Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район авыл хуҗалыгы вәкилләре эшчәнлек нәтиҗәләре турында киңәшләштеләр

    Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятенә җыелган район авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре терлекчелек тармагының узган алты ай эчендә кылган эшчәнлек нәтиҗәләре һәм азык туплау турында киңәшмә үткәрделәр.

    Район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре каршында 2015 елның 1 гыйнварына сыер санын 4200 башка җиткерү бурычы тора. Бу юнәлештә күреләчәк чаралар графигы хәтта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да җиткерелде, дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Чөнки сөт - керемнең төп чыганагы. Бүгенге көндә хуҗалыклар тарафыннан тәүлегенә 38 мең килограммнан артык сөт савыла. Шөкер, узган ярты ел эчендә сатылган сөт күләме дә бөтен хуҗалыкларда диярлек артык тәшкил итә. Бу терлекчелек биналарына заманча җиһазлар урнаштыру нәтиҗәсе, дип сүзен дәвам итте начальник. Сату бәяләре дә, узган елларга караганда, крестьян файдасына тора. Шуңа күрә киңәшмәдә савымны киметмәү бурычы кабыргасы белән куелды.

    Терлекләрнең үлем-китеме дә җитди чаралар күрүне таләп итә. Беренче ярты еллыкта район буенча 183 мал үлгән, шуның 116 башын бозаулар тәшкил итә. Икенче төрле әйтсәк, туган һәр 100 баш артымның сигезе үләт чокырына озатылган. Бу эштә "Таң" җәмгыяте, кызганычка, "лидер" - монда дөньяга килгән һәр 100 баш терлекнең 13е, "АгроМир"да - 12се, "Кәрәкәшле"дә - 10сы, "Игенче"дә тугызы үлгән. Хәтта "Нәбиуллин" хуҗалыгында да югалту күбәйгән. Ел дәвамында үлгән мал саны биш-алты баштан артмаган чорлар бар иде, быел ярты еллыкта ук бу күрсәткечне куып җиттегез, дип тәнкыйть итте Зарипов. Баш мал табибы Алик Гәрәев район буенча үлгән малларның нибары 16 башы гына тикшерелүен, әмма бу эш 100процент булырга тиешлеген искәртте. Маститка тикшерү дә бөтен урында оештырылмый, шуның аркасында җитештерелгән сөтнең сыйфаты түбәнәя, чирле ана сөте белән тукланган бозау үлә. Бу җитешсезлекне бетерү буенча районда кабул ителгән методика бар: сыерларны ташланганчы һәм ташлангач дәвалауны активлаштыру таләп ителә.

    Киңәшмәдә уртага салып сөйләшкән икенче тема - ул терлек азыгы туплау. Кышны имин чыгу өчен район буенча ким дигәндә дә 23 центнер азык берәмлеге хәзерләргә кирәк. Соңгы яңгырлар бәрабәренә мул азык туплауга өмет бар. Шул ук вакытта аның сыйфаты да сакланырга тиеш. Кояш астында артык озак яткан үләннең каротины кими, кипкәндер инде дип җыеп, кысылган азык төргәкләренең "чәчәк" атуы ихтимал. Марсель Зарипов азыкны лабораторик тикшерүгә илтүне мәҗбүри эш итеп куйды. Бу көнне рапс чәчүне дә тизләтергә киңәш ителде. Бу турыда сүз алган район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин киләчәктә гомумән терлек азыгы чәчү сроклары буенча позицияне үзгәртү - кукуруз, суданка чәчүгә иртәрәк керешү мөһимлегенә басым ясады. Чөнки кайбер хуҗалыкларда бүген малларга өстәмә азык бирү проблемага әверелеп бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: