Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район специалистлары башкалада белем туплыйлар

    "Уңыш", "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыятьләре осеменаторлары бу көннәрдә башкалада белем туплый.

    Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче институт кысаларында малларны ясалма орлыкландыру технологлары каршында үз һөнәрләрен тирәнрәк үзләштереп, көтүне үрчетүне камилләштерү бурычы тора. Мондый бер атналык укуларның беренче агымы бу, чираттагыларына тагын кандидатлар сайлаячакбыз, дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: