Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район авыл хуҗалыгы киңәшмәсендә терлек башы сакланышы һәм үрчетү турында сүз барды

    "АгроМир" җәмгыяте базасында, терлекчеләр һәм тармак белгечләре генә түгел, район авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре дә катнашында күрсәтмә терлекчелек тармагы җыелышы узды.

    - Һәр җитештерү тармагында анык анализ булмый торып, анык эш башкарып булмый. "АгроМир" җәмгыятендә, терлекчелек булсынмы, игенчелекме, башкарылган эшләргә, киләчәккә билгеләнгән планнарга нигезләнгән җыелышлар уздыру системага салынган. Җитештерүчәнлекне нигезле итеп алып баруда бу кирәкле чараларның берсе һәм бүген аны күпләр өлге итеп алырга тиеш. Чөнки бүген бөтен диярлек хезмәт коллективлары терлекчелек белән шөгыльләнә, ә менә оешканлык җитеп бетми, - дип ассызыклады кереш сүз белән чыккан район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Җыелышта узган тугыз айга анализ ясалды. Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Айдар Ханбеков сүзен терлек башы сакланышыннан башлады. Һәм бу аңлашыла да - терлекчелектә төп корал - терлек. Булганны саклап кына түгел, аны үрчетмичә торып, продукция алуны арттыруга ирешеп булмый. Узган елның сентябрь ае белән чагыштырганда, быел җәмгыятьтә мал санын 250 башка арттыра алганнар. Савым көтүен башмак таналар белән тулыландыру эше дә начар куелмаган. Бәйрәкәлеләр ел башыннан һәр баш терлекне тәүлегенә уртача 730 граммга арттыра алган. Ит җитештерү дә, узган елга караганда, артыгы белән бара. Шулай да үрчем алу - коллективта иң авырткан урын булып тора.

    - Ел башыннан бозау 89 башка күбрәк туды, шул исәптән сентябрь аенда үрчем алу 74 баш тәшкил итте, узган елга караганда бу дүрт башка артык. Ләкин бу планга бик үк туры килеп бетми һәм ул безнең тармакны артка тартучы фактор булып тора, - дип сүзен дәвам итте белгеч. - Бүгенге көнгә һәр йөз баш сыердан нибары 54 бозау алынды. Үрчем алып җиткермәү продукция җитештерүдә дә тискәре чагылыш таба: җәмгыять сөт җитештерүне арттыруда зур потенциалга ия булуга карамастан, сөт алып җиткермәүдән генә дә хуҗалык кассасына ел дәвамында10 миллион сум чамасы акча керми кала.

    Җыелышта бозау алу ни өчен түбән дигән сорау туды. Сәбәпләрнең берсе бозаулаган сыерны дәвалап җиткермәү белән бәйле һәм без бу юнәлештә актив эш алып барабыз, дип җавап бирде Ханбеков. Чарада үрчем китергәннән соң махсус савуга куелган сыерларда билгеле авырулар барлыкка килүнең бер сәбәбен моцион җитмәү белән аңлаттылар, шул сәбәпле абзар янында карда ясау фикере алга сөрелде.

    Җәмгыятьнең терлекчелек буенча консультанты Рәсим Яббаров терлек үлеменә тукталды. Ел башыннан "АгроМир" җәмгыятендә 61 баш бозау якты дөнья белән хушлашкан. Яшь малның исәнлеге, сәламәт үсүе, әлбәттә, терлекне капландыру, ташланган сыерны тәрбияләү процессларыннан ук башлана, дип ассызыклады ветеринар. Бүген исә күзгә ташланып торучы сәбәпләрнең берсе - сөт җиһазларында чисталык җитми, дип басым ясады ул. Яңа туган бозауны куе сөт белән тукландыру ике сәгать дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу Америка ачу түгел һәм бу хакта һәрдаим сүз алып барылуга карамастан, Яббаров сүзләре буенча, терлекчеләр тарафыннан җаваплылык аксый, белгечләр тарафыннан контроль җитми.

    - Ничек була инде ул? Ел саен терлекчеләргә укулар оештырабыз, имтиханнар нәтиҗәсендә аларга класслар бирәбез. Һәм эш шуның белән чикләнә булып чыга түгелме? Ни өчен белгечләр мондый вәзгыятькә тыныч карый - миңа гомумән аңлашылмый?! Без зурдан кубып азык туплыйбыз. Ел саен төзелеш, үзгәртеп кору эшләре алып барабыз. Һәм терлекчелектәге менә шундый юк кына җитешсезлек, игътибарсызлык аркасында бөтен хуҗалыкның тырышлыгы юкка чыга да куя. Ни өчен? Чисталыкны кем булдырырга, аны кем сакларга тиеш? Чиләкләр нигә пычрак, ни өчен чиста салфеткалар юк? Бу бит глобаль проблемалар түгел. Хуҗалыкта терлекчелек тармагының тарау урнашкан һәм малның 4 мең башка җиткән чаклары да бар иде. Бүген аның төп массасы бер урында тупланган һәм ул сан ягыннан да азрак. Игътибар бермә-бер артырга тиеш буласы урынга, без бүген кире күренеш турында сүз алып барабыз. Терлекче эшен җиренә җиткереп үтәми икән, тармак белгече аны вакытында күрә һәм кисәтә белергә тиеш. Эшнең тамырына төшмичә, өстән-өстән генә "йөзеп", зур эшләр майтарып булмый! - дип тармак белгечләрен тәнкыйть утына тотты "АгроМир" җәмгыяте учредителе Сирин Галиев.

    Бозау алу, аны саклау буенча җыелыш барышында анык сөйләшү булды. Ветеринария белгечләре эшне сыерлар рационын микро- һәм макроматдәләргә баету буенча эшне активлаштыру, шул исәптән маллар алдына каротинга бай ылыс салуны кабыргасы белән куйды. Ни өчен сыерларның теләккә килүе, нәтиҗәдә бозау тууы ким? Бу сорауга да җавапны хуҗалык белгечләре ветеринарлар белән бергәләп эзләде. Районның баш ветеринария табибы Илфирт Хәйретдинов моның сәбәпләре дөрес төзелмәгән рацион белән дә, терлекләрнең артык симез булуы белән дә бәйле булырга мөмкин диде.

    - Сөт комплексында эшләү өчен бөтен шартлар бар. Бүген төп максат - технологияне фән кушканча алып бару. Ә моның өчен бездә белгечләр бар һәм бу эш сезнең "ипиегез". Сез тармакта туган һәр сорауны принципиаль чишәргә һәм аны тамырдан корытырга тиеш, - дип мәсьәләне кабыргасы белән куйган Галиев, бозаулар үстерү, таналар әзерләү, ветеринария препаратлары сатып алу, улакларга салына торган азык сыйфаты,.. һәм тагын бер кат җаваплылык, контроль, дисциплина турында сүз алып барды.

    Җыелышта, башка хуҗалык җитәкчеләре катнашу сәбәпле, узган тугыз ай эчендә район буенча терлекчелектә башкарылган эшләргә дә анализ ясалды. Район терлекчеләре алдында мал санын ишәйтү бурычы тора. "Уңыш", "АгроМир" җәмгыятьләрендә мал санын арттыру, былтыргы белән чагыштырганда, - 108әр, "Тимербаев" фермер хуҗалыгында - 109, "Гафиятов"та - 116, "Шәрәфиева"да 130 процент тәшкил итә. Бу юнәлештә "Игенче", "Таң", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыклары тәнкыйтькә дучар булды. Узган тугыз ай эчендә сөт җитештерү, узган елга караганда, 106 процентка арткан. "Уңыш" җәмгыятендә сөт җитештерүне, узган ел белән чагыштырганда, - 131, "Вафауллин", "Котловская" фермер хуҗалыкларында - 130, "Тимербаев" фермер хуҗалыгында 123 процентка күбәйтә алганнар.

    Җәйләүләрдә асралган маллар араннарга кайтты - хуҗалыклар кышлатуга кереште. Бу вакытта терлек азыгының күләме генә түгел, сыйфаты да җитди сорауларның берсенә әверелә. Район ветеринария белгечләре канга ясаган биохимия анализлары кайбер урыннарда малларга каротин җитмәвен ачыкласа, ул хуҗалыкларның барысында да мал организмы аксымга туймавын күрсәткән. Бу исә продукция җитештерүне киметүгә беренче юл. Димәк терлек азыгын туклыклырак итү максатында аны ферментлаштыру, баланска китерү таләп ителә.

    - Моннан башлап мондый эчтәлектәге җыелышлар ай саен билгеле хуҗалыкларда узачак. Һәм алар коры саннарга гына кайтып калырга тиеш түгел. Белгечләр башкарылган һәм башкарылмаган һәр эшнең сәбәбен күрә һәм ачып сала, үз дәлилләрен китерә белергә тиеш, - дип чараны йомгаклады Рөстәм Нуриев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: