Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район буенча оешкан төстә печән туплана

    Район буенча җәмгысы 3551 тонна печән тупланган. Бу планда каралган күләмнең 53 процентын тәшкил итә.

    "Уңыш", "АгроМир" җаваплылыклары чикле җәмгыятьләрендә хуш исле азык хәзерләүгә бик оешкан төстә якын килгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә яссытугайлылар планда каралган күләмне 124 процентка арттырып үти алсалар, бәйрәкәлеләр дә, 1700 тонна печән туплап, билгеләнгән планга якынлашканнар. "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы сенаж салуда рекорд куйган: 1690 тонна сусыл азык хәзерләп, ул планны 542 процентка үтәгән. Бу юнәлештә "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары да саллы эш күрсәтә. Нәтиҗәдә район буенча һәр шартлы терлеккә 5,95 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән булса, алмааталыларда бу күрсәткеч 7,3, бәйрәкәлеләрдә исә 14,6 центнер тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: