Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның агротармагына югары белемле кадрлар кирәк

    Районның агротармагы югары белемле инженерлар белән 25, агрономнар белән 50, мал табиблары белән 75, зоотехниклар белән 83, механизаторлар белән 80, терлекчеләр белән 90 процентка гына тәэмин ителгән.

    Агросәнәгать тармагының беренче ярты еллык эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм уракны уңышлы уздыру бурычларына багышлап Зәй районында үткәрелгән республика семинар-киңәшмәсендә бу теманы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бер сәбәпсезгә күтәрмәде. Чөнки бөтен Татарстанда шундый күренеш күзәтелә. Республика тарафыннан яшь кадрларны җәлеп итү өчен төрле чаралар күрелүе генә аз. Урыннарда хуплау тапмаган белгечләр, бераздан соң, аз абруйлы, әмма төшемле эшкә күчәләр. Кайбер хуҗалыкларда белгечләр хәерче хәлендә яшәргә мәҗбүр, гәрчә җитәкчеләр аларны кызыксындырып, саклап калуга йогынты ясардай мөмкинлекләргә ия булса да, дип тәнкыйть утына тотты министр. Агымдагы елда агровузларга 39 районнан заявка бирелгән. Безнең районнан ике студент белем ала.

    Әхмәтов сөт җитештерү, терлек башын саклау темасына аерым тукталды. Ике юнәлеш буенча да Ютазы районы җитештерүчәнлекне киметүчеләр исемлегенә эләкте. Мал санын сакламаучы районнарга мөрәҗәгать итеп, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ут белән уйнамаска киңәш итте: "Авылларда юллар салып, ФАП һәм мәдәният йортлары төзеп тә, кешегә эш булмаса, ничек итеп ул анда төпләнеп калсын ди?!". Ул шулай ук урыннарда гаилә фермалары тергезүчеләргә дә һәрьяклы ярдәм күрсәтү мөһимлегенә басым ясады.

    2014 елның уңышы нигезенә республика буенча 27 миллиард сум акча салынган. Кызганычка, май һәм июнь айларында торган коры һава аркасында игеннәрнең бер өлеше үз сыйфатын җуеп өлгерде, дип чыгышын дәвам итте министр. Хәзер игенчеләр каршында булган уңышны тиз арада, югалтуларсыз җыеп алу һәм, алдагы еллардан аермалы буларак, үз районнарындагы ипи пешерү комбинатларын он белән тәэмин итү бурычы тора. Әмма, алдагы еллардагы кебек, төшке аш вакыты җиткәндә генә ындыр табагына беренче олау кайтып, кичке 10 сәгатьтә кырларга тынлык иңсә, алда торган максатка ирешү зур шик уятачак. Өстәвенә, урыны-урыны белән бер комбайнга йөкләнеш бер мең гектарга кадәр җитә, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Безнең районда ашлык уручы бер комбайнга уртача 419 гектар туры килсә, "Вафауллин" КФХда бу күрсәткеч 600, "АгроМир" ҖЧҖда 500 гектардан артып китә. Республика киңәшмәсендә механизаторларга яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләүдә тудырылырга тиешле дәртләндерү чаралары турында да сүз булды. Алар - премияләр, кыр бюллетеньнәре һәм, әлбәттә инде, матбугат басмалары урак барышын, хезмәт алдынгыларын яктыртып барырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: