Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда беренче тапкыр көзге культураларның тәҗрибә кишәрлекләре булдырылды

    Быел районда беренче тапкыр көзге культураларның тәҗрибә кишәрлекләре булдырылды.

    "Уңыш" җәмгыяте базасында уҗымның - алты, бодайның ун төрле сорт орлыклары туфрак куенына салынды.

    - Максат - безнең табигать шатрларына яраклашып, кулай үсә торган оптималь сортларны ачыклау, - дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Андрей Борисов.

    Безнең халык арышны талымсыз булганы өчен ярата. Теләсә нинди туфракта да үсүчән культура җылыга таләпчән булмавы, аз гына булган дымны да яхшы үзләштерүе белән аерылып тора. Әлбәттә, бәхет түгәрәк булмый - бәяләр тотрыксызлыгын сәбәп итеп, аны үстерүдән баш тарткан скептиклар да бар. Әмма, килешегез, ел нинди генә коры килгәндә дә, уҗым культураларының уңыш бирми калмаган чагы юк әле. Шул бөртек бәрабәренә җан асрап чыккан кышларны авыл агае яхшы хәтерлидер.

    Талымсыз дигәч тә, арышка гел тәрбия кирәкми дигән сүз түгел. Ул да үзенә карата агротехник таләпләрне үтәгәнне ярата. Уҗым культуралары чиста парларны аеруча үз итә. Күп еллар дәвамында тын да алырга ирек бирмәү сәбәпле, шактый йончыган җирләрдән мул уңыш җыеп булмавын яхшы аңлаган механизаторлар, соңгы арада җирне ял иттерүгә, чиста парлар калдыруга зур игътибар бирә башлады. Быел 2016 ел уңышы өчен уҗым культуралары 4500 гектарда чәчелде, шуның шактый өлеше чиста парлардан урын алды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россельхозцентр" учреждениесе белгечләре көзге культураларны кабул иткәндә, аларның физиологик халәте белән беррәттән, игеннәрне чәчкәндә агротехник таләпләр һәм игенчелек культурасы сакланышын да күзәтте. Нәтиҗәдә уҗымнарның 2976 гектары яхшы дип бәяләнде, бер мең гектардан артыгы канәгатьләнерлек, 500 гектары начар дип табылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: