Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре алда торган чәчү кампаниясе турында сүз алып бардылар

    Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында узган киңәшмәдә районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре алда торган чәчү кампаниясе, аерым алганда кыр әйләнеше, орлыклар сыйфаты, техника хәзерлеге турында сүз алып бардылар.

    Республика, шул исәптән районның инженер хезмәте алдында тракторларның, җир эшкәртүче машиналарның һәм чәчү агрегатларының әзерлеген 1 апрельгә тәэмин итү бурычы тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов, ремонтка куеласы тракторларның әле шактый булуын күз уңында тотып, атна саен ким дигәндә унлап "корыч" атка җан өргән очракта да таманга туры килүен ассызыклады. Моннан тыш район механизаторларының биш берәмлек чәчү комплексын, 44 данә чәчкечне, 39 берәмлек культиватор һәм катнаш агрегатны аякка бастырасы бар. Мәхмүтов сүзләренә караганда, кырчылык тармагы хезмәтчәннәре каршында ремонты бик кыйммәткә төшүчән 22 дискаторның сигезен сафка кую бурычы да тора. Агымдагы ел, гамәлдәге санкцияләр, валюта курсының уйнаклап торуы сәбәпле, запас частьләр белән тәэмин итү планында да җиңел булмаячак, дип фаразлый белгечләр. Шуңа күрә мөмкин кадәр кирәкле запас частьләрне үзең ясау бүген отышлырак. Сүз уңаеннан, табаннар(лапки), төрәннәр(сошники) ясауда безнең механизаторлар заводлыларга көндәшлек тудыра ала.

    Азат Мәхмүтов аграрчыларның дикъкатен чәчү комплексларының икътисадый күрсәткечләренә җәлеп итте. Бүген, сер түгел, күпләр чит ил машиналарына өстенлек бирергә тырыша, тик үзебезнең республикада җитештерелгән "Агромастер", бактың исә, иң отышлысы булып кала икән.

    - Әлеге чәчү комплексын техник паспортында әйтелгәнчә эшләтә алмыйбыз икән, монда бары тик үзебез генә гаепле. Чөнки урыннарда аларны көйләүче станнар юк, - дип басым ясаган белгеч шул рәвешле чәчү кампаниясенең сыйфатлы узуы машиналарның дөрес көйләнешенә бәйле булу фикерен дә алга этәрде.

    Әлеге җаваплы эш өстенең йөзгә кызыллык китермәслек итеп узуы тагын бер факторга бәйле. Ул - чәчү материалы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетингы бүлеге консультанты Андрей Борисов хәбәр итүенчә, тикшерелгән орлыкның бүгенге көнгә 89 проценты кондициягә туры килә. "АгроМир", "Таң", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге, "Кәрәкәшле" кебек зур агроколлективлар белән беррәттән "Гайнетдинов", "Гафиятов" кебек кече фермер хуҗалыклары да яңа сортлар юнәтү белән мәшгульләр. Җәмгысы районга 76 тоннадан артык чәчү материалы кайтырга тиеш.

    Шул ук вакытта арада орлык фондын яңартуга бармак аша караучы аграрчылар да бар.

    - Безнең җирләр болай да ач. Шуның өстенә сыйфатсыз бөртек тә чәчсәк... Без кырларның солыча, тавык тарысы кебек чүп үләннәреннән гыйбарәт булуына түзеп тормаячакбыз. Ул мәйданнарда башка кешенең эшләве дә бик ихтимал, - дип киңәшмәгә куәт бирде район башлыгы Рөстәм Нуриев.

    Бу көнне киңәш-табыш тагын бер тема өстендә куерды. Ул - чәчү әйләнеше. Соңгы елларда агроколлективлар карабодай, борчак кебек культуралар үстерүдән ваз кичеп бара. Беренчесе аның санитар культура булса, ә менә туфракны азотка баетуда борчакка тиң үсемлек юк. Шуңа күрә Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин хуҗалыкларга әлеге культураларны ким дигәндә дә 30-50 гектар мәйданда үстерергә киңәш итте. Шуннан башка чәчү әйләнешен тиешле дәрәҗәдә тоту мөмкин түгел, дип басым ясады ул. Шулай да терлек азыгы культуралары структурасы(структура кормого клина) район җитәкчелегендә аеруча зур кызыксыну, шул ук вакытта зур ризасызлык та уятты. Чәчү әйләнешендә терлек азыгы басулары хуҗалыкта булган һәр шартлы терлек башына гектар ярым хисабыннан чыгып билгеләнергә тиеш. Шул очракта гына малның туя ашау мөмкинлеге туа. Әйтик, "Таң" җәмгыяте быел, чәчү әйләнеше структурасына караганда, азык культураларын 600 гектарга якын мәйданда чәчүне планлаштыра. Коллектив җитәкчесе әйтүенчә, әлеге санның 100 гектарга арту ихтималы да юк түгел. Чынбарлыкта исә әлеге җәмгыятьтә азык культуралары 900 гектар биләргә тиеш. "АгроМир", Тукай исемендәге җәмгыятьләренә дә азык культуралары мәйданын киңәйтә төшәргә киңәш ителде. Район буенча төзелгән басу әйләнешендә хәзерге вакытта азык культуралары 12 меңгә якын гектар били, ә ул исә 20 меңнән дә ким булмаска тиешлеген күз уңында тотып, район башлыгы чәчү структурасын тагын бер кат өйрәнү һәм уңай якка үзгәртү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: