Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Шартлар җитә, контроль җитми

    Агымдагы елда хуҗалыкларда туып, исән калган һәр баш бозауга республика Хөкүмәте 300 сум акча түләячәк.

    Мөгезле эре терлекне саклау һәм көтүне тагын да үрчетү юнәлешендә бу үзенә бер стимул булачак. Чөнки әлеге мәсьәлә аерым бер хуҗалык яисә районга гына хас түгел, ул бөтен республикада киеренке тора. "Кәрәкәшле" ҖЧҖ базасында узган семинар-киңәшмәдә дә бозаулар тууы һәм сакланышы - кызыл җеп булып сузылды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов чыгышыннан аңлашылганча, 2010 елда мөгезле эре терлек "чыгымы" район буенча 5700 баш булса, былтыр бу сан 3900 башны тәшкил итте. "Кәрәкәшле" җәмгыяте үзе генә дә 2010-2011 елгы кышлатуда малларны үлемнән алып калу өчен 360 башны район эчендәге "хәллерәк" хуҗалыкларга таратырга мәҗбүр булды. Әмма шуның 200 башка якынын ул 2011 елда ук тергезә алды. Бәлкем бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде, әмма былтыр бозау алу күпкә кимеде. Һәм бу бер кәрәкәшлелеләргә генә хас проблема түгел, дип сүзен дәвам итте Атлас Фәрит улы. "Заря" ҖЧҖда 2011 елда бозау, аннан алдагы елга караганда, 72 башка азрак туган, һәр 100 баш сыерның нибары 43е генә үрчем китергән. Калган 57 баш сыер нигә бозауламаган? Бозаулап та, кая аның үрчеме? Район җитәкчелегендә әле хезмәт коллективына карата сораулар күп туды. "Таң" ҖЧҖда һәр 100 баш сыерның нибары 61е генә бозаулаган, өстәвенә һәр 100 баш бозауның 15е үләт чокырына озатылган. Һәр 100 баш сыерның нибары 41 башы гына үрчем китергән "Игенче" җәмгыятенең дә эшләре мактанырлык түгел. Кемнеңдер ясалма орлыкландыру технологы хәрәмләшкән, кемнеңдер бозауларын кыргый этләр талап чыккан...

    - Бу безне акламый. Димәк, урыннарда, беренче чиратта, җитәкче тарафыннан контроль юк, - дип киңәшмәне дәвам итте район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев. - Мин, үземнең тыгыз эш графигыма карамастан, атнага бер тапкыр фермада булырга вакыт табам икән, хуҗалык җитәкчесе бүгенге көндә фермадан кайтып кермәскә тиеш. Әгәр без бүгеннән көтүне үрчетүгә карата уй-фикеребезне, карашыбызны үзгәртмәсәк, мондый тискәре саннар безгә ияреп йөрүдән туктамаячак. Ә моны булдырмау өчен җитәкче технологиянең эчендә кайнарга, һәрбер эшчене контрольдә тотарга тиеш.

    Урыннарда эшне тагын да көйгә салыр өчен Рөстәм Мидхәт улы район авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария хезмәте белән берлектә, кайсы хуҗалыкта нинди проблема булуын, аны чишәр өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге һәм әлеге чараларның конкрет датасын күрсәтеп, программа төзү бурычын йөкләде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы үрчем алуда яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләүче районга хәтта барып кайтырга да тәкъдим итте. Өйрәнергә беркайчан да соң түгел, диде ул ассызыклап.

    "Кәрәкәшле" җәгыяте базасында узган семинар-киңәшмәнең практик өлешендә аграрчылар кышлату барышы белән таныштылар. Быел малларга туя ашарга бөтен мөмкинлекләр бар. Утарларга чанасы белән печән, салам кертелгән, урманнан ылыс кайтарылган. Агымдагы кышта сыерлар рационында барда юк. Кәрәкәшлеләр бу мәсьәләне чишү юлын тапканнар. Утын миче өстендә утыручы биниһая зур сыемда патока, чүпрә, микро- һәм макроматдәләр салынган үзенчәлекле "барда" кайната башлаганнар. Куәтле насос ярдәмендә салам өстенә сибелүче сыек азык, әлбәттә, коры суга караганда күпкә туклырак. Гомумән, азыкка килгәндә, быел бөтен хуҗалыкларда да аның запасы шактый булу өстенә, ул күпкә сыйфатлырак та. Әлмәт агрохимлабораториясе күрсәткечләре буенча, Ютазы районыннан анализга китерелгән азык төрләре, тирә-юньдәге районнар белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Шулай булгач, быел сыерларның капланмавын, бозаулар үлемен, продукция юклыгын азыкның такы-токылыгына сылтый алмаячакбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: