Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район механизаторлары үз тәҗрибәләрен бәйгедә курсәттеләр

    Димтамак авыл җирлеге территориясендә район механизаторларының унтугызынчы бәйгесе узды.

    Нинди милек формасына ия булуларына карамастан, авыл хуҗалыгы коллективларыннан килгән җирбагарларның эш көне Дәүләт техник күзәтчелегенең Ютазы районы буенча бүлек начальнигы Рөстәм Вәлиев җитәкчелегендә трактор һәм тагылма агрегатларның техник торышын тикшерүдән башланды.

    Бәйге флагы янына саф булып тезелгән механизаторларны, аларның остазларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов сәламләде. Бүгенге бәйге уңганнарның-уңганнарын ачыкларга ярдәм итәргә тиеш булса да, әлеге чарага килергә кеше үзендә көч тапкан икән, димәк инде ул үз эшенең чын остасы. Шуңа күрә бүген җиңелүчеләр булмаячак, диде ул кереш сүзендә. Механизаторлар бәйгесе - хезмәт бәйгесе генә булмасын, ул үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу көне дә булсын, дип сүз алган район башлыгы, бирегә җыелган җирбагарларның һичшиксез өлеше кергән "АгроМир", Тукай исемендәге, "Уңыш" агроколлективларында иген кырларының матурлыгын билгеләп узды. Бу минераль ашламалар, сыйфатлы орлыклар белән мулдан эш итү нәтиҗәсе. Соңгы көннәрдә яуган яңгырларга да рәхмәт әйтәбез, дип билгеләп узды Рөстәм Нуриев. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары, баш хөкемдар Азат Мәхмүтов механизаторларны бәйге шартлары белән таныштыра башлаганчы, әлеге чарага битарафлык күрсәткән "Гафиятов", "Кәримов", "Кадыйров" кече фермерлык хуҗалыкларын атап үтте. Ә менә килүчеләр арасында иң тәҗрибәле җирбагарлар булуын күздә тотып, ул бәйгенең кырыс шартларда барачагын хәбәр итте.

    Үзләренә билгеләнгән участокларда эш башлаган механизаторларның осталыгын тәҗрибәле жюри әгъзалары беренче буразналарның турылыгына һәм сыйфатына карау белән үк бәяләде. Агрокөллият, "Вафауллин", "Нәбиуллин", "Гәрәев", "Уңыш", "АгроМир", "Кәрәкәшле" хуҗалыклары механизаторлары кылдай ярып узган беренче буразналарга карап, ул соклануын яшереп кала алмады. Икенче эш итеп белгечләр сөрелгән, эшкәртелгән туфракның өслегенең сыйфатына бәя бирде. Әлбәттә, монда тагылма агрегатларның дөрес көйләнеше зур роль уйнаса, тракторларның тизлеге дә үз өлешен кертте: аларның кайберләре җилдән җитез йөрергә тырышты, шул рәвешле эшкәртелгән участокның гомуми күренешенә бераз зыян китерде. Шулай да "Әхмәтшина", "Нәбиуллин", "Шәрипов", "Кәрәкәшле", "АгроМир", "Гәрәев", "Игенче", "Хәйретдинов", "Вәлиев" коллективлары җирбагарлары эшкәрткән туфрак сыйфатына тел-теш тидерерлек булмады. Жюри агрегатның җир башына бертигез чыгу-чыкмавына, эшкәртү тирәнлегенә, йомгаклау буразнасының киңлегенә, хәтта участокларның чикләре саклануына кадәр бәя бирде: кайбер тракторлар межа таякларын бәреп екканнар иде. Моның өчен баллар киметелде. Нәтиҗәдә, чылбырлы тракторларны сабаннар белән җиһазландырган механизаторлар арасыннан мактаулы беренче урынга "АгроМир" җәмгыятеннән Әнвәр Галимов чыкты. Агрокөллияттән Рөстәм Солтанов - икенче урында. Көпчәкле тракторларда шулай ук сабаннар белән җир эшкәртүчеләр арасында беренче урынга "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Мансур Насыйров лаек булды. Икенче урынга - "Гәрәев" хуҗалыгыннан Дамир Гәрәев, өченче урынга агрокөллияттән Василий Житков чыкты. Туфракның өске катламын эшкәртүче агрегатлар белән эш күрсәткән механизаторлар арасында беренчелекне "Уңыш" җәмгыятеннән Фәнил Мәҗитов яулады. Икенче урында - "Игенче" җәмгыятеннән Дамир Солтанов, өченче урында - "Таң" җәмгыятеннән Рәфис Җиһаншин. Тукай исемендәге җәмгыятьтән Рамил Әхмәтҗанов плоскорез белән туфракны 30 сантиметр тирәнлектә эшкәрткән өчен дәртләндергеч бүләк белән билгеләнде. Җиңүчеләрне Рөстәм Нуриев үзе котлады, аларга мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

    - Бәйгедә җиңүчеләр арасында берүк исемнәр яңгыраса да, катнашучыларның сафы елдан-ел яшәрүе - аграр көллияттә белем алучы укучыларның тәҗрибәле хезмәттәшләре белән беррәттән көч сынашырга килүе күңелләрдә киләчәккә матур өметләр уята, - дип бәйгене йомгаклады район башлыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: