Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район механизаторлары осталыкларын эштә күрсәттеләр

    "Уңыш" җәмгыяте кырына егерменче тапкыр район бәйгесенә җыелган механизаторлар ярышы трактор һәм тагылма агрегатларның техник торышын тикшерүдән башланды.

    Кайбер техник кимчелекләр, арада хәтта чистартылмаган, майга буялып беткән тракторлар белән бәйгегә килүче коллективлар булуга карамастан, техник тикшерүне уздырган Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов тулаем хәзерлекне начар дип атамады.

    Механизаторлар, белгечләр һәм җитәкчеләрне район башлыгы сәламләде. Мактаулы да, шул ук вакытта катлаулы да булган чәчү эше быел бер дә җиңел шартларда бармады. Табигать көйсезлекләре каршында югалып калмаган җирбагарлар каршында бүген икмәкләрне тәрбияләү һәм терлек азыгы туплау чаралары белән беррәттән, чиста парларны эшкәртү бурычы да тора, дип билгеләп узды Рөстәм Нуриев. Соңгы агрочарага ул аеруча басым ясап, чиста парларның чын мәгънәсендә чиста булырга тиешлеген, җирне ял иттермичә, аның табышлылыгын арттыру мөмкин түгеллеген ассызыклады. Хәзер хуҗалыкларда техник коралның җитәрлек һәм аларның күпчелеге заманча камилләшкән булуы әлеге эшләрне сыйфат белән башкарып чыгу өчен яхшы нигез булып тора. Бу машиналар үз чиратында механизаторлардан югары һөнәрманлык та таләп итә. Һәм мондый бәйгеләр исә аларны тагын бер кат осталыкка, сәләтлелеккә сыный, дип кереш сүзен тәмамлаган район башлыгы, механизаторларга уңышлар теләде.

    Бәйге флагын күтәрү хокукы республика ярышларында катнашып призлы урыннарга лаек булган яшь механизатор, Бөгелмә агрокөллияте укучысы Азамат Хаҗиповка бирелде. Бәйгенең баш хөкемдары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов ярыш шартлары белән таныштырды. Быел механизаторлар бер гектар мәйданда үз осталыкларын күрсәтергә тиеш булды. Зур куәтле тракторлар белән килгән җирбагарларга ике гектарда эш башкару бурычы йөкләнде. Үз участокларына барып баскан конкурсантларга район башлыгы Рөстәм Нуриев сигнал ракетасыннан старт бирде. Кыр өсте тракторлар гөрелтесенә күмелде. Бәйге, гадәттәгечә, беренче буразнаны туры итеп салудан башланды...

    Эш башын күзәткән җитәкчеләрнең кайберләре әле моннан берничә ел элек кенә сабанчылар бәйгесе дип йөртелгән чараның төрле тагылма машиналар белән чуарланып китүенә карата ризасызлык белдерде. Чыннан да, туфракның өске катламын гына эшкәртүче агрегатлар артыннан төшеп калган күп санлы эзләргә карап, беренче буразнаның турылыгын яисә капландырып салынган туфрак сыйфатын ничек итеп ачыкламак кирәк? Шуңа күрә киләсе елда, озак вакыт дәвамында сакланып килгән традицияне кире кайтарып, бәйгедә сабаннарга өстенлек бирү максат итеп куелды. Гомер бакый крестьянның төп коралы булган сабанның, чыннан да, соңгы елларда абруе нык төште. Авылларда җирнең өске өлешен генә эшкәртеп, эшне берникадәр җиңеләйтүгә, очсызландыруга өстенлек бирелә башлады. Туфракны капландырып сөрмәү аркасында кырлар чүпкә батты. Район башлыгы кереш сүзендә иген кырларының чүпле булуын, аларны химикатлар белән эшкәртүгә җитди карау мөһимлеген юкка гына басым ясап әйтмәде. Әмма ул бүгенгедәй бәйгеләрдә куәтле яңа техника һәм тагылма агрегатларның да сыналырга тиеш булуын хуплап чыкты.

    ... "АгроМир" җәмгыятеннән Рөстәм Кәримов, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Әнәс Вилданов, "Уңыш" җәмгыятеннән Илмир Мәрданшин, "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Ришат Шәрифуллин, фермер Рамил Гәрәев хуҗалыгыннан Дамир Гәрәев сызган беренче буразналарның кылдай сызылып китүе жюри әгъзаларында соклану хисе уятты. Участоклар арасында ызан чикләрен саклау, җир башына тигез чыгу, тышкы күренеш, чүп үләннәрен юк итү дә яхшы бәя алды. Бәйге шартларын төгәл үтәп, хөкемдарларны мөкиббән иткән механизаторларның кайберләре, ни хикмәт, ахырда бөтен ләззәтне юкка чыгарды. Бәйгенең баш хөкемдары ярыш шартларын җентекләп язган һәм хуҗалыкларга өләшкән инструкциядә жюри әгъзалары килеп рөхсәт бирмичә соңгы үтә торган юлга керешмәскә диелгән иде. Әмма "Таң", "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге хуҗалык механизаторлары аны укып торуны кирәк дип тә тапмаган, күрәсең, алар, хөкемдарлар килеп җиткәндә, эшне тәмамлап, кайтыр юлга ук чыккан иде. Әлбәттә баллар шундук киметелде. Сөрү һәм эшкәртү тирәнлеген тикшергән районның баш агрономы Андрей Борисов нибары "АгроМир", "Нәбиуллин", "Уңыш" коллективларыннан килгән авыл хуҗалыгы машиналарының гына тиешле тирәнлеккә көйләнүен ассызыклады. Сүз уңаеннан, сабаннар 24 сантиметр тирәнлектә сөрергә тиеш булса, туфракның өске катламын эшкәртүче агрегатлар 16 сантиметр тирәнлектә эшләргә тиеш иде.

    Рөстәм Нуриев котлау церемониясен бердәнбер чылбырлы тракторда эшләп, "чылбырлы тракторлар" номинациясендә беренчелекне яулаган "АгроМир" җәмгыятеннән Рөстәм Кәримовны котлаудан башлады. Көпчәкле "корыч" атлар арасында пьедесталның беренче баскычына "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Әнәс Вилданов, икенче баскычына Бөгелмә агрокөллияте укучысы Азамат Хаҗипов күтәрелде. Туфракның өске катламын эшкәртүче агрегатлар белән бәйгедә катнашкан механизаторлар арасында мактаулы беренче урынга "Уңыш" җәмгыятеннән Илмир Мәрданшин, икенче урынга "Гәрәев" хуҗалыгыннан Дамир Гәрәев, өченче урынга "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Ришат Шәрифуллин чыкты. Әлеге номинациядә дәртләндергеч бүләккә фермер Рөстәм Вәлиев лаек булды. Тукай исемендәге хуҗалыктан Айрат Зәйдуллин, "Таң" җәмгыятеннән Айдар Гәрәйшин, "Котловская" хуҗалыгыннан Альберт Хәбибуллин, Иске Каразирек авыл җирлеге җирләрендә быел язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыккан "Стәрле" җәмгыятеннән Илнур Җиһаншин яхшы җитештерүчәнлек белән эшләгән өчен бүләкләнде. Җирбагарларга район башлыгы ихлас рәхмәтен җиткереп, мактау грамотасы һәм акчалата премияләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: