Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Район терлекчеләре узган елга йомгак ясадылар

    "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында күптән түгел үткән семинар-киңәшмәдә район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре узган хуҗалык елына йомгак ясадылар. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты.

    Моннан берничә ел элек, 2010 елгы корылык, крестьянны тормышка башка күзлектән карарга мәҗбүр итте. Дөресен генә әйткәндә, аның шаукымы әле дә булса күпләрнең күңелендә яши. Ул елны күпләр ирексездән мал-туар санын кыскартырга, саклап кала алганын туендырыр өчен Россиянең ерак почмакларыннан азык ташырга мәҗбүр булды. Әмма район җитәкчелеге куйган кырыс бурыч, һәртөрле максатчан ярдәм бәрабәренә хуҗалыкларның күпчелеге диярлек терлек санын янәдән тергезде, яңача эшләргә өйрәнде, шул исәптән, һәр җәйне ел ярымлык-ике еллык азык запасы туплауны төп чарага әверелдерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, узган хуҗалык елында терлек саны 13 836 башка җиткерелде, дип юкка гына үз докладын "баш" темасынннан башламады. Милекнең нинди төренә генә ия булмасыннар, аграрчылар бүгенге базар шартларында терлексез җан саклап калуның мөмкин түгеллеген яхшы аңлыйлар.

    "Уңыш" җәмгыяте 2014 елда җәмәгать көтүен 134 башка ишәйтә алган, бу 2013 ел белән чагыштырганда 148 процент дигән сүз. Күптән түгел генә җитештерү тармагына кереп киткән Ансель Вафауллин да мал санын 82 башка арттырган: 2013 елда 149 баш терлек асраган яшь фермер бүген 231 баш мал белән эш йөртә. "Нәбиуллин", "Таң", "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге агроколлективлар шулай ук терлек санын тагын да үрчетү өстендә эшләгәннәр. Районның иң зур җитештерүчесе - араннарында 3290 баш мал тәрбияләүче "АгроМир" җәмгыяте дә җәмәгать көтүен саклап кала алган. Әмма мал асрау - ул ярты эш. Аңардан табыш ала белү, киләчәгең ышанычлы булу - менә шунысы бөтен эш. Һәм менә шушы урында саннарның чуарына тап буласың да инде, дип сүзен дәвам итте Зарипов. 2013 елда савылган чималның район буенча былтыр 97 проценты гына җитештерелгән. Узган елны сөт җитештерү юнәлешендә бер генә коллектив та табышка эшләмәгән. "Игенче", "Вафауллин", "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Нәбиуллин", "АгроМир" хуҗалыклары савымны күпләп киметкән.

    Мөгезле эре терлекнең тәүлеклек үсеше белән дә зурдан кубып мактанырлык түгел. "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгы малбагарлары үзләренә ышанып тапшырылган малларны көн саен нибары 482 грамм гына симертә алганнар. "Игенче", "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында да, уртача тәүлеклек үсеш күрсәткечләреннән чыгып хөкем иткәндә, маллар әлләни көр түгел.

    Терлекчелек тармагының язмышын хәл итүче факторларның тагын берсе - ул үрчем алу. Бу юнәлештә Марсель Зарипов "Нәбиуллин" хуҗалыгы эшчәнлеген күпләргә өлге итеп куйды. Биредә 2014 ел барышында һәр 100 баш сыерга 101 баш бозау туган, өстәвенә һәр йөз баш сыерның егермесен башмак таналар белән яңарта алганнар. "АгроМир" җәмгыятендә һәр 100 баш сыерның 95е, "Уңыш" та 89ы, Тукай исемендәге агроколлективта 87е үрчем китергән. Калган хуҗалыклар белән чагыштырганда, болар "лидер". Әмма мондый күрсәткечләр бернинди дә кысага сыймый. Кайсы гына авыл кешесе үз ихатасында кысыр калган сыер асрарга риза булыр икән? Физиология - физиология инде ул, табигать белән бирелгән сыйфатны үзгәртә алырдай көч бар микән?! Нәсел эше тиешенчә куелмаган һәм теләккә килгән сыер янына технолог килеп җитә алмаган очракта да, мал үз теләген канәгатьләндерер өчен бернинди киртәләр алдында туктап калмаска мөмкин. Димәк, урыннарда башка төрле җитешсезлекләргә күз йомыла. Аларның биотермик чокырлар белән бәйле булуы да бик ихтимал. Әйтик, "Кәрәкәшле" белән Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә һәр туган 100 баш бозауның унбере, "Таң"да - унысы, "АгроМир"да тугызы якты дөнья белән хушлашкан. Болар статистикага билгеле мәгълүматлар, пәрдә артындагысы күпмедер?!

    Ел нәтиҗәләре белән танышкан район башлыгы аерым урыннарда чагыштырмача уңай үзгәрешләр барлыгын игътибарга алса да, районның агротармагы үсеше өчен бу чик түгел, дип басым ясады.

    - Районның бүгенге көндә яхшы резервы - 14 000 башка якын терлеге бар. Әмма без аңардан үзебезнең һаҗәтләрне канәгатьләндерерлек күләмдә продукция алырга һич өйрәнеп җитә алмыйбыз. "Игенче", "Уңыш", "Таң", "Кәрәкәшле" агропредприятиеләренә малларның продуктлылыгын арттырмый торып, якын киләчәктә экономика турында фикер йөртүе тагын да кыенлашачак. Иң әүвәл, терлекләрнең рационын тагын бер кат өйрәнергә кирәк. Бүген аларны баланска китерелгән азык белән тукландыру өчен урыннарда бөтен шартлар бар. "АгроМир" бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30, "Нәбиуллин" - 28, "Кәрәкәшле" - 25, кече фермерлар арасында да 30 центнерга кадәр уңыш җыючылар булды. Тупас һәм сусыл азык запасы да мулдан тупланды. Булганны түкми-чәчми, фән кушканча эшкәртеп, тәмләндереп ашату гына таләп ителә. Җитештерү тармагын, табигый ки экономиканы алга җибәрү, аны тотрыкландыру өчен беренче чиратта без үзебез алдынгы карашлы булырга тиеш, - дип ассызыклаган Рөстәм Нуриев аграрчылар каршына тагын берничә бурыч куйды. Алар - урыннарда таналар үстерүгә максатлы якын килү, "Уңыш" җәмгыятенә Димтамак авылы территориясендә 400 башка исәпләнгән сыерлар абзары тергезү, шуның яртысын быел ук сафка кертү. Бу эштән муниципалитетның да читтә калмаячагын, билгеле суммада ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп узган район башлыгы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен дә "өлешсез" калдырмады -якты, аңлы карашлы инвестор табып, Каразирек авылында терлекчелекне янәдән тергезү бурычын йөкләде.

    Алдынгы карашның нинди нәтиҗәләргә китерүен эзләп ерак барасы юклыгын дәлилләп, районның баш ветеринария табибы Ришат Зарипов Тукай исемендәге җәмгыять базасында яшь терлекләр белән уздырган эксперимент нәтиҗәләрен хәбәр итте. Берничә төркемгә бүленгән бозауларның рационы мюсли белән тулыландырылган. Менделеев таблицасындагы бөтен диярлек файдалы микроэлементларны үз эченә алган әлеге катнаш азыктан авыз иткән бозаулар арасында тәүлегенә 970 граммга кадәр үсеш биргән төркемнәр бар.

    Соңыннан чарада катнашучылар "Уңыш" җәмгыяте фермасыда булып, кышлату барышы белән якыннан таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: