Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның авыл хуҗалыкларында эш финишка якынлашты

    Районда урак тәмамланды. Уҗым культуралары соңгы гектарларда чәчелә. Бу хакта безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр.

    Җирбагарларның көзге мәшәкатьләре
    Районда 2014 ел уңышы өчен 3500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. 2013 елның 6 сентябренә бу эш тулаем үтәлде, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Зарипов. "Кәрәкәшле" ҖЧҖда уҗым культуралары 600 гектардан артык мәйданда чәчелеп, шуның 500 гектарын арыш, 110 гектарын тритикале биләде. "Вафауллин" КФХда көзге игеннәр 500 гектарда чәчелеп, шуның 300 гектарын арышка бүлеп бирсәләр, калган өлешкә тритикале чәчелде. Әлеге культураны "АгроМир" җәмгыяте дә беренче елын гына уңышлы үстерми. Шуны искәртәбез, тритикале - бодау белән арышны серкәләндереп уйлап табылган бөртекле культураларның яңа төре. Тритикале бөртеге катнашазык өчен бер дигән компонент. Безнең районда ул соңгы елларда гына игелә башлады.
    Быелгы көздә уҗым культуралары белән кече фермерлар да шөгыльләнүгә кереште. Алар тарафыннан көзге игеннәр 360 гектарда чәчелде.
    Районда туфракны туңга сөрү эшләре ахырына якынлашып килә. Тулаем бу эш 5500 гектар сөрүлектә башкарылырга тиеш булса, шуның 880 гектары кече фермерлар мәйданы.
    Тук кышка өмет бер
    Районда 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эшли. Зарипов әйтүенә караганда, әлеге программа кысаларында һәрбер хуҗалык мөгезле эре терлек санын үстерү өстендә уңышлы эшли. Әйтик, узган елның шушы чорына караганда фермалардагы терлек саны 282 башка артты. Шул сәбәпле алда торган кышка терлек азыгы хәзерләү дә тулы көченә алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 сентябрьгә булган мәгълүматлары буенча һәрбер шартлы башка 30 центнердан артык азык берәмлеге тупланган, бу бер дә начар сан түгел. Силоска салыначак кукуруз басуларының торышы да өметле, дип ассызыклады Зарипов. Узган елгы запасларны да исәпкә алсак, һәрбер шартлы башка 45 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге туплый алырга бөтен шартлар бар.
    Әмма сыйфатлы азык кына терлекчелектә хәлиткеч роль уйный. Силос, сенаж сыйфаты карап торышка яхшы кебек, ләкин бу хакта ныклап сөйләргә иртәрәк әле, чөнки сусыл азыкның сыйфатына анализ сентябрьнең соңгы көннәрендә генә үткәреләчәк. Шулай да азык озын кыш көннәрендә муллыгы белән генә түгел, сыйфаты белән дә шатландырыр, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: