Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кыр алдынгылар исемен атады

    Кыр алдынгылары

    "Вафауллин" хуҗалыгы җирбагары Фәнис Миңнегулов "Нью-Холланд" тракторында 1415 гектарда чәчү уздырып, сезон башыннан 820 эталон гектарда эш башкара. "АгроМир" җәмгыятеннән Нәфис Галимов та "Нью-Холланд" тракторында эшли, 978 гектарда чәчү уздырган механизатор сезон башыннан 360 эталон гектарда эш башкара. "Таң" җәмгыяте тракторчысы Гамир Ибраһимов агымдагы язгы кыр эшләренә К-701 тракторында керешә һәм 25 яшьлек "корыч" аты белән ул 440 гектарда культивация уздырып, сезон башыннан 333 эталон гектарда эш башкара. "Кәрәкәшле" җәмгыяте җирбагары Ришат Шәрифуллин Т-215 КамАЗ тракторында 50 гектарда җир эшкәртә, 522 гектарда чәчү алып бара, нәтиҗәдә сезон башыннан 323 эталон гектарда эш башкара. Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Рамил Әхмәтҗанов Т-150К тракторында 362 гектарда дым каплата, 138 гектарда чәчә, шул рәвешле сезон башыннан 212 эталон гектарда эш башкара. Сезон башыннан 201 эталон гектарда эш башкарган "Нәбиуллин" хуҗалыгы механизаторы Тимерҗан Закиров К-744Р1 такторында 79 гектарда туфрак эшкәртә, 276 гектарда чәчә.

    Мәгълүматалар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад хезмәте тарафыннан 18 майга бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: