Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның терлекчелек тармагы белгечләре республика зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар

    Баулы районының фермер Сафуан Хаҗиев хуҗалыгында узган республика зона семинар-киңәшмәсе малларны араннарда асрый башлауга хәзерлек һәм аларны оешкан төстә кышкы "тәрбиягә" күчерү сорауларына һәм агымдагы елның сигез аенда терлекчелектә башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланды.

    Республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәге - Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Лениногорск һәм Баулы районнарыннан чакырылган терлекчелек тармагы белгечләре каршында төп доклад белән чыккын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек тармагы буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзен ит җитештерүдән башлады. Агымдагы елда терлекчеләр сыер ите җитештерүне киметмәгәннәр. Соңгы арада илкүләм сәясәтендә булган кискен үзгәрешләр хәтта дуңгызчылык тармагына да йөз белән борылырга мәҗбүр итә. Әле берникадәр вакыт элек кенә чучка асраучыларга, дуңгызларның африка чумасыннан саклану максатында, башка төрле терлек белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән Хөкүмәт, хәзер исә, әлеге явыз чирдән саклануның бөтен кагыйдәләрен үтәп(!), дуңгыз ите җитештерүдән баш тартмаска чакырды. Чөнки чит илләрдән керүче продукция шактый кимү сәбәпле, үз җитештерүчебезгә хаҗәт көннән-көн үсә. Савымга килгәндә, ул республика буенча узган елга караганда 5 процентка артык. Тик райннар арасында аны киметүчеләр дә бар, шул исәптән безнең районда да сөт җитештерү, 2013 ел белән чагыштырганда, 94 процент кына тәшкил итә. Министр урынбасары докладын тулыландырган слайдларда "Таң" һәм "Уңыш" җәмгыятьләре сурәтләнде. Беренчесе узган елның сигез аенда сауган сөтенең быел 75 процентын, икенчесе исә 78 процентын гына җитештергән. Малларның көнлек артымына килгәндә, Хаҗипов, "Нәбиуллин", "АгроМир" коллективларын уңай яктан телгә алса, һәр баш мөгезле эре терлеген тәүлегенә нибары 317 граммга гына үстерә алган "Вафауллин", 529 грамм артым алу белән чикләнгән "Кәрәкәшле" хуҗалыкларын тәнкыйть итте. Безнең район терлекчеләре узган сигез ай эчендә һәр йөз баш сыердан 57 баш бозау ала алганда, азнакайлыларда бу күрсәткеч - 70, лениногорскилыларда - 65, чирмешәнлеләрдә 64 баш тәшкил итә. Үлем-китемгә килгәндә, ютазылылар 225 баш терлекнең гомере кыскаруга юл куйган. Бу юнәлештә "Таң" җәмгыяте янәдән "кара" исемлеккә эләкте - биредә һәр йөз баш бозауның 13е үлгән. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен - терлекне үләт чокырларына озатуда әлмәтлеләр "лидер" булып чыкты - районның бер хуҗалыгында һәр туган йөз баш бозауның 74е үлемгә дучар булган. Чирмешән районы хуҗалыкларының берсендә исә якты дөньяга аваз салган һәр йөз баш артымның 38е бакыйлыкка күчкән. "Мондый күрсәткечләр белән экономика ясап булмый!" - дип басым ясады министр урынбасары.

    Терлекләрне кышкы араннарга күчереп асрый башлауга килгәндә, Нәҗип Хаҗипов белгечләрне чынбарлыктагы азык белән эшләргә чакырды. Ел ахырында яңа туган бозауга кадәр чамадан тыш артык күп фураж "ашатып", җәфа чигәргә калмасын, диде ул кайбер районнарның терлек азыгын ничек итеп "оста" гамәлдән чыгаруларына ымлап. Ул маллар алдында, сусыл һәм тупас азык белән беррәттән, тоз булуны алшарт итеп куйды. Мөгезле эре терлек тәүлегенә 50 грамм тоз ашаса, бер минут эчендә ул 20 литр су эчә икән! Арада кышын, утарларда кар булуны сәбәп итеп, сыерларга су бирмәүче хуҗалыклар да бар, дип тәнкыйть утына тоткан докладчы, ташланган малларга суны тагын да күбрәк бирергә кушты. Ә төргәкләнгән саламны ул кырлардан азык дворларына түгел, ә туп-туры кардаларга ташырга киңәш итте. Шушы ук фикерне "Азык өстәмәләре буенча фәнни-тикшеренү үзәге" җәмгыяте директоры Алексей Якимов та күтәреп чыкты. Ул малларны таш плитәләр өстендә яисә билдән сазлыкта басып торырга мәҗбүр иткән хуҗалыкларның терлекчелеккә булган мөнәсәбәтен варварларча, дип бәяләде.

    Министр урынбасары үз чыгышын фермер Суфиян Хаҗиевның ферма биналарында тапочки яисә хатын-кызларның гомумән биек үкчәле туфлиләрдән йөри алуларын хәбәр итеп башлаган иде. Көннең икенче өлешендә фермер Хаҗиев базасында барган семинар-киңәшмәдә катнашучылар, чынлап та, тәртипнең капка төбеннән үк башлануын искәрми калмаганнардыр. Биредә куелган эш тәртибендә бернинди дә кыргыйлык юк - хуҗалык кышлатуга яхшы хәзерлек күргән: абзарларлар ремонтланган, акшарланган, кардалар, биналар түбәсеннән агып тәшкән яңгыр сулары аның территориясенә эләкмәслек итеп ясалган. Куе сөт бозаулары тәрбияләнә торган бозаулар абзарында тизәк исе түгел, хәтта мал исе дә килмәде: абзарның ярты территориясенә күп сандагы яфрак-ботак азык, дару үләннәре урнаштырылган - гади крестьян ысулы.

    Фермер авыл хуҗалыгына үз улын да җәлеп иткән. Кече Хаҗиев гаилә фермасы тергезгән. Әтиле-уллы Хаҗиевлар дәүләт программаларыннан файдалану мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмыйлар. Быел алар сыер абзарларын үзгәртеп кору һәм яңа азык траншеялары тергезү программасы буенча региональ бюджеттан 400 мең сум субсидия алуга һәм өр-яңа азык базы ясауга ирешкәннәр. Ә иң мөһиме -хезмәтчәннәргә уңайлы шартлар тудырганнар. Чөнки терлекчелек тармагының табышка эшләве беренче чиратта кадрларга бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: