Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Россия сөтенең 6%ы Татарстанда җитештерелә

    6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.

    Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

    Россия сөтенең 6%ы Татарстанда җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә.

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашучыларны терлекчелек тармагының бу елның I кварталындагы эшенә йомгаклар белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыклар эшен анализлауга игътибар юнәлтте.

    Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 706 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 234,7 мең баш, дуңгызлар – 462,4 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 61,4 мең баш, кош-корт – 17,2 млн баш, атлар – 19 мең баш.

    Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2020 елның I кварталында 340,5 мең тонна сөт җитештерелгән (узган ел күрсәткечләренә карата 107%), 103,7 мең тонна ит җитештерелгән (105%), шул исәптән эре мөгезле терлек тере үлчәмдә – 24,8 мең тонна (100%), дуңгыз – 23,9 мең тонна (110 %) һәм кош-корт – 54,4 мең тонна (105 %).

    Быел чәчү кампаниясе иртә башлану аркасында Марат Җәббаров терлекчелек тармагына игътибарны киметмәскә кушты: «Үсемлекчелектән акчалар августтан да иртә керми әле. Хуҗалыкларга дүрт ай буена сөт һәм ит сатудан килгән акчаларга яшәргә туры килә. Тиздән җәйге җәйләүләр чоры башлана, ул да быел иртәрәк башланыр ахры. Бердәй типтагы тукландыру булмаган, гадәти классик фермаларда кичекмәстән җәйге җәйләүләргә әзерләнергә, ә алдагы елга ел дәвамында бердәй типтагы тукландыруга күчүне планлаштырырга кирәк».

    Фермаларда продуктивлыкны арттыру өчен су белән тәэмин итүгә һәм баланслы тукландыруга игътибарны арттырырга кирәк. Теләче районының «Игенче» ҖЧҖ һәм Буа районының «Ямбулат» ПСХК моның нәтиҗәле үрнәге булып торалар, аларда продуктивлык 30%ка кадәр арткан.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны орлыкландыру буенча үсеш 7% тәшкил итә. Ясалма орлыкландыруның нәтиҗәлелеге күптән инде расланган. Мәсәлән, 300 сыерны каплату өчен 10 үгез тотарга кирәк, аларны алу һәм тоту өчен чыгымнар елга 1,2 млн сумга җитә. Ә технолог эшен оештырганда бу чыгым ике мәртәбә кимрәк була һәм өстәвенә тикшерелгән, сыналган генетика, планлы бозаулату һәм ветеринария иминлеген алабыз.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими рәвештә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында орлыкландыру буенча технологлар өчен укулар оештырыла. Март аенда узган курсларда Арча, Әтнә, Балтач, Буа һәм Кукмара районнары зур активлык һәм профессиональ кызыксынучанлык күрсәттеләр.

    Терлекчелектә автоматлаштырылган исәпкә алу кертү терлекләр белән идарә итүне дөрес оештырырга ярдәм итә. Моны куллануның нәтиҗәлелеген Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Саба районнары терлекчеләре раслады.

    Мартта муниципаль районнарга гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан 1,2 млрд сум субсидияләр җибәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарда савым сыерларын арттыруга дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга өндәделәр. Мәс., Буа һәм Тәтеш районнарында лейкозлы сыерларны сәламәт таналарга алыштыралар. Бер ел эчендә лейкоз вирусы белән йогышлану беренчесендә 15%ка һәм икенчесендә 7%ка кимеде.

    Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтенең бу елның 1 кварталындагы эше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Бүгенге көнгә эпизоотиягә каршы чаралар планы 66%ка үтәлгән. Кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак булган аеруча куркыныч авыруларга каршы вакцинация уздыруны апрель уртасына кадәр, терлекләрне көтүлекләргә чыгара башлаганчы тәмамлау планлаштырыла.

    Дәүләт ветеринария хезмәтенә шулай ук үләт базлары, терлекчелек комплеслары территорияләренең һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең тиешле хәлдә тотылуларын тикшерп тору да йөкләнгән. Экологик ике айлык чорда алар фермалар территорияләрен биологик калдыклардан һәм тирестән тулысынча чистартырга тиешләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: