Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Сакланганны саклый

    Июнь аенда республикада, шул исәптән Ютазы районында "Трактор-Тагылма" кисәтү операциясе бара. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ЮХИДИ бүлекчәләре белән берлектә үткәрә торган әлеге операция барышында үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышы, аларны файдалануга допуск, теркәү документлары, техника белән идарә итүченең тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең барлыгы һәм дөрес куелышы...

    Июнь аенда республикада, шул исәптән Ютазы районында "Трактор-Тагылма" кисәтү операциясе бара.


    Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ЮХИДИ бүлекчәләре белән берлектә үткәрә торган әлеге операция барышында үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышы, аларны файдалануга допуск, теркәү документлары, техника белән идарә итүченең тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы, дәүләт теркәү билгеләренең барлыгы һәм дөрес куелышы тикшерелә. Бу чара үзйөрешле машиналар - тракторлар, юл төзү техникасы, аларга тагылмалар катнашындагы кагыйдә бозуларны кисәтү, юл-транспорт вакыйгалары һәм бәхетсезлек очракларын киметү максатында уздырыла, дип аңлатты Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов.

    Шуны әйтергә кирәк, республикада үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның торышын ачыклау буенча уза торган техник тикшерүләрнең берсе тәмамлануга, икенчесе башлана. Язгы кыр эшләре тәмамлануга карамастан, машиналар кырчылыкта эшләвен дәвам итә. Гомумән, сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләре ел саен уза торган техник карауга нинди хәзерлек белән якын килде?

    Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов биргән мәгълүматларга караганда, "АгроМир", "Таң", Әпсәләм комбинаты, Урыссу руда булмаган материаллар табу предприятиесе, химия һәм "Электросоединитель" заводлары техник карауга яхшы хәзерлек белән якын килгәннәр. "Кәрәкәшле", "Уңыш", "Нәбиуллин", Тукай исемендәге хуҗалыклар, "Волма-Әбсәләм" җәмгыяте, эштә кулланмауны сәбәп итеп, Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә исәптә торучы бөтен машиналарны да техник тикшерүгә тәкъдим итмәгәннәр. Ә "Игенче" җәмгыяте исә әлеге чараны үткәрүне гомумән кирәк дип тапмаган һәм табигый ки авыл хуҗалыгы техникасын техник тикшерүгә әзерләп тә тормаган. Сакланганны саклармын дисә дә. Язын техник карау барышында Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан 16 күрсәтмә төзелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: