәлеләр, ураллылар чәчү, чәчүлекләрне тукландыру, уңышны җыеп алу, туңга сөрү кебек чараларны вакытында башкаралар.

    Терлек азыгы

    Үсемлекчелек турында сөйләгәндә, мал азыгы әзерләү хакында әйтеп узмый мөмкин түгел. Райондагы курс, тулаем республикадагы кебек үк сөт-ит җитештерүгә юнәлтелгән икән, терлекчелек азыгын әзерләү - агросәнәгать секторы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш.

    Инде менә ике ел рәттән район хуҗалыклары тарафыннан ел ярымлык азык запасы әзерләнә. 2013 - 2014 елгы кышкы чорга район буенча бер шартлы мал башына 46,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Шуңа күрә бер генә хуҗалыкта да азык кытлыгы юк. Күләм турында сөйләгәндә, сыйфат хакында да онытырга ярамый. Коллективлар хуш исле беренче класслы мал азыгының сыйфатын саклау өчен күп көч куйдылар. Аграрчылар печән чабуга вакытында керешсәләр дә, хуҗалыкларда мал азыгы әзерләү өчен техника җитәрлек күләмдә булмау, әзерләнгән азыкның сыйфатында уңай чагылмый. Кукуруз яхшы уңыш бирде. Мөгезле эре терлек рационында мөһим булган шикәргә бай суданкадан мул итеп печән, сенаж әзерләнә.

    Яшелчә үстерү

    Бөртекле һәм азык культураларыннан тыш, районда яшелчәчелек яхшы үсеш алган, ул 14 гектар тәшкил итә, кыяр, помидор, болгар борычы, файдалы үләннәр үстерелә. Яшелчә үстерү белән кече фермерлар һәм Каразирек, Бәйрәкәтамак, Иске Урыссу, Подгорный авылларындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның җитмешкә якын гаиләсе шөгыльләнә. Биредә фермерлар Фәрит Кәримов һәм Фазыл Әхмәтшинны билгеләп узарга кирәк.

    Терлекчелек

    Район җитәкчелеге тарафыннан сөт җитештерүгә шактый игътибар бирелә. Продукция җитештерү күләме гамәлдә узган ел дәрәҗәсендә калды, бер сыердан алынган сөт күләме 4300 килограмм тәшкил итте. Сөтнең 60 проценттан артыгы югары сорт белән сатыла. Моңа без терлекчелек фермаларын яңарту аркасында ирештек. 2012 елда заманча технологик җайланмалар урнаштырылган - җиде, узган елда биш ферма эшкә җибәрелде. Бер ферманы "Игенче" җәмгыяте "нульдән" тергезә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, икътисади тотрыксыз чорда алар мондый эш башкару өчен акча һәм мөмкинлекләр тапты.

    Бу эштә районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә финанс ярдәме бәяләп бетергесез. Реконструкция өчен чыгымнарның бер өлешен район бюджеты каплый. Бүген барлык зур авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сөт үт-кәргеч торбалар һәм сөт заллары эшли. Шуны билгеләп үтәсем килә, якын киләчәктә барлык фермалар да Тукай исемендәге, "АгроМир" хуҗалыкларындагы кебек сыерлар саву залларына күчәчәк. Куәтләр, әлбәттә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып һәм сыерлар баш санына карап,төрлечә булачак.

    Шуны ассызыклап үтмичә булмый, район буенча терлекләр саны, 2010 ел белән чагыштырганда, 2000 баштан артып китте. Урыннарда яшь терлек белән эшләүгә мөнәсәбәт үзгәрде, аларның үлеме кимеде. Шуңа да карамастан, терлекчеләр эшендә җитешсезлекләр кала: савым көтүен яңарту буенча эш йомшак алып барыла. Йөз баш сыерга таналар кушылуның оптималь күрсәткече - 25. Безнең районда бу сан - 20. Тукай исемендәге, "Нәбиуллин", "АгроМир" "Уңыш" хуҗалыкларында эш тиешле дәрәҗәгә куелган. Башкаларга аларга тиңләшү мөһим. Үрчем алу узган ел дәрәҗәсенә 110 процент тәшкил итте.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыклар

    Узган елда шәхси хуҗалыклар белән эш уңай якка үзгәрде. Бу тармакка район җитәкчелеге зур игътибар юнәлтә. Әйтик, 2013 ел дәвамында өч торак пунктта сөт кабул итү пунктлары ачылды, сөт танклары куелды.

    Әлбәттә, ел нәтиҗәләре куандыра. Әмма кичекмәстән хәл ителергә тиешле сораулар да бар. Бу кадрлар мәсьәләсе. Бүген хуҗалыкларда инженерлар, агрономнар, ветеринария табиблары, зоотехниклар, механизаторлар җи-тешми. Кызганыч, яшьләр авылда калырга, авыл хуҗалыгында хезмәт куярга теләми. Аларны кызыксындырыр өчен стимул кирәк, бу җәһәттән барлык хуҗалыклар җитәкчеләренә эшләргә дә эшләргә кирәк әле.

    Орлык фондын яңарту белән ныклап шөгыльләнергә вакыт. Әгәр 2010 елда барлык орлык фондының репродуктив орлыклары 33 процент тәшкил иткән булса, бүгенге көндә бу күрсәткеч 84 процент. 2014 елның чәчү кампаниясендә бер гектарга 120 центнер исә-беннән ашлама кулланып, югары репродуктив орлыклар гына чәчелер дип планлаштырыла. Машина-трактор паркын яңарту, кайбер хуҗалыкларда ашлык уру техникасы сатып алу зарурлыгы туды. Эшкә хуҗаларча карый белгәндә, мөмкинлекләр булганда һәм район, республика бюджеты ярдәме белән әлеге мәсьәлә-ләрне чишү мөмкин булыр дип уйлыйм".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: