Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда игеннәрне урып-суктыру эшләре мәйданнарның 25 процентында башкарылган

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән бирелгән оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә игеннәрне урып-суктыру эшләре планда каралган мәйданнарның 25 процентында башкарылган.

    Район буенча тәүлегенә уртача 700 гектарда игеннәрне җыйнаучы механизаторларга бу арада табигать-ана да йөз белән борылды - аяз көннәр уракка тагын да темп өстәде.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов белән рейдыбыз "Игенче" җәмгыятендә башланды. Электән үк бу хуҗалык җирләре үзенең уңдырышлылыгы белән дан тота. Биредә көзге игеннәр аеруча уңа. Быелгы күренештән дә күзләргә шатлык яше килде. Талгын искән җилгә ияреп, сизелер-сизелмәс кенә тибрәлеп утырган арыш арасында йөрүче комбайннар кабинасының хәтта түбәсе дә күренми. Без барган көнне җәмгыять басуларында механикалаштырылган отряд эшли иде. Контроль суктырып карау көзге игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 22 центнер уңыш чыгуын күрсәткән.

    Тукай исемендәге җәмгыять уракны комплекслы алып бара. Пресс-җыйгычта кысылган арыш саламыннан төргәкләр кырда озак ятмый. Безнең яннан арбасына катлы итеп төргәкләрне салган тракторның тузан туздырып үтеп китүе, салам җыючы звено эзенә үк басып, "корыч" атларның җир эшкәртергә керешүе хуҗалыкта эшне кызу тотулары турында сөйли. Арыштан бушаган мәйданнарны тукайлылар быел сабан белән сөрәләр.

    "АгроМир" җәмгыятенә без барып төшкәндә, ындыр табагы буена тезеп куелган комбайннар янында халык кайный иде.

    - Безнең быел уҗым культуралары үстерелгән мәйданнарыбыз юк. Сабан культуралары җитлегү стадиясендә. Вакытны заяга уздырмыйча, бөтенебез бергә җыелып, тагын бер кат комбайннарның урып-җыюга хәзерлеген күздән кичерергә булдык. Кимчелекләр аркасында уракка тоткарлык китерүгә караганда, паркта аларны юк итү күпкә отышлы, - дип ассызыклады җәмгыять җитәкчесе Сирин Галиев.

    Механизаторлар, урта звено белгечләре белән беррәттән хуҗалык җитәкчелеге комбайннарда механизмнар көйләнешенә, двигательләр торышына, ягулык-майлау материаллары агу-акмавына игътибар итте. Тавыш бирү һәм яктырту приборларының төзеклеген тикшергән белгечләр, машиналарның ут сүндергечләр, аптечка, су, көрәк, себерке кебек хаҗәт әйберләр белән җиһазландырылуын тагын бер кат барладылар.

    Шулай, нинди генә мул уңышка ирешеп тә, әгәр ул кеше сәламәтлеге бәрабәренә бирелә икән, аның бер бәрәкәте, бер куанычы да булмаячак. Шуңа күрә механизаторларның бәла-казасыз эшләве - беренче максат.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: