Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның арпа кырларында – комбайннар парады

    "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыяте игенчеләре май аеның өченче көнендә өр-яңа "Амазоне" чәчү комплексы белән бертуган Касыймовлар чәчкән арпалар алтын төсенә кергән башакларын күтәрә алмыйча, гүя көч алырга теләгәндәй, җиргә таба иелгәннәр иде.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов белән шимбә көнне әлеге 480 гектарлы мәйданга килеп җиткәндә, ул чын мәгънәсендә комбайннар парадын хәтерләтте.

    Җәмгыятьнең рәсми рәвештә уракка төшкәненә атна-ун көн вакыт узып китүенә карамастан, механизаторларга яхшылап эшкә тотынырга гел җай чыкмады. Сиксән гектардан чак кына зуррак мәйданда игелгән тритикалене дүрт сәгать эчендә "бәреп" чыккан комбайннар бер атнага якын эшкә тотына алмадылар - яңгырлар чамадан тыш артык киртә тудырдылар. Ниһаять, узган җомгада, өйләдән соң, алар уҗым культуралары үстерелгән икенче кырда урып-җыюны дәвам итә алдылар. Тәмам эшкә сусаган комбайннар икенче көнне үк арпа басуын "штурмлауга" керештеләр. Газоннар ярып кереп киткән Маузир Латыйпов, Рамил Касыймов, Рөстәм Касыймов, Ришат Фәррахов, Рәфис Ямаев, Линарис Кәтиев "иярләгән" комбайннарга шоферлар Линарис Шәрипов, Назыйм Сәлимҗанов, Мансур Әрдәширов, Дамир Насыйров, Рафаэль Мөхәметдинов хезмәт күрсәтә. Арасында бер генә чүп үләне дә күренмәгән арпа һәр гектарыннан 34 центнердан артык бөртек бирде, бункерлар бик тиз тулды. Урып-җыюны шәхси контролендә тотучы "АгроМир" җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиевка автомашиналар ындыр табагыннан тоткарланып килә кебек тоелды, гәрчә олы юл тузаны алар артыннан басылырга өлгермәсә дә. Шулай шул, уракның һәр мизгеле кадерле.

    Утыз ел җитәкчелек итүче Сирин Галиев комбайннар эшләвенә карап кына хозурланып тормады. Ул алар узган мәйданнарда киселеп калган камылларның чамадан тыш артык биеклеген инженер хезмәтенә төртеп күрсәтеп, ургычлардагы кайчыларның биек көйләнүенә басым ясады. Машиналарга төялгән ашлык өстенә торбыша ябылмавы да җитәкчене канәгатьләндермәде. Шулай шул, иртә яздан тир түгеп үстергән икмәкнең һәр бөртеге кадерле.

    Техниканы ягулык белән тәэмин итүче Хәсән Абдуллинга тагын бер җаваплы вазифа йөкләнгән. Ул загоннар бүлеп эшләүче комбайннар узган гектарларны гына исәпләп калмый, ул кайсы участокта нинди комбайн мәшгуль булуын да контрольдә тота. Көзен, эшкәртелгән туфрак өсте "шытымнарга" күмелгәч, алар җәмгыять җитәкчелеге белән кырларны йөреп, кайсы комбайнның югалтуы күп булуын, кыскасы, уракка яхшы хәзерлек узмавын ачыклыйлыр икән.

    - Һәр эшкә карата шелтәне вакытында әйтергә, аның үтәлешен дә контрольдә тотарга кирәк. Утыз ел дәвамында бер максат - югалтуларга юл куймыйча, экономиканы ныгыту юлыннан атласак та, әле һаман да эш тәртибенә өйрәнүне дәвам итәбез, - дип асызыклады Сирин Галиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: