Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның барлык агропредприятиеләрендә уттай эш өсте

    Әзерләнгән азыкның күләме генә түгел, сыйфаты да мөһим - районның барлык агропредприятиеләре дә диярлек Баулы ветлабораториясенә печән һәм сенажны анализга тапшырганнар.

    Таң аткан саен ашарга кирәк

    Районда бүгенге көнгә барлыгы 6700 тонна печән тупланган. Планда каралган күләмнең бу 93 процентын тәшкил итә. Базларга җәмгысы 17 200 тонна сенаж салынган. Уңышлы кышлату өчен һаҗәт булган сусыл азыкның бу 48 проценты гына. Һәр шартлы терлеккә уртача 9,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. "АгроМир" җаваплылыгы чикле җәмгыятендә әлеге күрсәткеч - 18, "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында - 10, "Уңыш" җәмгыятендә - 9,5, "Вафауллин" хуҗалыгында 8,1 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта әлеге юнәлештә кайбер агроколлективларга, аерым алганда, "Игенче", "Таң" һәм кече фермерлык хуҗалыкларында терлек азыгы туплауга җитдирәк килергә кирәк, дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

    Арыш икмәге ашаганның үзәге нык

    Соңгы елларда торган тотрыксыз һава шартларында көзге игеннәр, сабан культураларына караганда, үзләренең чыдамлырак һәм талымсызрак булуларын бер тапкыр гына расламадылар. Арыш икмәге бодай күмәченнән калышмый гына түгел, ул күп кенә сыйфатлары белән аннан өстен дә. Нинди генә мөһим аминокислоталар һәм витаминнар юк анда! Шуңа күрә быел район игенчеләре каршында уҗымнарның мәйданнарын тагын да арттыру - 4800 гектарга җиткерү бурычы тора, шул юнәлештә 4000 гектарда туфрак эшкәртелгән. Кара пар - арыш уңышын арттыруда төп чыганак булып тора. Ял иткән җирдә игелгән уҗымнарның уңышы бермә-бер арткан елларны хәтерли тарих. Тик моңа ирешү өчен чиста пар чын мәгънәсендә чиста булырга тиеш. Әлеге җирләрдән табыш алам дигән хуҗа аны җәй озынына эшкәртеп тора, чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш алып бара. Хәзерге вакытта "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Таң", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында уҗымнар өчен туфрак әзерләү тәмамлану стадиясендә. Бу агрочара "АгроМир" җәмгыятендә дә яхшы куелган, кызганычка, мондый бәяне кече фермер хуҗалыкларына гына биреп булмый.

    Вакыт игенче файдасына

    Алтын төсенә кереп, искән җил астында диңгез дулкыннарыдай тын гына тибрәлеп утыручы иген кырлары яныннан үтеп киткән һәркем, хәтта авыл хуҗалыгыннан ерак торган кеше дә, мөгаен, сала тормышын гына түгел, ил яшәешен дә хәл итүче көннәр якынлашуын аңлыйдыр. Кырчылык тармагы белгечләре ясаган анализларга караганда, Тукай исемендәге җәмгыятьнең бер басуында гына арышның дымлылыгы 39 процентка якын. Калган мәйданнарда ул тагын да югары. Гадәттә икмәкләрне чабуга дымлылык ким дигәндә дә 24 процент тәшкил иткәндә керешәләр. "Һава торышы коры торып, көн саен дымлылык 1-1,5 процентка кимеп барган очракта да безнең уракка керешергә запаста атна -ун көн вакытыбыз бар. Бу көннәр безгә ашлык комбайннарын көйләп бетерергә, олауларны кабул итәрлек итеп үлчәү хуҗалыкларын, көшелләрне явым-төшем тимәслек итеп урнаштыру өчен ындыр табакларын тәртипкә салырга, болардан бигрәк бу вакыт арыш башаклары тулылануга бик кирәк. Бер нәрсә дә үзлегеннән эшләнми," - дип билгеләп үтте Марсель Зарипов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: