Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә районда малларны кышлату турында киңәшмә узды

    "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында малларны кышлата башлау турындагы киңәшмә район башлылы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов, хуҗалыкларның барысында диярлек сөт җитештерүнең күзгә күренеп кимүен хәбәр итте. Мондый күренешнең бөтен гәебе - ашатуда. Гәрчә район буенча һәр шартлы терлеккә уртача 37 центнердан артык азык тупланса да. Бүген терлекләрнең рационын сусыл һәм тупас азык тәшкил итәргә тиеш. Зарипов сүзләренә караганда, агроколлективлар арасында, быел хәзерләнгән сыйфатлы азыкны ашатасы урынга, малларга 2011 елдан калган, инде бөтен кыйммәтен югалтып бетергән азык бирүчеләр дә бар.

    Рапс бетү сәбәпле, сыерларын былтырдан калган силос белән сыйлаучы "Таң" җәмгыятен генә сөтлебикәләре сыйларга ашыкмый. Терлекчеләр узган елга караганда тәүлеклек савымны 181 килограммга киметкәннәр. Коллектив җитәкчесе әйтүенә караганда, шушы көннәрдә маллар улакларына быелгы баздан азык салына башлаячак, октябрь аенда савым көтүе берникадәр башмак таналар белән дә яңартылачак. Шул рәвешле югалган сөт кире кайтарып алырга өмет кылалар. Әмма, тәҗрибәле белгечләр әйтүенә караганда, язын сөтне тергезеп булса да, көзен бу эш мөмкин түгел. "Игенче" җәмгыятендәге тормыш шартлары белән дә мактанырлык түгел. Савым ким, җирләрне эшкәртү авыр бара. Бүген ул өр-яңа сыерлар абзары төзү өстенә, читтән токымлы таналар сатып алу мәшәкате белән яши. Әмма район җитәкчелеге, хуҗалыктагы бер дә уңай булмаган вәзгыятьне күз уңында тотып, әлеге маллар эштән чыгып бетмәгәе дигән шиген яшереп калмады. Тукай исемендәге җәмгыятьтә дә савымның кимүен урындагы белгечләр ашауның тулы кыйммәтле булмавы белән бәйледеләр.

    Район башлыгы сөт җитештерүне киметкән "Таң", "Игенче", "АгроМир", "Вафауллин" агроколлективларны тәнкыйть утына тотты. Таңлылар узган елда терлекчелек тармагына, аны модернизацияләү максатында, ун миллионга якын сум акча чыгардылар. Шуннан ни файда, дип басым ясады Нуриев. Былтыргыга караганда хуҗалык сөтне 20 процентка ким җитештерә икән, димәк әлеге кертем үз-үзен акламый. "Сөт үткәргеч урнаштыру үзе генә дә - сөтнең тегендә-монда югалмавы, сыйфаты яхшыруы, эшче куллар кимүе хисабына плюска эшләргә тиеш иде. Ә без бүген киресен күрәбез. Чөнки сезнең фермада тулы тәртипсезлек, контрольсезлек хөкем итә", - дип киңәшмәне дәвам итте район башлыгы. Ул "Кәрәкәшле" коллективы эшеннән дә ризасызлык белдерде. Шактый акчалар сарыф итеп, камилләштерелгән фермада узган ел белән чагыштырганда сигез чиләккә генә сөтне күбрәк савып, район башлыгы чыгымнарны аклап булмавын белдерде. Кайбер җитәкчеләрнең сыерлар күпләп ташлану сәбәпле, фәлән вакытта бозаулау китәчәк, дигән фикерләре дә ут өстенә бензин сипкән кебек булды. Чөнки бу хуҗалыкларда нәсел эшенең фән кушканча алып барылмавы турында сөйли. Гәрчә моның хакында аграрчылар бер тапкыр гына киңәш-табыш кормаса да.

    Киңәшмәдә терлекчелекнең башы булган таналар тәрбияләү темасы янәдән көн кадагына чыкты. Чөнки шактый хуҗалыкларда савым көтүе "ремонтка" мохтаҗ. "Кәрәкәшле" җәмгыятендә сыерларының - 51, "Вафауллин" хуҗалыгында - 37, Тукай исемендәге коллективта - 36, "Уңыш" җәмгыятендә 20 проценты лейкозга дучар булуы гына да шул хакта сөйли. Һәм бу хәзер генә килеп туган проблема түгел. Әмма бүген нәселле таналар үстерә белүче хуҗалыкларны да бармак белән генә санарлык. Менә эш нәрсәдә! Бозауны киләчәктә мул сөтле сыерга әверелдерим дисәң, аны беренче ярты еллыкта гына да көн саен ким дигәндә 700 граммга үстерергә кирәк, дип раслый белгечләр. Һәм бу күрсәткечкә районда бары тик "АгроМир" һәм Тукай исемендәге коллективларда гына ирешәләр. Балык башыннан чери булып чыга түгелме?

    - Мондый шартларда экономика турында фикер алышырга бик кыен. Фермаларда гына түгел, тулаем хуҗалыкларда булганда, кайбер җитәкчеләрнең экономика белән шөгыльләнү түгел, аларның гомумән әлеге төшенчәдән ерак торуларын аңлыйсың. Алар артында эшче коллектив, алай гына да түгел, тулы бер торак пункт торуына карамастан. Бүген һәр җитәкченең кулында анык эшләргә таянып төзелгән бизнес-планы булырга тиеш һәм мине теория һич кызыксындырмый. Миңа технологик процесс һәм нәтиҗә кирәк, - дип, Рөстәм Нуриев кышлату чоры максатын кабыргасы белән куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: