Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Рөстәм Нуриев алдынгы механизаторларга премияләр тапшырды

    Урып-җыю эшләре башланганнан алып 300 тонна бөртек суктырган механизаторларга район башлыгы Рөстәм Нуриев премияләр тапшырды.

    Агымдагы эш атнасы бөтен тереклек дөньясы зарыгып көткән явым-төшемнән башланды. Ташкичү авыл җирлеге зонасы җирләрендә туфрак алты ярым миллиметрга кадәр югешләнсә, дым ике-өч миллиметрга гына төшкән урыннар да булды. Кызганыч, яңгыр районны тулысы белән үз кочагына ала алмады - Кәрәкәшле зонасы коры калды.

    Башка урыннарда урак берничә сәгатькә токарланса, "Кәрәкәшле" җәмгыяте үз темпын югалтмады. Әлеге хуҗалык механизаторы Нәфис Миннегалимовка премия тапшырырга дип барган район башлыгы Рөстәм Нуриев, эшчеләр белән арпа басуында күреште. Комбайнчылар, теземнәргә салган игеннәр иртәнге чыктан җилләгән арада, урып-җыю эшләрен дәвам итү өчен соңгы хәзерлек күрә иде. Тезелеп киткән калын теземнәр, тамырда шаулап утыручы бөртеклеләр - барысы да мул уңыш вәгъдә итә. Икмәкләр торышыннан канәгать калган Рөстәм Нуриев механизаторларга хәерле эш көннәре теләде.

    "Уңыш" җәмгыятенең кырчылык тармагында кечкенәдән техника "җене" кагылып үскән Илдар Галиев һөнәр сайлау вакыты җиткәч, әлләни озак уйланмый - үсмер авыл хуҗалыгы вузын сайлый. Әле кайчан гына җыйнак гәүдәле малай бүген нык бәдәнле, киң җилкәле егет булып өлгергән. Өстәвенә әле ул югары белемле һөнәрман да. Биек кыр корабына утырып, аның якты тәрәзәләре аша туган-үскән авылы - Яссытугай табигатенең барлык матурлыгын күреп, хозурлыгын тоеп, икмәк җыйнауны ул бөтен эштән дә өстен күрә. Ел саен урак өстендә район җитәкчелеге кулыннан тырыш хезмәте өчен премия кабул итеп алганда берникадәр дулкынлану хисе кичерсә дә, Илдарны мондый зур игътибар тагын да олы эшләргә, күркәм җиңүләргә этәрә.

    Рөстәм Нуриев "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин белән урак нечкәлекләре, асылды, икмәкләрне аеры урып-җыю өстенлекләре турында киңәш-табыш итте.

    - Игеннәрне теземнәргә салып, кибә төшкәч җыйнап алу - җитештерүчәнлекне күпкә арттыра. Кырдан кайткан бөртекне, элеваторга җибәрмичә, үзеңдә курыкмыйча сакларга, орлык фонды салырга мөмкин. Мондый эш ысулы югалтуларны да, аеруча арпада, киметә төшә, - дип ассызыклап узды хуҗалык җитәкчесе.

    Тиз арада борчак кырында да эшне тәмамлаган уңышлылар кузаклыларның һәр гектарыннан уртача 24 центнер уңыш җыеп алган. Бодайлары да матур. Атна башында яуган яңгырлар җиңелчә генә сары йөгерә башлаган бөртеклеләргә дә, ап-ак чәчкәдә утыручы карабодайга да, көнбагыш белән кукурузга да, һичшиксез, егәр өстәячәк. Хәтта чиста парларга да зур файда бирде, дип куана Шафигуллин. Якын көннәрдә механизаторлар сенаж салуга керешәчәк.

    - Әгәр без быел үсемлекләрне өстәмә тукландыруда технологияне сакламаган булсак, 2010 ел нәтиҗәсен кабатлый идек. Атмосферада мондый аномаль һава торышы урнашкан мәлдә, минераль ашламасыз бернинди дә уңышка ирешә алмаячакбыз, - дип басым ясады район башлыгы Рөстәм Нуриев, "Таң" җәмгыяте җирендә җирле җитәкчеләр белән корган әңгәмәсендә. - Миңа сезнең кырчылык тармагындагы уңай үзгәрешләр ошый. Әмма аның белән беррәттән терлекчелек тармагы да үсеш юлында булырга тиеш.

    Быел таңлылар борчактан тәҗрибә кыры үстерде. Кузаклылардан яхшы уңыш җыеп алу максатында әлеге мәйданда алар корткычларга каршы көрәшне бер тапкыр гына алып бармый. Ниһаять, аны җыеп алу вакыты җитте. Җир җилләү белән борчакны кичекмәстән чабуга чыгачакбыз, орлыкка салачакбыз, дип хуҗалык эшләре белән кыскача гына таныштырып узды Ильяс Гарипов.

    "Таң" җәмгыяте урып-җыю эшләренә яңа көч - җәй башында үз хисабына сатып алган өр-яңа комбайн белән керешкән. Чапкычы җиде метр киңлектәге комбайнда эшләүче Сәетнур Габделкәримов тулысы белән печәннең беренче чабымын чапкан. Бүген ул бөртеклеләрне теземнәргә сала. Икмәкләрне суктыруда өч данә комбайн мәшгуль. Шул кыр корабларының берсендә Рөстәм Абдуллин эшли. Һәм ул район комбайнчылары арасында бик күп еллар лидерлар сафыннан атлый. Сишәмбе көнне Рөстәм быелгы сезонда беренче лаеклы премиясен кабул итеп алды. Шундый ук матди стимулга Тукай исемендәге җәмгыять механизаторы Расыйх Хәйдәров та лаек булды.

    Белешмә

    Татарстан агросәнәгать комплексының нәтиҗәле моделе республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Авыл хуҗалыгындагы югары җитештерүчәнлек һәм динамик үсеш - авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, өр-яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итүнең өметле формаларын стимуллаштыруга корылган дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. 2015 хуҗалык елы йомгаклары буенча республикада тулаем 214 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә һәм Татарстан Россия күләмендә дүртенче урынны алып тора. Бездә күп сандагы республика дәүләт программалары эшли, ит җитештерү тармагында югары технологияле эре комплекслар төзелеше һәм аларны тагын да камилләштерү давәм итә, гаилә фермалары тергезелә, хуҗалык итүнең кече формаларын хуплаучы "Лизинг-грант" программасы уңышлы эшләп килә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Җирле фермерларга үз продукцияләре белән сату итү өчен зур мөмкинлек ачкан Казан Агропромпарк өлгесендә Питрәчтә тагын бер логистик эре үзәк төзүгә керешеп, Татарстан Россиянең эчке базарын үзең җитештергән продукция белән тәэмин итүдә куәтле ресурс барлыкка китерү үрнәге булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: