Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районда сыйфатлы сенаж хәзерләү бара

    Сенаж - печән һәм силоска көндәшлек тудыручы һәм аксым, шикәр, каротинга бай булган бердәнбер азык.

    Шул ук вакытта ул «авыр» азык, аны хәзерләү өчен хуҗалыкларга технологияне бөтен нечкәлекләрен саклап үтәргә кирәк. Район буенча бүгенге көнгә 16 340 тонна сенаж тупланды. "Вафауллин", "АгроМир", Тукай исемендәге агроколлективлар үзләрендә әзерләнгән сусыл азыкны анализга тапшырдылар. Баулы ветлабораториясе биргән мәгълүматларга караганда, әлеге хуҗалыклар салган сенаждагы коры матдә 50-52 процент тәшкил иткән. Бу - норма. Протеин 16 процент булса, сенаж I класс, 14 процент булса, II класс таләпләренә җавап бирә. Азык тикшерткән коллективлар арасыннан Тукай исемендәге җәмгыятьнең генә сенажында протеин 16 процент тәшкил иткән. Калган ике хуҗалык салган сусыл азыкта бу компонент бер процентка ким булып чыккан. Азыкның әчелеге (pH) 4,5-4,9 белән чикләнергә тиешлеген исәпкә алсак, бу параметр буенча I класска "АгроМир" җәмгыяте әзерләгән сенаж гына туры килә.

    Кышкы саклауга куелганнан соң печән пробасы анализга 30 көннән дә соңга калмыйча алынырга тиеш. Печән I класска туры килсен өчен аңарда коры матдә 83-86 процент тәшкил итәргә тиеш. Лаборатория хезмәткәрләре "Таң", "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыклары әзерләгән печәндә генә бу күрсәткечнең 83 процент булуын ачыклаганнар, калганнарда тагын да түбәнрәк. Дымлылык норма буенча 17 процент булырга тиешлеген исәпкә алганда, "Кәрәкәшле", "Уңыш" җәмгыятьләреннән кала башка хуҗалыклар туплаган печәндә әлеге сыйфат бер-ике процентка ким. "Игенче", "Таң", "АгроМир" җәмгыятьләре хәзерләгән хуш исле азык кына каротин буенча I класска туры килгән. Бу юнәлештә иң түбән күрсәткеч "Нәбиуллин" хуҗалыгында - 19 процент. Шуны әйтергә кирәк, азык сыйфатын бәяләүче күрсәткечнең бер төре генә нормага туры килмәсен, аның классы шундук түбәнәя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: